Ашаткан малда өмет бар

2018 елның 2 феврале, җомга

Ашаткан малда өмет бар

2010 елдагы корылыкның зәхмәте тиз генә бетмәячәк, дип әйткәннәр иде. Дөрес булырга охшаган. Узган ел әзерләнгән терлек азыгының витаминнарга, төрле элементларга ярлы булуының төп сәбәбе дә шуңа барып тоташа, ди белгечләр. Корылык, туфракны тәмам хәлсезләндергән, ярлыландырган.

– 2010 елда ук әзерләнгән печәндә каротин бик аз яки юк диярлек иде, – ди район ветеринария лабораториясе мөдире Рәкыйп Йосыпов. – Карап торуга ямь–яшел, ә каротины юк.

Минем алда район ветеринария берләшмәсеннән алынган сыерларның канын биохиманализга тикшерү нәтиҗәләре ята. Саннар борчылырлык, нормага туры килгән бер генә хуҗалык та юк. Эшне фәнни нигездә оештырырга тырыша торган “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә дә 68 пробаның 31ендә нормадан түбән. “Игенче”дә – 86ның 56сы, “Яңарыш”та – 90ның 60ы, “Лотфуллин З.Р.” ширкәтендә – 49ның 30ы, “Үзәк”тә – 62нең 53е...

Узган шимбәдә “Кырлай” ширкәтендә хуҗалык җитәкчеләре белән үткәрелгән семинар–киңәшмәдә минераль өстәмәләр белән эш итүче Светлана Илместьева бик акыллы киңәшләрен бирде.

Аның киңәшләре ике икең дүрт кебек, бик гади. Ул беренче чиратта туфракның составын тикшерү кирәклеген искә төшерде. Чөнки анда үскән үсемлек терлек өчен мөһим булган матдәләрне, нигездә, туфрактан ала. Җирне алдап булмый, аны хөрмәт итәргә, ашларга, баетырга кирәк. Корылыкка гына сылтап йөрсәк, хәлләр елдан–ел начарланачак.

Сенаж, силос, печән анализлары да куандырмый. Узган ел яңгырлы, кояшлы көннәр аз булды. Булганы булган инде, яхшымы–яманмы – азык әзерләнгән. Хәлне әле күпмедер төзәтергә дә мөмкин, чөнки “сыйфатсыз” дип бәяләнгән азыкта май кислотасы күп. Мондый азык терлеккә ашатылырга тиеш түгел, кислотаны акбур ярдәмендә бетереп була. Кыскасы, эзләнергә, өйрәнергә, тырышырга кирәк.

“Кырлай” ширкәтенең Иске Кырлай фермасында без әнә шул эзләнүләрнең, тырышлыкның нәтиҗәләрен күрдек. Рацион бай, терлекләрнең төренә, яшенә карап азыкларны Иске Иябаштагы катнаш азык цехында ясыйлар. Стартер, предстартер дигән азыкларны да әзерли башлаганнар. Шуларны бирә башлагач, уртача тәүлек- лек артым күрсәткечләре яхшырган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов та “Кырлай” ширкәтенең уңай эшчәнлеген билгеләп үтте, инвестор Габделхәй Кәримов район авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертә.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International