“Арчабаш” вәгъдәсендә тора

2017 елның 13 октябре, җомга

“Арчабаш” вәгъдәсендә тора

Соңгы елларда Арчада бик күп йортлар төзелде. Шәһәр күзгә күренеп үзгәрде, матурланды. Бу үз чиратында халык саны артуга, инфраструктура үсешенә китерде.

Ел башында без Шәрык бистәсе янында  (Күпербашка илтүче автомобиль юлының сул ягында) “Арчабаш” торак массивы проектлаштырылуы турында язган идек. Анда 300 шәхси йорт төзү өчен участок бирү күздә тотылды. Ә язын “Арчабаш” ширкәте җитәкчелеге беренче чираттагы җитмеш биш участогын коммуникацияләр белән тәэмин итәргә вәгъдә дә биргән иде. Вәгъдәсендә торды. Газ, электр энергиясе үткәрелде, суүткәргеч сузылды һәм машина юлы салынды. Ул да булмады, “Арчабаш” территориясендә актив рәвештә фундаментлар салына, йортлар төзелә башлады. Бу бистәнең шәһәр үзәгенә, Казан юлына якын булуы, коммуникацияләр үткәрелүе белән дә аңлатыладыр.

Аннан әлеге территория тыныч гаилә тормышы белән яшәргә яратучылар өчен бик уңай. Берүзләренә бер йорт, ишегалды, стена аша күршеләр тавышы борчымый. Бакчасы, балалар өчен уйнарга, ял итәргә  урыны бар. Киләчәктә барлык социаль объектлар да үзендә булачак. Дөнья кадәр акчалар түләп, дүрт стена арасында фатирда яшәү түгел инде.

Шуны да искәртеп китик, “Арчабаш” һәм “АСПК” ширкәтләре арасында махсус килешү төзелгән: “Арчабаш” ширкәтеннән җир алучыларга завод кирпечләрен 10 процент ташлама белән сата, шулай ук бушлай китереп бирә һәм завод территориясендә бушка саклый.  Монда инде кызыксындыра торган бәядән 100 квадрат метр мәйданлы әзер яңа йортлар да сатыла.

“Арчабаш”ка кагылышлы халыкны кызыксындырган кайбер сораулар белән без район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе (халык телендә районның баш архитекторы) Рөстәм Хәбибуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Рөстәм Вагыйзович, архитектор буларак әйтегез әле, “Арчабаш” торак массивы төзелешләре турында сез нәрсә уйлыйсыз?

– Без төзелешкә рөхсәт бирәбез инде. Кайберәүләр төзи дә башлады. Өч–дүрт йорт түбә астына алынды. Йортлар төзелә башлаганчы ук газы, суы кертелде, әлегә вак таштан булса да юлы булдырылды.

– Бу дәүләт җире түгел бит, шәхси инвесторныкы.

– Аның шәхси инвесторныкы булуы уңайлырак та. Чөнки дәүләт милке аукцион аша сатыла, теләгән урыннан эләкмәве дә бар (Арчада учас- токлар юк та әле) һәм ул сумманы шунда ук түләргә кирәк. Ә биредә теләгән урыннан сайлап аласың.

– Бу участокны сатып алуның уңай яклары турында әйтәсез инде сез.

– Әйе. Тик моның белән генә бетми әле алар. Бу территория шәһәрнеке саналмый. Иске Кырлай авыл җирлегенә керә. Моның үз уңайлыгы бар. Авылларда утка арзанлы тариф белән түләнелә. Авылларда бер киловаттка 2 сум 49 тиен булса, шәһәрдә ул 3 сум 56 тиен, ягъни Арчабашта яшәү отышлырак.

– Бәлки, ул төзелеп беткәч Арчага керер?

– Арчага кермәячәк. Аның өчен шәһәрнең генераль планын тулысынча үзгәртергә кирәк булачак. Ә бу эш бик зур чыгымнар сорый. “Арчабаш” бөтен инфраструктуралары белән Иске Кырлай авыл җирлегендәге аерым бистә булачак.

– Инфраструктуралар турында сүз чыккач әйтеп үтегез әле, биредә нәрсәләр төзү планлаштырыла?

– Балалар бакчасы, сәүдә комплексы, спорт үзәге, фельдшер–акушерлык пунк-ты, парк һәм башкалар төзү проектта каралган. Тулырак мәгълүмат белән һәр кеше үзе таныша ала. Моның өчен Интернетта “Арчабаш” сүзен генә җыярга кирәк. Бөтен кызыксындырган сорауларга җавап алырга була.

– Җәйге якларда шәһәр үзәгеннән ерагайган саен су

проблемасы барлыкка килә. Үз йортларын, бакчаларын булдырырга теләгән гаиләләр моны да истән чыгармый.

– Монда да борчылырга җирлек юк. Чөнки “Арчабаш” ширкәте су кертү мәсьәләсе белән шөгыльләнә.

– Магистраль газүткәргечнең якын булуы турында нәрсә әйтәсез?

– Монда бөтенләй борчылыр- га нигез юк. Төзелешкә рөхсәт биргәндә инфраструктура үсеше бүлеге урынның һәм җир участоклары үзенчәлекләрен бар яктан карый. “Арчабаш” бистәсендә барлык шәһәр төзелеше нормалары һәм шәхси торак төзелеше өчен кагыйдәләр сакланган. “Арчабаш” компаниясе бистәне генераль проектлаштырудан алып төзи башлаганчыга кадәр барлык заман таләпләрен һәм кагыйдәләрен  саклый алган. Бистәнең зур киләчәге бар һәм анда яшәү уңай булачак дип уйлыйм.

Гөлсинә Зәкиева

“Арчабаш” ширкәте җитәкчеләренең төп максатлары – бүгенге заман кешесенең барлык таләпләрен дә истә тотып шәһәр яны бистәсе төзү. Кешеләр уңай урынны сайлый, яңа, заманча йортлар арасында яшисе һәм төзисе килә. Ә “Арчабаш” – гаилә бәхете территориясе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International