Салымга кагылышлы ун сорау

2017 елның 3 ноябре, җомга

Салымга кагылышлы ун сорау

Салым инспекциясе өчен физик затларның милек, җир һәм транспорт салымнарын исәпләү вакыты җитте. Салымнар 1 декабрьгә түләнеп бетәргә тиеш. Аларны исәпләү һәм халыкка җиткерү салым оешмалары тарафыннан башкарыла. Салымнар нәрсәгә нигезләнеп исәпләнә? Ни өчен милек салымнарының суммалары артып килде? Шушы һәм башка сорауларга җавап алу өчен без Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче районара салым инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллинга (рәсемдә) мөрәҗәгать иттек.

– Мөнир Әмирович, салым нәрсәгә  нигезләнеп исәпләнә?

– Теркәү оешмаларыннан (ЮХИДИ идарәсе, Рос- реестр) алынган мәгъ- лүматларга нигезләнеп. Транспорт, милек кем исемендә, кайчан теркәлгән. Закон нигезендә билгеләнгән ставка буенча исәплибез. Почта аша белдерү кәгазе һәм квитанция җибәрәбез. Аларда тулаем мәгълүмат бирелә. Транспорт салымына килгәндә, автомобильнең маркасы, дәүләт номеры, егәрлеге, ел дәвамында күпме исәптә торганлыгы – барысы да аңлатыла. 12/12 дигән саннар ел дәвамында, 1/12 булса, елның бер ае гына исәптә торган дигәнне күрсәтә. Түләгәнче башта яхшылап танышырга, сораулар туса, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Машинаны күптән саттык, ә салым барыбер килә, диючеләр бар. Ул нәрсәдән тора? Һәр кеше салым инспекциясенә барып, машинасын сатуы турында әйтергә тиешме?

– ЮХИДИдән килгән мәгълүмат ел да яңартылып тора. Тик шундый очраклар бар, машина сатканда сатучы белән сатып алучы куллар куеп ике арада гына шартнамә төзи. ЮХИДИ бүлекчәсенә барып машинаны исәптән төшермичә генә. Бу закон нигезендә рөхсәт ителә. Әмма сатып алучы ун көн эчендә машинаны сезнең исәптән төшерергә, үзенә теркәргә тиеш. Намуслы кеше булса аны шулай эшли дә. Юк икән, салым машина хуҗасына, ягъни сатучыга килә. Шуңа аңлашылмаучылык тумасын өчен ЮХИДИ бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм аннан безгә белешмә алып килергә кирәк.

– Без быел март аенда йортны саттык, ә салым түләргә барыбер килде, диләр. Ни өчен алай?

– Милек һәм җир буенча мәгълүматны безгә Росреестр бирә. Бу ел ахырында салым 2016 елда булган милекләр өчен салына, ягъни узган ел өчен түләнелә. 2017 елның мартында саткан икән, ул әле киләсе елга да гыйнвар, февраль ае өчен киләчәк. Кайсы айда саткан, шул айга кадәр.

Бу 2017 елда пенсиягә чыгучыларга да кагыла. 2016 ел, шулай ук кайсы айда чыгуына карап, 2017 елның шул чорына кадәр аңа салым түләргә туры киләчәк.

– Кайдагы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итсәң дә буламы? Мәсәлән, ул кешенең милке Арчада, ә үзе Биектауда яши, ди.

– Татарстан күләмендә безнең бердәм база юк. Шуңа кайда теркәлгән, шундагы салым инспекция-

сенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сочида коттеджы бар икән, шундагы салым инспекциясеннән белешергә туры киләчәк.

– Ташламалар кемнәргә ясала?

– Советлар Союзы, Россия Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары, 1, 2 төркем инвалидлар, пенсия кенәгәсе булган очракта, 3 төркем инвалид-

лар, пенсионерлар, хәрби хезмәт итүчеләр, туендыручыларын югалткан балалар милек салымыннан азат ителә. Әмма искәрмә бар: барлык милектән дә түгел, бер милектән генә. Бер йорт+ фатир яки бүлмә +бер гараж. Ике йорты бар икән, берсенә, зур суммадагысына ташлама бирелә, икенчесенә гомуми нигездә түли. Гараж, фатир, бүлмә өчен дә шулай. Ташламалар автомат рәвештә ясалмый, ташлама исемлегенә керүне исбатлаучы документ күчермәсе белән бер тапкыр салым инспекциясенә гариза язарга кирәк.

– Ноябрь башланды, әмма күп кеше салым квитанцияләре килмәде, ди.

– Белдерү кәгазе белән квитанция салым түләү көненә бер ай кала почта бүлекчәләре аша һәр кешегә җибәрелә. Физик зат федераль салым хезмәте сайтында (www.nalog.ru) “Физик затларның шәхси кабинеты” исемле сервиста теркәлгән очракта, түләү квитанцияләре җибәрү каралмаган. Аларга түләү турындагы хәбәр электрон рәвештә шәхси кабинетка гына килә. Әлеге сервис аша онлайн режимында түләү мөмкинлеге дә бар. Шулай ук сервистан квитанция чыгарып алып, банкларга барып түләргә дә мөмкин.

– Шәхси кабинетны кайда ачарга була?

– Аның өчен теләсә кайсы салым инспекциясенә (Арчада, Казанда, Мәскәүдә – Россия эчендә) кереп, бер тапкыр логин һәм пароль алырга кирәк. Паспорт һәм ИНН кәгазе сорала. Парольне оныткан очракта яңартып чыгарга мөмкин.

– Күп кеше милек салымы артып килде, дип зарлана.

– 2015 елдан  милек салымы яңа закон нигезендә милекнең кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Элек ул инвентаризация бәясеннән иде. Әлеге закон буенча еллык кадастр бәясеннән исәпләнгән салым берьюлы түгел, акрынлап биш ел дәвамында гамәлгә керә. Ягъни киметүче коэффициентлар куллану каралган. Беренче елны – 0,2, икенче елны – 0,4, өченче елны – 0,6, дүртенче елны – 0,8, бишенче елны 1 коэффициенты белән. 2016 елда 0,4 коэффициенты белән исәпләнде. Ул белдерү кәгазендә күренә. Шуңа салым суммасы да артып килә.

Тагын шуны да әйтергә кирәк, яңа закон буенча милек салымын исәпләгәндә йорт мәйданының 50 квадрат метры (фатирның – 20, бүлмәнең – 10) кадастр бәясе чигерелә. Ягъни өйнең мәйданы 70 квадрат метр икән, шуның 20 квадрат метрына гына салым исәпләнә. Йорт мәйданы 50 квадрат метрдан кечерәк булса, ул кеше бөтенләй салым түләми.

– Вакытында салым түләмәүчеләргә нәрсә карала?

– Россия Федерациясе үзәк банкының рефинансирование ставкасыннан (1/300) чыгып 2 декабрьдән пеня исәпләнә башлый. Ставка – 8,25. Шуны 300гә бүлгәннән чыккан сан һәр көнгә салым суммасына тапкырланып барыла. Салым күп булган саен, пеня да арта.

Салым түләмәүче һәр физик затка кисәтү кәгазе юллана. Аннан соң да түләнмәсә, эш судка җибәрелә, аның карары нигезендә суд приставлары эшкә керешә.

– Ялгыш бер салымны ике тапкыр түләүчеләр бар.

– Ул очракта салым инспекциясенә барып гариза язарга һәм исәп-хисап кәгазьләрен күрсәтергә кирәк. Артык түләнгән акча кире кайтарыла яки автомат рәвештә киләсе ел салымын каплый. Ул вакытта түләү квитанциясе килми  яки  аерма гына түләнә.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International