Ничек начар әти-әни булмаска?
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең район җирле бүлеге залына баланы тәрбиягә алучы әти-әниләр, опекуннар җыелды. Очрашуда район прокуроры ярдәмчесе Рамил Йосыпов, район социаль яклау идарәсенең бала һәм гаилә бүлеге мөдире Нурсөя Дәүләтшина, адвокат Рәзинә Сибгатуллина, нотариус Рәзинә Низаметдинова, “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлегенең өлкән белгече, юрист Римма Мамадалиева катнашты.
Иң башта Рамил Йосыпов бала хокуклары буенча законнар белән таныштырды. Аннан Римма Мамадалиева сүз алды. Римма Рәмисовна чыгышын биредә утыручылар аңларлык итеп, гади тел белән, әңгәмә рәвешендә алып барды.
– Бала хокуклары һәм бурычлары, бала һәм әти-әни, бала һәм мәктәп – бу темалар миңа бик яхшы таныш, чөнки мин шушы өлкәдә комиссиядә эшләгән кеше һәм юрист та, – дип башлады ул сүзен. – Начар балалар юк, ә начар әти-әниләр бар. Тәрбия өчен гаилә җаваплы. Мәктәп укыта, белем бирә. Ә гаилә тәрбияли. Баланы ашату-эчертү, киендерү генә түгел, аларны дөрес итеп тәрбияләргә дә кирәк. Ә ничек итеп? Никадәр арган булсагыз да, кәефегез булмаса да, сез балагыз белән сөйләшергә, аралашырга вакыт табыгыз. Ашарга пешерә-пешерә, тәлинкә юа-юа, ничек көнең үтте, дип, балагызның хәлен сорашыгыз, сөйләштерегез. Эченә бикләнмәсен бала, аннан аны ачуы кыен булачак. Вакытка сыешып, тәртип белән яшәргә өйрәтегез. Мәсәлән, компьютерга утырганда, сиңа 1 яки ярты сәгать, диегез. Урамга чыкканда да фәлән сәгатьтә кайта торган бул, дип әйтегез. Җаваплылык тоеп, хезмәт, тәртип белән яшәргә өйрәнсеннәр.
Тәрбия өчен әни генә түгел, әтиләрнең дә үрнәк булырга тиешлеге, бала өчен әтиләрнең бик тә кирәк булуы турында да сөйләшенде. “Комиссиядә эшләгәндә мине бер кыз, әтинең футболкасын гына булса да иснәр идем, дип әйтеп тетрәндергән иде”, – дип сөйләде Римма Мамадалиева.
Түзмәде арадан тәрбиягә кыз бала алган бер ана:
– Әйе, балаларга әти кирәк, – дип сөйләде. – Кызым белән санаторийга барган идек, ул миңа анда “әти” эзләде.
Очрашуда “Ничек итеп баланы мөстәкыйль итеп үстерер- гә?” дигән сорау да күтәрелде. Юристлар, эшкә киткәндә баланы өйдә бикләп калдырырга ярамый, дип киңәш иттеләр. Вакытны билгеләп, шул вакытта кайтасың дип, баланы урамга иптәшләре белән уйнарга чыгарырга кирәк. Чит гаиләгә тәрбиягә алынган баланың үз әти-әнисе милкендә өлеше бармы-юкмы – шул хакта да сораулар булды.
...Яхшы хәтеремдә, шундый очрашуларның берсендә бер ана тәрбиягә алган нәни улы белән бер-берсенә сыенышып утырган иде. Танып дәштем.
– Малайга ничә яшь инде хәзер? – дип кызыксындым.
– 12 яшь тулды, – дип сөенеп җавап бирде Лилия ханым.
– Олысы армиядә, кече улыбыз Азат яныбызда.
– Алганда күпме иде?
– 2 яшь тулмаган иде. Безнең үз улыбыз кебек инде ул хәзер. Хоккейга йөри. Аннан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Бик яратабыз.
10 ел үтеп тә киткән... Вакыт тиз уза шул. Аны кулдан ычкындырмаска иде.
Румия Надршина