Арчада автомарафон үтте

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Арчада автомарафон үтте

29 ноябрьдә Арчада “Мәрҗани” автомарафоны үткәрелде. Ул тарихчы һәм дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап оештырылды. Чарада теләге булган, мәгърифәтченең тормыш юлы, иҗаты белән кызыксынган һәр кеше шәхси автомобиле белән яки пассажир буларак катнаша алды.

“Мәрҗани” автомарафоны “Казан арты” тарих–этнография музееннан башланып китте. Беренче тукталыш – Мәрҗанинең торган авылы Ташкичү.

Ташкичү мәктәбе территориясенә аяк басу белән безне сәяхәтебезнең асылын аңлатырга теләгәндәй Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның туганы Мәхмүт Галәүгә куелган һәйкәлләр каршы алды. Ә мәктәптәге музей һәркемне таң калдырды. Зур да түгел, ә күпме мәгълүматны үз эченә алган, күпме тарихи вакыйганы сыйдырган. Җиденче сыйныф укучысы Әсхәт Гәрәев тулы һәм кызыклы итеп мәгърифәтченең тормыш юлы белән таныштырып үтте.

– Көнләшә торган музей булган, – диде Түбән Мәтәскә мәктәбенең тарих укытучысы Лилия Закирова. – Заманча, зәвыклы. Бик күп әйбер сыйган. Эчтәлекле. Музейлар бар ул. Бик күп җирдә. Ләкин аларга зәвык җитеп бетми. Бу әлбәттә, акча белән дә бәйле. Ярдәм итүче иганәче булуы да бик зур таяныч.

– Ташкичү Мәрҗанигә белем биргән авыл. Мондый музей бик кирәк иде. Бездән соң кала яңа музей булып тора. Бай, хәзерге материаллар белән эшләнгән. Зәвыклы, матур, – дип үз фикерен белдерде Әтнә районы Комыргуҗа авылындагы Шиһабетдин Мәрҗани музее җитәкчесе Зилә Зиннәтуллина.

Шиһабетдин Мәрҗанинең туганы, язучы Мәхмүт Галәүгә багышланган почмак та булдырылган мәктәптә. Аның белән татар теле укытучысы Алсу Әхмәдуллина таныштырып үтте.

– Мәхмүт Галәүнең оныкларын эзләп таптык, алар белән элемтәдә торабыз. Бездә кунакта да булып киттеләр, – диде ул. – Кайбер чыганаклардан чыгып, халык дошманы дип юк ителгән Мәхмүт Галәүнең гәүдәсен студентлары урлап Мәмсә зиратына алып кайтып күмгәннәр дигән хәбәр дә килеп ирешкән иде. Оныклары аның дөрес түгеллеге, Мәхмүт Галәүнең Казанда түгел, Мәскәүдә үтерелгәнлеге һәм шунда күмелгәнлеге турында белдерделәр.

Автомарафонда катнашучылар танылган Ташкичү мәчете янында фоторәсемгә төштеләр, “Таттелеком” оешмасы тарафыннан төзекләндерелгән юл кырыенда гына урнашкан “Мәрҗани” чишмәсе янына да тукталдылар, аннан Шиһабетдин Мәрҗани эзләре буйлап Әтнә районына юл алдылар. Анда аларны автомарафонда катнашырга килгән Комыргуҗа мәктәбендәге Мәрҗани музее җитәкчесе Зилә Зиннәтуллина, Олы Әтнәдәге туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Илмира Гыйлаҗева һәм “Әтнә таңы” Әтнә район газетасы журналисты Фәридә Филатова озатып йөрде.

– Без Әтнә районында сәяхәтебезне Шиһабетдин Мәрҗанинең бишенче буын туганы нигез салган Мәрҗән авылыннан башлыйбыз, – диде Илмира Гыйлаҗева. – Алар бу авыл зиратында күмелгән дә булырга тиеш, диләр. Тик төгәл ачыклап бетереп булмый. Аннан Шиһабетдин (чын исеме Һарун булган) псевдонимын да бу авыл исеменнән алган.

Киләсе тукталыш – Ябынчы (Япанчы) авылы. Ни өчен алай атала?

– Сөембикә ханлык иткән заманда аңа зур гаскәр бирәләр. Казанга сыймаганнарын якын–тирә авылларга җибәргәннәр. Бу авылда да гас- кәрләр яшәгән. Аларның башлыклары Япанчы булган диләр, – дип аңлатты Зилә Зиннәтуллина. – Шиһабетдин Мәрҗани шушы авылда туган. Аңа өч яшендә (1821 елда) гаилә Ташкичүгә күчеп китә. Хәзерге вакытта бу авылда өч кенә йорт бар. Шуларда өч кеше (алар да кышын Казанда балаларында тора) яши. Ә биредә Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән йортның нигезе саклана, шул урында һәйкәл куелды.

 Комыргуҗа мәктәбе музеенда да Зилә Зиннәтуллина бик күп кызыклы фактлар белән таныштырды. Биредә Мәрҗани китапларының төп нөсхәләре, ул кулланган әйберләр урын алган. Бер портрет үзенчәлек- ле булуы белән күзгә чалынды. Шиһабетдин Мәрҗани портреты (каш, күз, кием, хәтта сакалының һәр бөртеге) аның китабының беренче битендәге гарәпчә сүзләр белән ясалган.

– Бу музейда беренче булуым. Ошады. Үзенчәлекле. Кызыклы мәгълүматлар алдык. Шәхси әйберләре бик күп, – диде “Казан арты” тарих–этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов.

– 2018 елда Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тула. Бу истәлекле датаны билгеләп үтү бездән башланырга тиеш, – диде Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов. – Бүгенге чарабызны без шуңа багышладык.

2018 елның февралендә Комыргуҗа, мартында Ташкичү мәктәпләрендә шушы уңайдан әдәби конференцияләр планлаштырыла. Терәлеп торган ике район аралашуы өчен тагын бер сәбәп. Шулай ук бу көнне Тукай белән Мәрҗанине бәйләп туристик маршрут оештырырга кирәк, дигән тәкъдим дә кертелде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International