Тырышып укымасаң — газетага язалар

2017 елның 15 декабре, җомга

Тырышып укымасаң — газетага язалар

Арчаның икенче мәктәбендә райондашларыбызга яңалыклар җиткереп торучы даими хәбәрчебез Рүзәл Шәрипов бар. Берәр вакыйга була калса, шундук, вакытын табып, язып та җибәрә.

Язмалары белән Рүзәл “Ялкын” журналы аша республика укучыларына да танылып килә. Журналның штаттан тыш хәбәрчесе ул. Хәбәрче буларак, язу-чы Разил Вәлиев белән очрашу бәхетенә, “Артек”та ял итеп кайтуга ирешкән. “Артек”ка алар Татарстаннан җидәү, Экология елында актив хәбәрчеләр буларак бару бәхетенә ирешкән. Узган ел мәкаләсе “Глаголица” балалар әдәби бәйгесендә җиңеп, бәйгенең альманахына кертелгән. Фәнни эшләр язып Рүзәл Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Мөхәммәт Мәһдиев укуларында алдынгы урыннар яулап кайткан.

Болар турында беркөнне Арчаның икенче мәктәбендә “Яшь журналистлар” түгәрәгендә белдек. Бу көнне укучылар, журналист кына түгел, төрле өлкә белгечләре булып, түгәрәк өстәл артында экология проблемалары хакында әңгәмә корды, чишү юлларын эзләде.

Түгәрәккә йөрүчеләрнең һәр очрашуы күңелле уза. Җитәкчеләре Рәсимә Ибраева үзе үзенчәлек, күңеллелек яратканга, укучыларының да һәр сәгатен файдалы итәргә, аерым темаларга әңгәмә корганда, белем дә, тәрбия дә бирергә тырыша. Атнага ике тапкыр икешәр сәгатькә очраша алар. Ноябрьдән бирле шулай. Аңарчы бер тапкыр гына җыелышканнар. Яшьлегендә журналист һөнәрен үзләштергән, бүген мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучы Рәсимә Хәниф кызы балаларга төрле жанрларда язу серләрен генә өйрәтеп калмый, бергәләп “Мәктәп пульсы” газетасын да чыгаралар. Газетаның мөхәррире Рәсимә Ибраева булса, корреспонденты да, хатлар бүлеге җитәкчесе, версткага салучысы да Рүзәл Шәрипов. Газета дүрт битле булып, айга бер тапкыр ике телдә чыга. Табадан төшүгә, аны мәктәпнең беренче катында урнашкан, махсус үзләренә бүлеп бирелгән почмакка элеп куялар. Икенче сан чык- канчы яныннан укучылар өзелми. Чөнки бу битләрдә мактау да бар, тәнкыйть тә, район, республикада узучы, үзләренә кагылышлы конкурс-бәйгеләр турында мәгълүмат та.

Түгәрәккә 6, 8нче сыйныфларда укучы 15 бала йөри һәм күбесе малайлар. “Һәрберсе кызыксынып килде, — ди Рәсимә Ибраева. — Газетада һәркем берәр рубрика өчен җаваплы. Газета ай ахырында чыга, ул чык-кач, ай башында бергәләп анализ ясыйбыз. Киләчәктә хаталарны кабатламаска тырышабыз, җитешмәгән җирләрен барлыйбыз. Түгәрәккә йөрүче һәр бала киләчәктә журналист булмаса да, биредә алган белемнәре аларны төрле яклап тормышка әзерли, тирә-юньгә игътибарлы булырга, күзәтүчәнлеккә өйрәтә. Ана телендә аралашып, мәкаләләр язып, балаларда телгә мәхәббәт уяна, аралашу әдәбе дә арта”.

Түгәрәктә безнең тагын бер хәбәрчебез — Алия Хәбирова да бар. Алия Укучылар сараендагы “Нур” телерадиостудиясенә дә йөри икән. Студия язмалары белән “Арча” радиосына да чыгалар. “Түгәрәкләргә яратып йөрим”, — ди ул.

Рәсимә Ибраеваның түгәрәгенә йөргән укучылар арасында журналистлык һөнәрен сайлаучылар да, рус сыйныфын бетереп, татар филологиясендә укучылар да байтак.

Бүген түгәрәккә йөрүче Рүзәл, Алия, Эльвиналар да киләчәкләрен каләм ияләре итеп күрә.

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International