Өй эче нурга күмелде
Ишекне ачып өйгә үтүгә улы Илшат белән Тавилә апа каршы алды. Чын татар әбиләренә генә хас булганча дүртпочмаклап ак яулыгын бәйләп куйган, матур күлмәген кигән. Кеше тикшерә торган гадәтем юк, әмма беренче булып күзгә ташланган мондый матурлыкны ничек күрмисең! Ә елмаюы... Бөтен өй эче нурга күмелгәндәй булды. Өйдә олы кеше булу бигрәк күңелле инде. Бернәрсә эшләмичә түр башында гына утырса да, ул аңа ямь өсти. Ә Тавилә апага әби дип әйтергә тел дә әйләнми, чөнки гомердә дә аңа 87 яшьне биреп булмый. Сөбханалла, күз генә тимәсен. – Аллага шөкер, күз–колаклардан зарланмыйм. Өй тирәсендә йөрим, ашарга пешерәм, – ди Тавилә апа тыйнак кына елмаеп. – Тормыш бик рәхәт бит, яшисе дә яшисе әле. Без авыр тормыш чоры балалары, һәр яңа туган көннең кадерен белергә күнеккән.
Ул елларны искә төшереп йөрәген җәрәхәтлисе килмәгән дә иде хезмәт ветеранының, әмма сүз артыннан сүз чыгып, үзеннән–үзе шул чорга тукталдык.
– Мин үзем Колачы авылында туып–үстем, укыдым. Гаиләдә өч бала идек. 1926 елгы абыем да, 1936 елгы апам да вафатлар инде. Үзем генә калдым. Әтисез үстем. Әтием үлгәндә миңа алты гына яшь иде.
Ә балачагым булмады минем. Кычыткан җыю, ферма тирәсендәге тиреслектән салам, ат тизәкләре алып кайту – барысы да эләкте. Аның кычытканы шулпага булса, башкалары ягарга иде. Чөнки Колачыга урман ерак, Чыпчык урманына бару өчен елга аркылы чыгарга кирәк.
Дөрес, сугыш елларында ачлыктан интектек, дип әйтә алмыйм. Әни бик тырыш кеше иде. Кәҗә тоттык. Сөте бик зур файда булды. Әни бер елны 13 өй генә юдым, диде. Аның өчен бер пот бәрәңге бирәләр. Ә өйдәге эшләр безгә кала иде.
Сугыш башланган көнне бүгенгедәй хәтерлим. Кәнсәләр янына (ике катлы агач бина, беренче катында клуб, икенчесендә кәнсәләр) кеше җыелган. Сугыш башланган, диделәр. Аннан атларга төялеп авылдашларны фронтка озаттылар.
Минем абыйны алганда сугышның кызган вакыты иде. Суслонгерга эләкте. Алты ай яттылар. Әни алты тапкыр янына барды. Соңгысында җәяүләп китте. Поездга акча булмагандыр инде. Өйдә булган ризыкларны җыеп алып китә иде. “Бер телем генә ипи бир, дип барысы да кулларын сузып торалар. Абыең янына барып җиткәнче, аз гына кала иде”, – дип әнинең сөйләгәне хәтердә. Аннан абыйны фронтка җибәрделәр. Шунда ук сугышка барып кергән. 7 сыйныфта укыганда Җамали абзый атарга өйрәткән иде, шул күнекмәләр белән. Суслонгерда бернигә дә әзерләмәгәннәр. Аның елгылар күп кырылды инде сугышта. “Самолет күренә башласа, барысы да бер күчкә өелә иде. Шунда бер солдат миңа: “Алар янына йөгермә, җиргә сузыл да ят. Үлгән дип белеп сиңа атмаячаклар. Ә ул өемне тар–мар китерәчәкләр”, – дип язды. Исән–сау әйләнеп кайтты бит абыем.
Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң Мүлмәгә ун еллык мәктәпкә китеп була иде. Абыйдан киңәш сорап яздым. “Ипигә акчагыз булыр иде. Эшкә кер”, – дигән җавап алдым. Ә олы абыйның сүзе безнең өчен закон. Ун ел артельдә аяк–киемнәре тектем.
Ирем Мидхәт белән дә шунда таныштым. Машина белән артельгә утын ташырга дип килде ул. Танышып киттек. Бер ел тирәсе йөрдек. Арча Сабантуена барырга чыккан җирдән алып та китте. “Кире кайтып, өйдәгеләргә әйтәсеңме, туры безгә барабызмы?” – дип сорады. Кире кайтып тормадым инде. Айванга килеп төштек. Бәйрәм булгач, өстәлләр әзер, туганнар кайткан. “Монда гына кал”, – диде кайнатай.
Айванда колхозда эшләдем. Төрле хезмәт башкардым, тавыклар да карадым, терлекләр дә симерттем. Лаеклы ялга да шуннан чык-тым. Ирем Мидхәт белән (ул вафат инде) тату гомер иттек. Өч балабыз – Альмирабыз, Илшатыбыз, Илфирабыз туды. Кайнанам белән кайнатам искиткеч яхшы кешеләр иде. Алар балаларымны карашты. Бик рәхмәтлемен үзләренә.
– Кызыгыз Альмира бик матур җырлый. Кайсыгыздан күчкән талант икән?
– Минем әни бик матур җырлый иде, үзем дә калышмадым. Артельдә эшләгәндә драма түгәрәкләре оештырдык. Җитәкчесе мин идем, сәхнәдән төшмәдек. Зур хор белән Казанга барып чыгышлар да ясап йөрдек. Берәр күлмәклек ситсы биреп кайтаралар иде. Ул да безнең өчен зур куаныч булды. Кияүгә чыккач, сәхнәләргә менмәдем, өлкәннәрдән уңайсызландым. Бик дини кешеләр иде.
Мидхәт тә данлыклы җырчы булган. Казанга да чакырган булганнар үзен. Әниләрен калдырмыйм, дип китмәгән. Шулай да сәхнәне ташламады, мәҗлесләрнең күрке булды.
Тавилә апа улы Илшат янында яшәгән. Альмирасының ире вафат булгач, аның янына күчкән. Әмма борчыла торган түгел, өч баласы да бер урамда яши, көн дә очрашып торалар. Үзе биш вакыт намазын калдыр- мый, бик озак еллар авылның абыстае булган. Хәзер улы Илшат Айванда имам. Тормышыннан бик канәгать Тавилә апа.
Гөлсинә Зәкиева