Полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

10 ноябрь – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Бу уңайдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге иң беренче чиратта ветераннарны хөрмәтләде, 9 ноябрь көнне шәхси состав һөнәри бәйрәмнәрен сәнгать мәктәбендә билгеләп үтте.

Тантаналы җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты, район башлыгы Илшат Нуриев һәм шәхсән үз исеменнән полиция хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлады, аларга исән–имин тормыш, сәламәтлек, авыр, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде.

– Сезнең хезмәт җәм- гыятьнең, кешеләрнең иминлеген саклау белән бәйле. Ул сездән зур нәтиҗәлелек белән эшләүне, көч һәм җавап- лылык таләп итә. Сезнең җилкәләрдә кайнар нокталарда хезмәт итү дә, тыныч тормыштагы кыенлыклар белән очрашулар да тора. Бик еш үзегезне куркыныч астына куярга да туры килә. Көн дә исән–сау өйләрегезгә кайтырга язсын, анда да сезне сөенеп каршы алсыннар, – диде ул һәм мактаулы хезмәткәрләргә район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бүләкләр, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатларына бу көнне күпләр лаек булды. Аларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев тапшырды.

– 10 ноябрь эчке эшләр органнарының һәр хезмәткәре өчен зур бәйрәм. Кайберәүләр аны беренче, икенчеләре бишенче тапкыр билгеләп үтә. Шәхсән мин үзем быел 36нчы тапкыр бәйрәм итәм. Хезмәтебез турында сөйләр алдыннан бер кечкенә генә мисалга тукталып аласым килә. Бүген мәктәп ачарга Арчага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Соңыннан аның куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе куркынычсызлык саклау өлкәсендә безнең тарафтан эшнең бик яхшы оештырылуын билгеләп үтте. Без үзебезнең хезмәтебезне югары дәрәҗәдә башкаруыбызны күрсәттек. Район хакимияте белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Беркайчан да йөзебезгә кызыллык китергән юк, – диде ул. – Безнең хезмәттә иң мөһиме – халык ышанычын югалтмау. Бер югалтсаң, кабат яулау бик авыр. Кеше сезнең янга ахыр чиккә җиткәч ярдәм сорап килә. Беренче чиратта үзегезне шуның урынына куеп карагыз. Үз–үзегезне тәрбияләү дә була бу. Аннан кеше хәлен дә аңлаячаксыз. Шулай эшләгәндә сез бәһасез хезмәткәр булачаксыз. Бер–берегезне югалтмыйча, киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшләргә язсын.

Район суды рәисе Наил Сөнгатуллин, җирле тикшерү бүлеге җитәкчесе Эдуард Закиров та эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

– Без тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Мин башкача күз алдына да китерә алмыйм. Чөнки бер хезмәт башкарабыз, тик төрле участокта, төрле этапта гына. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен, – диделәр алар.

Тынычлыгыбыз сакчылары бәйрәме Арча үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды. Инсаф Габделбәров, Рилә Абдрахманова, Алинә Шиһабиева, Расих Галимҗанов яраткан җырларын бүләк иттеләр. Кайнар нокталарда хезмәт иткән офицерларга багышланган “Офицерлар” җырын (Артур Хафизов башкарды) эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәрвакыттагыча аягүрә басып тыңлады.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International