Авыр яшьлек, бәхетле картлык

2017 елның 15 сентябре, җомга

Авыр яшьлек, бәхетле картлык

100 елдан артык яшәгән бер хикмәтле кешедән сораганнар: “Озак яшәүнең сере нәрсәдә?” “Аллаһка шөкер кылып, көнчелек сыйфатыннан ерак булуда”, – дигән ул.

Озын гомерле булу бәндәләргә сайлап кына елмая, озак яшәп, кеше кулына карап ятучылар да юк түгел, Аллаһы Тәгаләнең сынавын кабул итү өчен зур сабырлыклар таләп ителә. Ә өлкән яшьтә үз аякларыңда йөреп, кеше ярдәменә мохтаҗ булмау — монысы Аллаһы Тәгаләнең сиңа ниндидер изгелекләрең өчен бүләгедер, мөгаен.

Шурада гомер итүче Әхмәтвәли Хәкимов үзенең бүгенге көндәге яшәешен әнә шундый олы бүләк итеп кабул итә. Шулайдыр, инде үзләре 60-70 яшьләре белән баручы кыз-уллары да әйтә бит: “Безнең әти гомере буе эчкерсез, тыныч, кешегә яхшылык кына эшләргә атлыгып торучы булды, эчендә бернинди каралык юк”.

Тормыш артыгы белән сынаса да, сыгылып төшмичә нык басып калыр- га Аллаһ көч биргән, ярдәм иткән аңа. Ә ул күргәннәр китап язарлык... Китапның кыскача эчтәлеге мондыйрак булыр иде: 1942 елда фронтка киткән егет Ржев, Смоленск, Орша шәһәрләрен азат итүдә катнаша, берничә тапкыр яралана. Иң авыр яралары аягына һәм маңгаеннан кереп чигәсеннән чыккан пуля калдырган яралар була. Соңгысында “үлде” дип мәетләр янына чыгаралар, тик күпмедер вакыттан селкенүен күреп янә госпитальгә илтеп дәвалый башлыйлар. Гомере бетмәгәч, сугыш яралары белән ул туган ягына кайта. Гаилә коргач хатыны белән 10 ел гына яшәп кала. Авырудан хатыны үлеп киткәндә дүрт бала белән кала. Төпчегенә 6 ай гына. Икенче хатынга өйләнә, анысы белән дә 10 ел гына гомер итү насыйп була. Бу никахтан туган балаларын да, ятим калдырып ул да үлеп китә. Тагын бер төпчек 6 айлык булып кала... Язмышның усал шаяруымы бу? Өченче талпынуында Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламый — быел бергә тормыш итә башлауларына 48 ел тулган.

Әхмәтвәли абыйны 95 яшьлек гомер бәйрәме белән котларга туганнары, якыннары җыелышкан. “Өй тулы кеше, кырыктан артык идек кичә”, — дип каршы алды алар районнан килгән кунакларны. Юбилярны бәйрәме белән котлап, район башлыгы урынбасары Любовь Осина РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Әхмәтвәли абыйның сугыш елларындагы батырлыкларын “Батыр- лык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре, 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены раслый. Ә сугыштан соңгы еллардагы намуслы хезмәте Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССРның кинематография отличнигы дәрәҗәләре белән бәяләнгән.

Фронттан кайткач колхозда тракторда эшли башлый ул. Яңалык үзләштерергә яратуы 38 яшендә киномеханиклыкка укырга китәргә этәрә үзен. Өйдә берсеннән-берсе кечкенә бала-чага калса кала, укып кайта курсларда һәм лаеклы ялга чыкканчы намуслы хезмәтеннән тәм табып, кешеләргә шатлык өләшеп йөри. Яңа фильмнарны беренчеләрдән булып шушы якта, аның карамагындагы авылларда яшәүчеләргә карау насыйп була.

Әхмәтвәли абый бүген дә егетләрчә җитез: безне баскыч төбенә үк чыгып каршы алып, капка төбендә озатып калды. Йомышы булса җәяүләп Шурабашка да барып кайта икән, бару-кайту белән 4-5 чакрым араны бернигә санамый. “Кенәргә дә чыгып китәргә мөмкин. Быел бәрәңге дә казыды әле”, — ди балалары.

Бүген ул тормышына канәгать булып яшәп ята. Көн дә Яңа Кенәрдән әти-әнисе янына килеп йөрүче кызлары Майсәрә бар, Арчада яшәүче балалары еш кайта. Сугыш күргән кешегә бүгенге тормышта кадерле булып яшәүдән дә олы бәхет бар микән?!

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International