Рухлары шат булыр
Узган гасырның 20нче еллар уртасында халыкны берләштерү, колхозлашуның беренче этабы — коммуна төзү максатыннан яңа авылларга нигез салына. Районыбызның Xнчы Октябрь авылы да шул чорда барлыкка килә, 1927 елда төзелгәнгә, авылга шундый атама бирелә. Бирегә халык, җир алып аерылып чыгып, нигездә, Масра якларыннан күчеп утырган. Ныклап урнашып киткәч, аларның тормышына кызыгып башка җирләрдән, хәтта ерак районнардан да килүчеләр була.
Халык телендә Күчтем яки Никкүчтем дип аталып йөрүче бу авылның гомере генә озын булмый. Юкка гына, яшәү шартларының уңайсызлыгыннан гаҗизләнгән авыл халкы шундый исем бирмәгән аңа: басу уртасына салынган авылга урман якын булса да, сусызлык, юлсызлыктан тилмерәләр, өстәвенә, тирә-як авылларга Ильич утлары килә башлагач та, Күчтем авылы “киләчәге юк” мөһере сугылып, мәхрүм кала. Шактый еллар сабыр гына көн күрә биредә халык, авыл 40 елдан артык яши. Бәлки авыл яшәп тә калган булыр иде, ләкин ул еллардагы кечкенә авылларны бетерү сәясәте үз эшен эшли. Халык, әкренләп йортларын тирә-як авылларга күчереп салып, шунда төпләнә. Нигездә, Көтек, Казанбаш авылларын үз итәләр.
Балачагы Күчтемдә узган Илдар Галәветдинов 1965 елга кадәр, мәктәпкә укырга кергәнче әбисе янында яшәгән. “Мин киткәндә авылда 18 хуҗалык бар иде. Аннары авыл 3-4 еллап яшәде әле, — дип сөйләде ул. — Мин белгәндә авылда өч кое бар, аларның суы бик тәмле иде. Халык урман байлык- лары, җир нигъмәтләре белән көн күргән. Чиксез чакрымнарга сузылган гектарлы җирләрне эшкәртеп, уңышын җыешырга, урак урышырга күрше-тирә авыл халкы да килеп ярдәм иткән. Мин бала вакытта да анда “Известия” колхозының бер җәйләве булып, сыер савучы кызлар авылда фатирларда торып сыер сава иде”.
Нигезне калдырып китәргә мәҗбүр булса да, авылны онытмый халык, җәйләрен печән чабарга, җиләккә, зиратка әрвахларга дога кылырга йөриләр. Үзләре белән балаларын, оныкларын да ияртәләр — күрсеннәр, белсеннәр ата-бабаларының кендек каны тамган җирләрне.
Беркөн редакциягә Казанбаш егете Илнар Мөхәммәтханов керде. Әтисе, (урыны оҗмахта булсын) Яхъя абыйның күңелендә озак еллар чынга ашмый калган хыялын тормышка ашыру нияте белән йөрүе икән. “Әти гел Күчтем зиратын койма белән әйләндереп алу уе белән яшәде. Аның хыялын тормышка ашырып, ата-бабаларыбызның рухын шатландырасы килә. Тамырлары Күчтем авылы белән бәйләнгән авылдашлар, якташларга газета аша мөрәҗәгать итәргә телибез. Әле көннәр матур вакытта өмә ясап карт агачларны кисеп зиратны бергәләп чистартасы иде.. Коймалап алу өчен, әлбәттә, финанс чыгымнары сорала, бу уңайдан да авылдашлар читтә калмас дип өметләнәбез”, — диде ул.
Хөрмәтле күчтемлеләр! Бу изге эштән, чыннан да, беркем дә читтә калмасын иде. Игелек кылу — олы савап, кылган игелек юкка чыкмый, кире үзеңә әйләнеп кайта. Ә мәрхүмнәрнең рухы шат булып ятар. Изге нияткә кушылырга теләүчеләр 89172286473 телефон номеры аша Илнар Мөхәммәтхановка мөрәҗәгать итә ала.
Розалия Зиннәтова