Үзебезнең район участковые өчен тавыш бирик

2017 елның 6 октябре, җомга

Үзебезнең район участковые өчен тавыш бирик

Беренче гыйнварга каршы төндә була бу. Сәгать бер туларга 20 минутлар тирәсе. Телефон шалтырый. Сәрдәбаштан шалтыраталар. Бер кешегә пычак белән кадаганнар. Башкалар рәхәтләнеп бәйрәм иткәндә, кышкы салкын көндә Ленар юлга кузгала. Шул арада зыян күрүченең өенә табиблар да килеп җитә. Алар аңа ярдәм иткән арада, Ленар җинаятьчене эзләп чыгып китә.

– Юл буе кан тамып барган. Ә ул кар өстендә әллә каян күренеп ята. Менә шул эз буйлап барып, өенә килеп кердем. Исерек иде. Дөресен әйтми кала алмады. Бергә утырып эчкәннәр дә, ике арада тавыш чыккан һәм ул шулай күңелсез тәмамланган, – диде Ленар Хисамиев хезмәтенең кайбер мизгелләрен исенә төшереп.

Март аенда булган хәл дә участок инспекторының хәтеренә нык сеңеп калган.

– Шушмабашта рейд иде. Мин берүзем. Машиналарны туктатам. Арча ягыннан килүче бер машинага туктарга куштым. Шоферы Шушмабаш кешесе. Ә арткы утыргычта таныш булмаган бер кеше утыра. Мине күргәч тынгысызлана башлагандай булды. Шикләнеп документларын сорадым. Булмады. Машинадан чыгарга куштым. Шунда култык астында нидер яшергән кебек сиздем. Тикшереп карарга булдым. Кап эчендә ясалма пистолет һәм патроннар булып чыкты. Мари ягыннан сатарга килгән булган, тик алучы табылмаган, – дип бу хәл турында да кыскача гына сөйләп алды.

Бу озак еллар учас-ток инспекторы булып эшләүче Ленар Хисамиевның эш дәверендә очрашкан берничә очрагы гына. Саный китсәң, алар дистәләгән.

Ленар үзе Кыснадан. Ташкичү мәктәбен тәмамлаганнан соң Үрнәктә укый, аннан армиягә китә. Янгын частенда хезмәт итә. Кайткач ике ел колхозда эшли.

– 1994 ел башы иде бу. Милициягә кеше кирәклеге турында ишеттем. Күп уйлап тормыйча шунда киттем, – ди. – Башта конвой хезмәте сагында, аннан 9 ел җинаятьчеләрне вакытлыча тоту изоляторында эшләдем. 2002 елда читтән торып юридик институтка укырга кердем. 2004 елдан участок инспекторы. Дөрес, башта Яңа Кенәрдә участок инспекторы ярдәмчесе булдым, бераз чирканчык алгач, ягъни тәҗрибә туплагач, Апаз участогына җибәрделәр.

Аның карамагында Шушмабаш һәм Апаз авыл җирлекләренә кергән 13 авыл. Бөтен эше халык арасында. Үзе әйткәндәй, аларның зарын тыңлау, көйләү, зурга җибәрмичә үзара килешү юлы белән хәл итәргә тырышу һәм башкалар.

– Үз участогыңда булган барлык җинаятьләр – урлау, талау, законсыз корал тоту, ир белән хатын арасындагы низаглар һәм башкалар – барысы турында да иң беренче булып хәбәр участок инспекторына килә, – ди Ленар Хисамиев. – Бөтенесе дә ачылып бара. Бердәнбер җинаять –Апазда кибет басу – буенча гына әле тикшерү эшләре дәвам итә. Көндезме, төнләме – чыгып китәргә туры килә.

– Өйдәгеләр моңа ничек карый?

– Алар ияләшкән инде. Ничәдә кайтсам да аптырамыйлар. Исән–сау йөреп кайт, дип озатып калалар, тоткарлансам, шалтыратып хәлемне беләләр.

Ленарның хатыны Ләйсән Хәсәншәех балалар бакчасында эшли. Өч балалары бар. Йорт җиткезеп чыкканнар. Тормышлары җитеш. Өйдә тыныч. Хезмәтен ярата. Тагын ни кирәк?

– Полициядә эшли башлавыма мартта 24 ел була, – ди Ленар. – Пенсиягә дә чыга ала идем инде. Һөнәрем ошый, шуңа китәсем дә килми. Участогымдагы барлык кешене, аларның холкын беләм. Алар да минем белән яхшы таныш. Шалтыраталар. Берсенә дә бармый калганым юк. Шулай халык белән бер–беребезне аңлап яшибез.

7октябрьдән 16 октябрьгә кадәр “Халык участковые” Бөтенроссия бәйгесе үткәрелә. Иң яхшы участковыйны билгелиләр. Әлеге бәйгедә безнең районнан участок инспекторы полиция майоры Ленар Әлтаф улы Хисамиев та катнаша.

Халык тарафыннан онлайн–тавыш бирү Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында (16.мвд.рф) башкарыла. “Халык участковые – 2017” бәйгесендә катнашучылар турында мәгълүмат та шунда, махсус биттә бастырылган.

Тавыш бирү өчен “Халык участковые – 2017” дигән мәгълүмати хәбәрне яки “Халык участковые” дигән баннерны табарга кирәк.

Әлеге биткә кергәннән соң бәйгедә катнашучылар исемлеге чыга. Участок уполномоченныеның фотосына басарга һәм “тавыш бирергә” (“голосовать”) дигән урынны сайларга кирәк. Тавыш бирү өчен социаль челтәрләрнең берсендә үзегезнең исәп язмасын раслау таләп ителә.

Үзебезнең район участковые өчен тавыш бирик. Ул анда җиңүгә лаек.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International