Игътибар: Яңа бәйге!

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Игътибар: Яңа бәйге!

Ана телебезне, милләтебезне саклау, үстерү, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү һәм районның каләм тибрәтүчеләрен, башлап язучыларны барлау максатыннан, Арча үзәк китапханәсе, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Арск–информ” филиалы, “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе һәм Арча районы “Ак калфак” оешмасы “Мин татармын” исемле бәйге игълан итә.

Бәйге өч номинациядә үтә (проза, шигърият, публицистика). Темалары – татар теле, милләт, телебезне саклау, ватанпәрвәрлек, гореф–гадәтләр, милли бәйрәмнәр, йолаларыбыз, төрле милләт вәкилләренең дус, тату яшәве, башка милләт вәкилләренең дә татар телен өйрәнергә әзер булуы. Проза һәм публицистик әсәрләр А4 форматындагы кәгазьдә ике биттән, шигырьләр өчтән артмаска тиеш. Теманы төгәл ачып бирү шарт. Туры килмәгән очракта яки каяндыр күчереп алынуы беленсә, жюри әгъзалары эшләрне бәйгедән төшереп калдырырга, эшләрнең эчтәлегеннән чыгып, кайбер урыннарны бирми дә калырга хокуклы. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Бәйге 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Соңга калып килгән язмалар бәйгедә катнашмый. Эшләрне Арча үзәк китапханәсенә китереп бирергә кирәк булачак. Электрон юл белән яки почта аша кабул ителми. Үзегез турында тулы мәгълүмат (фамилиягез, исемегез, әтиегезнең исеме, туган елыгыз, көнегез, телефон номерыгыз, кайда эшләвегез яки укуыгыз, җибәргән эшләрегезнең исеме) булсын. Бәйгенең йомгак- лау өлеше Арча үзәк китапханәсендә булачак. Җиңүче язмалар район газетасында бастырылачак, “Арча” радиосы аша яңгыраячак, җиңүчеләргә иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International