Хәзер кәҗә дә дәрәҗәле
Безнең әти авылда көтү чиратын алып бара иде. Ул вакытта авыл нык, маллар күп, язга чыгуга көтү алырга килүчеләр күренә башлый. Шуларның берсе дәфтәрдәге баганаларны карап чыга да: “Менә бу баганасы булмаса иде аның!” – дип куя.Әлеге багана кәҗәләрнеке була. Ә бу мәхлук җаннар таудан тауга йөреп үзәккә үтә, сыер, сарык кебек тәртипле йөрергә өйрәтәм димә. Бер танышым әйтә, элек кәҗә сөте эчеп үскәнгә балалар кәҗә бәтиләре кебек бик хәрәкәтчән, сау–сәламәт иде, ди. Заманында кәҗә асраган кеше фәкыйрь саналган, сөте файдалы булганга хәзер аны байлар да асрый.
Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин белән терлек асраучыларга булышучы дәүләт программалары турында сөйләшкәндә дә кәҗә дигән малкайны читләтеп үтә алмадык. Чөнки соңгы елларда кәҗә асраучыларга да субсидия бирелә башлады. Күп түгел, әмма барыбер акча акча инде.
– Хәзер безнең авыл җирлегендә 40лап кәҗә исәпләнә, – ди ул. – Мин үзем әнинең 85 яшькә кадәр яши алуын кәҗә сөтенең файдасыннан күрәм. Ул 60 яшендә үк тыны бетеп газаплана иде. “Әтиең дә шуннан китеп барды, минем үлемем дә шуннан ахрысы”, – дип әйтә иде. Ике сыерыбыз булса да, кәҗә алдым. Чәйгә салып та, болай да эчте әни. Файдасы тиде, хас- таханәләргә бармыйча тагын күпме яшәде әле.
Ташкичү авыл җирлегенә ун авыл керә. Шуларда 596 сыер исәп-ләнә. Иске Ашыт, Ташкичү, Ашытбаш, Мәмсә авылларында икешәр көтү куалар. 8–10 сыер тотучылар бар.
Ташкичү авылында Айнур Шаһимәрдәнов хуҗалыгына тукталабыз. Таза йорт–җир, каралты–кура биредә тырыш кешеләр яшәвен әйтеп тора. Дөрестән дә шулай булып чыкты.
– Мин фермада сыер да саудым, – диде Айнур.
– Андый эшкә ничек алынырга булдың?
– Бригадир кушкач каршы килеп булмый инде...
Ә бригадир әтисе Кәрим булган. Ул да янәшәдә елмаеп басып тора. “Комбайнда да эшләдем, бригадир, хезмәтне саклау инженеры, проф- союз оешмасы рәисе дә булдым”, – ди. Хәзер пенсиядә,тик аның бу турыда уйларга вакыты юк. Чөнки абзарда ун сыер, башка маллар көтеп тора. Әле дә менә яңгыр дип тормаганнар, икенче кат люцерна чабып алып кайтканнар.
– Тугыз айда 28 мең литр сөт саттык, – ди Кәрим Шаһимәрдәнов. – Хәзер бәясе дә әйбәт.
Авыл җирлеге башлыгы сөт җыючы Ясминә һәм Ирек Хәбибрахмановларны иң ышанычлы кешеләр, дип мактап алды. Акчаны 15 көн саен биреп баралар.
Терлек асрау өчен гаять зур тырышлык кирәк. Ташкичү авылында яшәүче Хәлимә Шәрифҗанова инде унике ел лаеклы ялда исәпләнә. Үз гомеремдә ярты көн дә эштән калганым юк, ди. Сыер сау- ган, пенсия документларын рәсмиләштереп куйган да, бозаулар карый башлаган. Өйгә кайткач та тагын маллар көтә бит әле аны. 4 сыер, 2 тана, 3 бозау, 2 үгез. Әйтергә генә ансат. Ире вафат булганда кече уллары Булат җиденче сыйныфта гына укыган. Ул хәзер югары белемле агроном. Кызлары Ләйсән, тагын бер уллары Фәнил дә шушы авылда үз тормышлары белән яшиләр.
– Ссуда алып йорт җиткердек, – ди Хәлимә Шәрифҗанова. – Ай саен 49 мең сумнан артык түләргә туры килгән вакытлар да булды. Мин балаларны юк, белмим, зинһар дигән сүзләрне онытыгыз, дип өйрәттем. Зинһар дип, кеше табан астына егылырга ярамый.
Быел менә яңа өйдә яши башлаганнар. Дәүләт программасына кереп кечкенә ферма булдырганнар.
– Колхозлар заманында күрше хуҗалыклар белән “КВН” буенча ярыша идек. Мин команда капитаны идем. Гел җиңеп чыга идек, – ди.
Гомере буе әнә шулай җиңүче булырга омтылган ул.
Ильяс Фәттахов