Егетләр армиядә сынала
Зал тулы ир-егетләр: офицерлар, армиягә китәсе егетләр, хәрби хезмәт үтеп кайтканнар... Республиканың хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин, Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская, район башлыгы Илшат Нуриевны аягүрә басып каршы алдылар.
Район сәнгать мәктәбендә хәрби мәгълүматларга бай һәм уйландыра торган очрашу булды ул. Район башлыгы Илшат Нуриев: “Үзен хөрмәт иткән ир-егет армия хезмәте үтәргә тиеш”, – диде. Армиягә чакырылучылар район башлыгының армия- дә бергә хезмәт иткән иптәшләрен онытмавы, хәрби дуслык, иптәшлек хакында сөйләвен дулкынланып тыңладылар. Генерал-майор Сергей Погодин хәрби округ-лар, куәтле хәрби техникалар һәм хәтта солдатларның ничек туклануы, киенүе һ.б. турында сөйләде. Армиядә фәнни һәм спорт роталарының булуы да кызыклы иде.
Хәрби частьлар белән хезмәттәшлек итү буенча Татарстан алда бара. Бу яктан генерал-майор Арча районын уңай яктан әйтеп үтте.
– Без сезнең һәркайсыгызны күзәтеп торачакбыз, чыгарып җибәрделәр дә оныттылар, дип уйламагыз, – диде ул булачак солдатларга.
Генерал-майор хәрби хезмәтнең, хәрби контрактның өстенлекләре белән дә таныштырды. Ир-егетләрнең армиядә булмавы эшкә кергәндә һәм хезмәт баскычларыннан күтәрелгәндә комачауларга мөмкинлеге хакында да әйтте. Сергей Погодин 6 ел контракт белән хезмәт иткән ир-егетләрнең фатир ала алуын һәм теләсә кайсы югары уку йортына конкурстан тыш кабул ителүләрен дә билгеләп үтте.
Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская ел саен 5–7 хәрби частьта булуы, солдатларның тормышы белән даими кызыксынып торуы, әти-әниләрнең, солдатларның сораулары буенча эшләүләре хакында сөйләде. Эш буенча кирәк булгач, хәтта ике балалы бер әтинең армия хезмәте үтүе турында да әйтеп үтте ул.
Очрашуда армия хезмәтен яңа гына үткән Камил Нәбиуллин белән Шамил Нуриәхмәтовка да сүз бирелде. Шамил: “Армиядән егетләр бөтенләй икенче булып кайта. Әти-әнинең, дусларның, тормышның кадерен белергә өйрәнеп кайтасың”, – дип сөйләде. Камил: “Өйгә кайткач әнинең, улым, мин синең белән горурланам, дип әйтүен ишетү ничек рәхәт булды”, – диде.
Ашытбаштан Равил Рәхмәтуллин әти-әниләр исеменнән чыгыш ясады. Тиздән улы Илнар армиягә китәчәк. Ә үзе Ерак Көнчыгышта чик сакчысы булып хезмәт иткән. “Көнгә 40 километр җәяү йөри идек”, – ди. Ә ул якта кыш бик салкын, җәй бик эссе була, диләр. Бәлки шул чыныгулар егетне полициягә китергәндер. Ул отставкадагы майор. Соңыннан сөйләшкәндә:
– Без хезмәт иткәндә бер егет йөргән кызыннан хат алгач, тайга урманына кереп асылынды. Дүрт көн эзләдек. Егетләр психик яктан да нык булырга тиеш, – диде Равил.
...Фойеда тиздән армиягә китүче егетләр белән сөйләшәбез. Шекәдән Рәдис Локманов:
– Казанның төзүчеләр әзерләүче көллиятен тәмамладым, – ди. – 19 яшь. Хоккей уйныйм. Үзем теләп армиягә китәм. Омскида ВДВда хезмәт итәчәкмен.
Шекәдән Азат Каюмов:
– Без дүрт бала. Казанда техник программистлык- ка укыдым. Армиягә барасы, дөнья күрәсе килә.
Шушмабаштан Илназ Кәримов:
– Көрәшнең өч төре белән шөгыльләнәм. Армиягә үземне сынар өчен барам. Сәламәтлек, физик әзерлек буенча армиянең элитасына эләгермен, дип уйлыйм. Егетләр чыдамлыкка армиядә сынала...
Ә без армиягә китүче егетләргә, хәрби хезмәтне уңышлы үтеп, чыныгып, әти-әниләре янына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Румия Надршина