Өйрәнүләр булды
Декабрь башында Арчада гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узды. Максаты – Гадәттән тыш хәлләрне һәм куркыныч янардай җитди очракларны булдырмау, андый хәлләр килеп туганда эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, практик эшчәнлекне үстерү һәм белемнәрен камилләштерү.
Беренче көнне бөтен хезмәтләр (барлыгы 13 төр хезмәт) Арча үзәк стадионына җыелды. Биредә эвакуацияләнеп кайткан кешеләрне урнаштыру мәсьәләләре каралды, җаваплы кешеләр билгеләнде, аларга бу очракта нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылды.
Икенче көнне өйрәнүләр Арча янгын часте территориясендә урнашкан санитар–чистарту пунктында дәвам итте. Бу пункт агуланган участокларда авария–коткару эшләре башкарганнарны чистарту, юындыру һәм киендерү өчен. Агуланган участоктан эвакуацияләнеп кайткан кешеләрне дә биредә кабул итәләр.
– Аларны да беренче чиратта чистартырга, ягъни юындырырга, агуланган киемнәрен салдырып, чис- таларын киендерергә, кирәк икән медицина ярдәме күрсәтергә, ашатырга, аннан алдан билгеләп куелган өйләргә озатырга һәм урнаштырырга кирәк. Кайда урнаштырыласы районның эвакуацияләү комиссиясе тарафыннан алдан планлаштырылган була, – диде Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалыгы министрлыгының гражданнар оборонасы буенча белгече Алексей Белоусов.
Кабул итүче эвакуация пункты һәм өлешчә чистарту мәйданчыгы белән якыннанрак танышабыз. Иң беренче агуланган участоктан авария–коткару эшләре башкарып бирегә кайткан һәм агуланган участоктан эвакуацияләнеп безнең районга җибәрелгән кешеләрне өлешчә чистарту мәйданчыгында кабул итәләр. Беренче булып өске кием, шәхси саклану чаралары (противогаз, җиңел саклану костюмы һәм башкалар) салына, чистартыла, аяк киеме юыла. Моның өчен чиста җылы су, юа торган махсус сыекча әзерләнгән була. Аннан чишенеп, киемнәрне (номерлап) капларга салалар (алары юарга китә, соңыннан иясенә кайтарыла), махсус җайланмалар белән ни дәрәҗәдә агуланганын тикшерәләр, ягъни үлчиләр, душта (җылы су белән) юынганнан соң чиста киемнәр бирәләр. Кирәк икән медицина ярдәме дә күрсәтелә, кыр кухнясында туклану мөмкинлеге бирелә. Шушы процедуралардан соң гына агуланган участоктан кайткан һәм зарасызландырылган кешеләр алдан билгеләнгән фатирларга озатыла.
Коммуналь–техник (“Водоканал–Сервис” ширкәте), сәүдә һәм тукландыру, киемнәр белән тәэмин итү (“Айракс” ширкәте) хезмәтләре зур тырышлык куйган. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Наил Гареев та бу хакта әйтеп үтте.
– Зур хезмәт куелган. Санитар зарарсызландыру, зарарлану дәрәҗәсен үлчәү һәм тиешле киемнәр белән тәэмин итү таләпләргә туры килә. Әмма киләчәктә игътибар итәсе һәм башкарасы эшләр бар әле, – диде ул.
7 декабрьдә өйрәнүләр район масштабында, шул исәптән, авыл җирлекләрендә, мәктәпләрдә дәвам итте. Апаз мәктәбе директоры Раушан Сибагатуллин белән элемтәгә кердек.
– Өч көн рәттән укулар, өйрәнүләр барды. Арчаның бишенче мәктәбендә Наил Гареев эвакуацияләнеп кайткан кешеләрне ничек каршы алырга, аннан соң нишләргә кирәклеген җентекләп аңлатты. Икенче көнне бишенче гимназиядә укулар оештырылды. Хакимияттә документлар белән эшләү тәртибен аңлаттылар, – диде ул. – Мин җитәкчелек иткән эвакопунктка да кешеләр килергә тиеш. Аларга һава, химик тревога вакытында ни эшләргә кирәклеген аңлату, кайберләренең документларын тикшерү, аннан аларны өйләргә тарату, ягъни аларны урнаштыру безнең бурыч.
Тревога, сирена тавышы, эвакуацияләр... Бу сүзләрне әйткәндә үк күңелгә шом керә. Сугышлар булмасын да, бу өйрәнүләр фәкать өйрәнү булып кына калсын иде.
Гөлсинә Зәкиева