Серләр белән тулы сөт

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Серләр белән тулы сөт

Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов хуҗалык җитәкчеләренә бер яңалык җиткерде.

– Соңгы вакытта сөттә антибиотиклар табылуы турында хәбәрләр күп йөри, – диде ул. – Сыерларны төрле авырулардан дәвалаганда дарулар кулланырга туры килә. Димәк, сөттә күпмедер вакыт антибиотиклар булачак, дигән сүз. Хәзер даруларның антибиотик тудырмый торганнары да бар, белгечләрегезне җибәрегез, аңлатырбыз.

Баш мөхәрриребез Исрафил Насыйбуллин авылда яши, сыер асрыйлар. Сөткә бәйле яңалыклар белән хәбәрдар булуы гаҗәп түгел. Антибиотиклы сөтне кешегә кулланырга ярамый дип, куркытып та торалар бит әле. “Иртәгә иртән сөтне тикшертергә алып киләм, нәрсә эчкәнне белеп эчәргә кирәк бит”, – диде ул. Әлеге тема миңа да якын, чөнки сыер асрау- чылар сораулар туса, бәяләр төшә башласа, шалтыратып торалар.

Иртән сәгать җидедә без ветеринария лабораториясендә идек инде. Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов та шунда.

– Менә хәзер табиб–ветсанэксперт  Миләүшә Сәйфуллина ун минут эчендә сөттә антибиотиклар бармы–юкмы икәнлеген әйтеп бирә, – диде ул.

Баш мөхәрриребез дулкынланып (антибиотик табылып куйса?), мин кызыксынып нәтиҗәне көтәбез. Эксперт аңлата–аңлата сөтне (миллиграммнар җитә) махсус приборга урнаштыра, акыллы прибор вакытны санап тора.

– Сез китергән сөттә антибиотик юк, – ди Миләүшә Сәйфуллина.

Билгеле, без бу теманы дәвам итеп, баш эпизоотолог Айрат Фазлыевка “Сөткә антибиотик ничек эләгергә мөмкин? – дигән сорауны бирдек.

– Сыерларны дәваларга туры килә һәм туры киләчәк, – диде ул. – Авыруларны  булдырмау өчен профилактика үткәрелә. Шушы максатларда кулланыла торган препаратлар сөткә дә эләгә. Санитар кагыйдәләр буенча дәвалаган сыерларның сөте 5–10 көн дәвамында (кулланылган препаратка карап) кешеләргә ашатылырга тиеш түгел. Ә бозауларга эчерергә ярый.

– Ни өчен кешегә ярамый?

– Чөнки кешеләр өчен бөтенләй кирәксез антибиотиклар бит алар. Безнең организмга эләгеп, андагы микрофлораны әлеге төр антибиотикларга бирешми торган хәлгә китерәчәкләр. Алар күбәеп киткәндә безнең микрофлораны бөтенләй һәлак итәргә мөмкиннәр. Аннан инде проблемалар башлана: аллергия һ.б.

– Сөттә антибиотиклар табылу сәбәбен начар сыйфатлы азык, күксегән печән ашату, дип әйтүчеләр дә бар. Мәсәлән, пенициллинны гөмбәчекләр барлыкка китерүе билгеле.

– Берәү дә малына начар азык ашатмас. Шәхси хуҗалыкларда бигрәк тә. Аннан бездәге сөттә пенициллин табылганы юк. Ә тетрациклин – дарулар куллану нәтиҗәсе.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International