Кырымнан тәҗрибә туплап кайттылар
...Көнгә өч тапкыр ашыйбыз,
Ашыйбыз без барсын да.
Тик барыбер җитми икән,
Җитми әнкәй ашына...
Бу юллар Арча агросәнәгать көллияте студенты, “Үрнәк” ШТК-ның шаяны Рәзил Камаловның Ялта шәһәренә студентларның хезмәт отряды белән эшләргә баргач язган шигыреннән.
Совет чорында студент булганнар белән очрашып, яшьлек хатирәләре турында сөйли башласалар, хезмәт отрядларында эшләүләре хакында сүз булмый калмый: “Без студент чакта помидор җыярга баргач...”, “Студент чакта төзелеш отрядында эшләдем мин...” Бу тема ул елларда шулкадәр актуаль булган, хәтта язучылар арасында тулы бер әсәр иҗат итүчеләр бар.
Заманалар үзгәрә барган саен яңарыш җиле тормышка да уңай үзгәрешләр алып килә. Соңгы елларда студентларның хезмәт отрядлары кабат җанланып китүе хакында укырга да, тыңларга да туры килгәли. Шундый күңелле вакыйга быел безнең районга да килеп җитте — беренче тапкыр Арча агросәнәгать көллиятенең гомуми туклану технологиясе бүлегендә белем алучы студентлар быел хезмәт отрядлары белән барып Кырымның Ялта шәһәрендә үз һөнәрләре буенча эшләп кайтты.
3, 4нче курсларда укучы 9 кыз, 3 егет алар. 18-20 яшьлекләр. 6 сентябрь көнне Казаннан автобус белән китеп, ике көннән Ялтага барып җитеп, ноябрь башында гына әйләнеп кайттылар. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан шушы турыда күрсәтмә килгәннән соң көллият укытучылары теләге булган балаларның әти-әниләре белән элемтәгә керә. Әти-әниләрнең күбесе куркып кала, хәтта риза булмаучылар да була. Тик, күз курка, кул эшли диләр, укытучыларның: “Балагыз чит җирдә эш тәҗрибәсе алып, мөстәкыйльлеккә өйрәнеп, ил-җир күреп кайтыр”, – дигән кызыксындырулары ризалаштыра.
Хезмәт отрядлары дигәч, төркем-төркем эшләүчеләр күз алдына килә. Заманында помидор, мамык, урып-җыюларда дөрестән дә шундый булган. Ә пешекчеләр өчен Кырым кадәр Кырымда үз белгечлеге буенча эшләү үзе бәхет! Һәркайсы график белән эшләгән: иртәнге биштән кичке бишкә кадәр яки кичке 10нан иртәнге 10га кадәр. Кайберәүләргә отель, кафеларда смена буе аягөсте эшләргә туры килсә, кемнәрдер урамдагы кафеларда официант булган. Анда исә клиент булу-булмауга карамый, эш хакы килешүдә сөйләшенгәнчә түләнә. Хезмәт хакы дигәннән, анысы артык күп түгел. Мәсәлән, ике айга студентлар кулларына уртача 25 мең сум алып кайткан. Тик барыбер үлчәүнең уңай яклары баса: ике якка да юл бушлай, ике ай буе көнгә өч тапкыр бушлай туклану, ике көн ялыңда рәхәтләнеп Кырымны карап, диңгездә йөзү, тауларга менү һ.б. Теләүчеләргә, артык сменаларга чыгып, өстәмә акча эшләү мөмкинлеге дә булган.
Хезмәттән бик канәгать кайт-кан студентлар. Бер-берсен бүлдереп хис-кичерешләре белән уртаклашалар.
“Анда бар җирдә тәртип. Ризык- ларны яраталар. Яңа ризыклар әзерләргә өйрәнеп кайттык. Тагын чакырып калдылар, җәй көне эшләргә барырга уйлыйбыз. Бәлки озаккарак та калу мөмкинлеге булыр”, — ди Арча егете Азат Зарипов. Аның тәҗрибәсе шактый инде, ике ел рәттән Казанның бер ресторанында үзенә акча эшләп тәҗрибә туплаган.
“Без акчага кызыгып бармадык. Яңа җиһазлар күреп, аларда эшләү тәҗрибәсе дә алып кайттык”, — ди Энҗе Фәсхетдинова.
“Бер баргач, практика узгач, кабат анда бару кирәк түгел дип уйлыйм. Эшләргә барсаң гына, — ди Азат. — Чөнки анда хезмәт баскычыннан күтәрелү өчен мөмкинлекләр бар”.
Егетләрнең бу һөнәрне сайлавы гаҗәбрәк тоелса да, хәзерге заманда аптырыйсы юк. Кырымда да пешекчеләр арасында ир-ат күп, диләр. Азатның бу һөнәргә мәхәббәте 6 яшендә үк уянган булган.
“Хәзерге заманда пешекче һөнәренең кирәклеге, кадерле икәненә тагын бер инанып кайттык”, — ди Алинә Шәймәрданова. Ә Алинә Сафина: “Безнең әти-әниләрдән башка яшәгән юк иде, мөстәкыйльлеккә өйрәнеп кайттык”, — ди.
“Кайткач, әти-әниләре шалтыратып рәхмәтләр әйтте. Бу төркем гел мөстәкыйль булырга тырыша, яңалыкка кызыксынып тотыналар. Шушы тәкъдим булуга, бару турында уйлана башладылар. Тәҗрибә туплап, яңа ризыклар әзерләргә өйрәнеп кайтканнар. Барлык пешекче, технологка укучыларны бергә җыеп аларның тәҗрибәләре белән таныштырырга уйлыйбыз”, — ди укытучылары Альбина Нуриева.
Без күрешеп сөйләшкән көнне студентларның көллияттә беренче практика дәресләре иде. Биредә ике укыту бүлмәсендә таләп ителгән хезмәт урыннары булдырылган. Альбина Канәфи кызы әйтүенчә, соңгы елларда эш урыннары гына түгел, савыт-саба, киемнәр дә WorldSkills таләпләренә туры китереп алына икән. Студентлар имтиханны чын тәҗрибәле пешекче-белгечләрдән торган махсус комиссия каршында тапшыра. Димәк, әле киләчәктә көллият коллективының WorldSkillsта җиңгән студентлары белән горурлану мөмкинлеге дә бар. Менә шулай хезмәт отрядларында ешрак тәҗрибә туплана башласа, аларның чыннан да, уңган-булганлыклары да арта. Ә эш табу мәсьәләсе аларны куркытмый. Кайберләренең эш урыны инде бүген үк әзер. Язга таба ел да Казанның дәрәҗәле кондитер цехлары, рестораннары студентларны үзләренә эшкә чакыра.
Розалия Зиннәтова