Арча кызы Австралиядә Сабантуй оештырган
Ренат Насыйбуллин редакциябездә еш була. Заманында үзе дә биредә фотограф булып эшләгәнлектән, хәл дә белә, яңалыклар белән дә таныштыра.
Күптән түгел ул Австралиядә яшәүче кызы Эльмираның Сиднейда Сабантуй уздыруда оештырып йөрүе, бәйрәмнең күңелле үтүе хакында сөйләп чыгып китте. Эльмира белән гел аралашып яшәгәч, кызы яңалыкларны да гел җиткереп тора икән. “Бу — Сабантуй рухында татарларның очрашуы булды. Сидней шәһәренә соңгы елларда татарлар шактый килеп урнашкан. Бер-беребезне Интернет аша табышып, татарлар очрашуы уздырырга уйладык. Очрашуга берничә урыс гаиләсе дә килгән иде”, — дип сөйләгән ул.
Әлеге чарада — Сабантуйда Казан, Яр Чаллы, Пенза шәһәрләреннән һәм Үзбәкстаннан шунда барып урнашкан татарлар катнашкан. Барысы 50ләп милләттәшебез. Фотоларын да күрсәтте Ренат абый: анда милли халык уеннары да уйныйлар, өстәлләрдә милли тәм-томнарыбыз да урын алган: чәкчәк, кыстыбый, өчпочмак, итле бәрәңге... Һәркемнең йөзендә елмаю, шатлык. “Чит җирдә туган ягыңның әреме дә кадерле була”, дигән гыйбарәне юкка гына әйтмәгәндер инде халкыбыз. Җиде кат диңгез артында үз җиреңдә үскән милләттәшләрең белән Сабантуй оештырып кара әле син!
10 елга якын Австралиядә яшәүче Эльмираның хыялында Сабантуй оештыру уе күптән йөрсә дә, аны тормышка ашырырга шактый вакыт кирәк була. Аннан, үзең генә бу зур эшкә тотынып та булмый бит. Аралаша торгач, татарлар арасында ярдәм кулы сузучылар табыла: Сиднейда инде шактый еллар яшәүче милләттәшләр – Казаннан Зөфәр Алимов һәм Пензадан Ибраһим Батыршин ярдәм итә аңа.
Әлеге бәйрәмгә Австралиянең Аделаида татар җәмгыятеннән Диләрә Вәлиева да кунак булып килгән. Ул милләттәшләребезгә үзләренең оешмаларындагы эш барышы, оешманы теркәү нечкәлекләре турында сөйләгән. Сиднейда әлегә рәсми рәвештә татар оешмасы юк икән, тик очрашудан соң, һичшиксез, оештырылыр. Чөнки татарлар киләчәккә яңа планнар, кызыклы очрашуларны ешрак оештыру уе белән таралышкан.
Аделаидада татар оешмасы гөрләп эшли, ел да Сабантуйлар уздыралар икән. Берничә ел элек, хәтта Татарстаннан татар имамын китертүгә дә ирешкәннәр. Димәк, сиднейлыларның татар милли тормышының башы гына әле, үрнәк алырлык хезмәтләре, киңәш бирүчеләре булганда, ышанып тотынырга була.
Арча кызы Эльмира Әбүзарова туган җирендәге тормыштан да хәбәрдар. Үзе ике-өч елга бер генә кайтса да, әти-әнисе океан аръягына юлны якынайтып бетергән инде: ел саен, кайчак елга ике дә барып кайталар. Кунакка гына түгел, кадерле оныкларны карашырга да. Кайчак, берничә айлар тоткарланырга да туры килә чит илдә.
Үзебезнекеләрнең чит җирдә, башка милләт халык- лары арасында да югалып калмыйча, милләтебезне таныта алуы Насыйбуллиннар гаиләсе өчен генә түгел, райондашларыбыз өчен дә горурлык. Рәхмәт, Эльмира!
Розалия Зиннәтова