Файдалы очрашу
Районда 1 октябрьдән пенсионерлар өчен өченче буын университеты курслары эшли башлады. Пенсионерлар бик теләп компьютерда эшләргә өйрәнәләр, туган як тарихы белән кызыксыналар. 12 октябрьдә Арчаның үзәк китапханәсендә “Хокуклар белеме мәктәбе” курслары ачылды.
Тыңлаучылар алдында иң башта әлеге курсларны оештыручылар: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча районында җәмәгать ярдәмчесе Ринат Һидиятов, Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина, җирле пенсионерлар оешмасы рәисе Сания Камалетдинова чыгыш ясады.
Кеше үзенең хокукларын белергә тиеш, дибез. Беләбезме соң без аларны? Бик азын, шулай бит... Хокуклар курсының беренче дәресе “Торак-коммуналь хезмәтләр” дигән темага үткәрелде. Күпләрне кызыксындырган тема. Тыңлаучылар алдында район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең торак коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Илфат Рәхимов, бердәм исәпләүләр үзәге директоры Ленар Әхмәдиев, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының баш белгече Илһам Сираҗиев, “Татэнергосбыт” ачык акционерлык җәмгыяте баш инженеры Рамил Әхмәтгалиев һәм “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыятенең сату офисы җитәкчесе Алеся Ибраһимова чыгыш ясады. Тыңлаучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм белгечләр аларга тулы җавап бирергә тырышты. Без тыңлаучыларның фикерләре белән кызыксындык. Айван авылыннан Гөлзилә Миңнуллина:
– Ярый килгәнмен әле, – диде. – Коммуналь хезмәтләр буенча үземне кызыксындырган сорауларга җавап ишеттем. Мәсәлән, сентябрьдә ни өчен без бакчадагы яшелчәгә су сипкән өчен түләргә тиеш? Югыйсә, көзен бакчага су сипмибез бит! Очрашуга медицина белгечләре килсә дә әйбәт буласы булган. Аларга соравым бар иде. Икенче дәрескә чакырабыз, диделәр.
Арчадан Нурзидә Шәйхиева:
– Миңа очрашу ошады. Аралашу җылы мохиттә барды. Һәркем үзен кызыксындырган сорауны бирде. Андый очрашуларны ешрак оештырырга кирәк.
Арчадан Накия Ваджипова:
– Мин кеше хокуклары курслары турында район газетасыннан укып белдем. Дәрескә бик теләп килдем. Чөнки сорауларым җыелган иде. Гомумән, үзебезнең хокукларны без белеп торырга тиеш. Менә безнең Вагыйзовлар урамының 6нчы йорты янында чокыр казыдылар, аннан күмеп куйдылар. Хәзер бик пычрак. Бер 60 метр җирне асфальтлыйсы бар. Безнең йорт киләсе елда ныклап төзекләндерү программасына кергән. Фатирга түләүләр нишләптер күп чыга. Үземне кызыксындырган сорауларны мин белгечләргә бирдем. Җавапсыз калдырмадылар. Кайбер сорауларыма төгәл җавап ала алмасам да, мин җиткергән проблемалар уңай хәл ителер, дип ышанам. Минем теләгем шул: хокуклар дәресенә һәр өлкәдән белгечләр килсен иде. Икенче дәрескә һичшиксез барачакмын.
Румия Саттарова