Ачык ишекләр көннәре узды
10–11 ноябрьдә Россия Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы буенча 5нче районара салым инспекциясенең Арча шәһәре бүлекчәсе Ачык ишекләр көннәре үткәрде. Максаты – милек салымнары түләү вакытлары һәм тәртибе турында халыкка мәгълүмат җиткерү дәрәҗәсен күтәрү. 10 ноябрьдә Ачык ишекләр көнендә без дә катнаштык һәм өлкән инспектор Зөлфия Зыятдинова белән әңгәмә корырга да вакыт таптык. Вакыт таптык диюнең сәбәбе – бу көнне биредә чират зур һәм Зөлфия Хисмәтулловнаның баш күтәрергә дә мөмкинлеге юк иде, дисәк тә дөрес булыр.
– Ачык ишекләр көнендә сезгә иң күбе нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
– Квитанцияләр сорыйлар, килмәде, диләр. Кайберләре шәхси кабинет ачтыра. Күп булмаса да, милек, җир, транспорт салымнары буенча аңлашылмаучылыкларны ачыклыйлар.
– Һәркемнең салымны үзвакытында түлисе килә. Ә квитанцияләр һәм белдерү кәгазьләре килмәде, диючеләр күп. Ни өчен быел шулай килеп чыкты?
– Уфадан (безнең төп офис шунда) квитанцияләр һәм белдерү кәгазьләре килеп бетте. Аларны почта аша таратырга тиешләр иде. Почта бүлекчәсендә өләшенде, диделәр. Ничек кешеләргә килеп җитмәде, үзебез дә аптырыйбыз.
– Димәк, киләчәктә бу өлкәдә контрольне көчәйтү кирәк булачак. Ә чиратны киметү максатында нәрсә эшлисез?
– Авыллардан кешеләр килеп азапланмасыннар өчен авыл җирлекләре белән эшлибез. Алар исемлек белән килеп, бездән квитанцияләр алып китәләр. Авыл халкына монда килеп тормыйча, шуларга гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзләрендә почта бүлекчәсенә яки саклык банкы кассасына гына түлиләр. Авыл җирлегендә махсус бер кешегә йөкләп, үзләре дәүләт хезмәте порталы аша түләүне оештырсалар, тагын да уңайрак булыр иде.
– Узган ел шәхси кабинет ачкан идек, быел түләп булмады, диләр.
– Аның белән дөрес кулланырга кирәк. Шәхси кабинет ачтырганнар икән, башта парольне алыштыру сорала. Без биргән парольгә бер символ булса да өстәргә кирәк. Аннан ел дәвамында даими кереп, карап тормасаң, ул юкка чыга. Яңадан безгә килеп, яңа пароль алырга туры киләчәк. Шәхси кабинеты булганнарга квитанция дә килми. Дәүләт хезмәте порталы аша түләргә тәкъдим итәр идек, алай бик җайлы.
– Кайберәүләргә салым артып килгән, ә икенчеләре, киресенчә, бөтенләй килмәде, диләр.
– Салым суммасы 100 сумга тулмаса, килми. Берничә елныкы җыелып, 100 сум булганда гына түләнә. Әмма бу бер объект булганда гына, берничә объект икән, салым килә. Бу объект юк, әмма салым салганнар диюче кеше булмады. Артык килгән очракта да куркыныч түгел. Ул гариза нигезендә я кире кайтарыла, я икенче елга машина, өй, җир салымына күчерелә. Без теркәү палатасы һәм ЮХИДИ идарәсеннән алган мәгълүматлар нигезендә исәплибез. Үзебездә бернинди мәгълүмат юк. Ә менә машина сатканнан соң салым килмәсен өчен, үзара ике арадагы сату–алу килешүе булуга карамастан, аны исәптән төшерергә онытмасыннар иде.
Сөйләшү белән чираттагыларның вакытлары алынса да, ризасызлык белдермәделәр. Киресенчә, зарларын әйтергә ашыктылар. “Артык түләү сәбәпле, икенче ел рәттән гариза язам. Казанга кадәр барып җиттем. Төзәттеләр. Тынычландым. Әмма быел тагын салым түләмәгән булып чыктым”, диде берсе. “Ике ел өчен салым түләдем. Башка түлисе юк, диделәр. Хәзер тагын ике елга салым килде”, – диде икенчесе. “Ә минем “КамАЗ” машинасына салым килмәде”, – дип кушылды өченчесе.
Салымнарны түләү срогы 1 декабрьгә кадәр. Түләп бетерергә ашыгыгыз.
Гөлсинә Зәкиева