Гашыйклар көненә бүләк булды

2018 елның 16 феврале, җомга

Гашыйклар көненә бүләк булды

Быелгы 14 февраль Гашыйклар көне arskmedia.ru сайтының “Син – минеке, мин – синеке” фотоконкурсында катнашучылар өчен аеруча истә калырлык булды. “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе район Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәләп алар өчен махсус бәйрәм тамашасы уздырды.

Сайтны караучылар онлайн тавыш бирү юлы белән җиңүче парларны билгеләде. 1 урынга Ләйсән һәм Динар Нурияздановлар, 2 урында Энҗе һәм Алмаз Рәхимовлар, 3 урынны Алинә һәм Раил Зәкәриевлар яулады.

14 февральдә кич Арча Мәдәният йорты шаулап торды: үзешчәннәр парларга багыш- лап җырлар башкара, кунак- лар төрле кызык уеннарда катнаша, аннан күмәк биюләр, дискотека... Кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачу кичәсе булды бу. Араларында 10 ел бергә яшәүчеләр дә бар иде, алар да үзләрен яңа өйләнешкән парлардай хис иткәндер, мөгаен. Яңа өйләнешкән дигәннән, җиңү яулаган парлар арасында Нурияздановларның гаилә стажы 6 ел булса, Рәхимовларныкы 2 айга да тулмый. Ә Зәкәриевларның кавышканына ике ел узган, гаиләдә бәләкәй Ильяс үсеп килә.

Җиңүчеләргә бәйгенең иганәчесе “AMORE TOUR” туристлык агентлыгы хуҗасы Алия Габдрахманова саллы бүләкләр алып килгән: өч урынга 7, 5 һәм 3 мең сумлык сертификатлар. Гомумән, бүләкне мулдан өләште Алия Салих кызы, уеннарда катнашучылар да бүләксез китмәде бу көнне. 1 урынга лаек булган Нурияздановлар Арча станциясендә яши, 5 яшьлек Сәйдә атлы гүзәл кызчык тәрбияләп үстерәләр. Үзләрен беренче урынга чыгарга булышып тавыш җыйган туганнарына, дусларына зур рәхмәтләрен җиткерә бәхетле пар. Гашыйклар көнендә бар матур сүзләр дә кабул ителә, дип, Ләйсән Динарына багышлап язган шигырен дә укыды:

“Мәхәббәтне җырга охшаш,

 диләр,

Охшаштырмы,

 ничек синеңчә?

Тик сөюгә сөю охшаш түгел,

Беркем сөйми әле минемчә”.

Танышкан вакытларын да искә төшереп алды ул: “Безнең танышканга күптән инде, 2006 елда ук. Ул елны мин хастаханәдә яткан туганнан туган абыемның хәлен белергә бардым. Шул вакыт абый бер егетне ияртеп чыкты яныма: “Бер палатада ятабыз Динар белән, акыллы егет, сезне таныштырам”, — диде. Танышудан соң бик сирәк аралаштык, елга бер сөйләшкәнбездер. 6 ел узгач, Динардан туган көнем белән котлап смс хәбәр килеп төште. Мин ул чакта Казанда укыйм, ә ул башкалада эшли икән. Һәм озакламый яныма килде”. Апаз егете белән Арча кызының мәхәббәте әнә шулай бөреләнә. Бәхетле гаилә булып яшәр өчен икең дә тырышырга кирәк, дигән фикер белән яши алар. Ә бүләк сертификатны быел җәй ял итәргә барганда кулланырга җыеналар.

Барлык җиңүчеләр үзләренә тавыш җыюда булышучыларга рәхмәтле.

Ә сайтта тагын яңа конкурс игълан ителде. Газиз әниләрегезнең, әбиләрегезнең фотосурәтләрен безгә, arvestnik@yandex.ru электрон адресына юллап, конкурста катнашыгыз. Конкурста җиңү – кадерле кешеләрегез өчен менә дигән бүләк булачак!

 Розалия Зиннәтова

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International