Җан тынычлыгы бирә

2018 елның 16 феврале, җомга

Җан тынычлыгы бирә

“Ир солтаны” бәйгесен караган саен искитәрлек, әйтеп бетергесез талантлы, сокланып туя алмаслык ир–егетләребез булуына хәйран калам. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Нинди 70 кенә, 170 төрле һөнәр дә аз аларга.

Иске Ашыт авылындагы бәйгедә катнашкан 9 ир–егетнең 9ы да бик күпләргә үрнәк булырлык, беренче урынны алырлык. Кайберләренең баллары түбәнрәк икән, ир–солтаннары моны осталыкларына бәя дип кабул итмәсеннәр иде. Бу оештыручыларның ир солтаннарын тулысынча ачып бирә алмау нәтиҗәсе.

Әлеге 9 ир–егетнең һәрберсе турында газета битен тутырып язып булыр иде. Тик, кызганыч, андый мөмкинлек юк. Әмма берничә җөмлә эчендә дә аларга карата олы ихтирам һәм соклану хисләре ята.

Иске Ашыттан Вагыйзь Фәйз- рахманов армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң авылда кала, тракторга утыра, гаилә кора. Әмма бертөрлелек аның өчен түгел, ир–егетнең күңеле яңалык эзләгән. Куллары һәрнәрсәгә ятып торган Вагыйзь агач эшендә үзен сынап карарга булган. Матурлап бас- кыч култыксалары ясаган, өй бүлмәләреннән җәннәт почмагы тудырган һәм башкалар. Утын яра, бәрәңге турый торган станоклар күргәнегез бармы? Вагыйзь аларны да үз куллары белән эшләгән.

Югары Орыдан Хәйдәр Хәсәнов 30 ел механизатор булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Әмма тик ята торган кешегә охшамаган ул. Май чүлмәге тышыннан ук билгеле, диләр. Балта эшенә бик оста Хәйдәр. Нәселдән килгән шөгыль. Ул ясаган тәрәзә рамнары, капка–коймалар, эскәмияләр, бала караваты, таганнар, өстәл аяклары, баскыч култыксалары һәм башкалар, шулай ук тимердән дә төрле әйберләр күз явын алырлык. Остаханәсендә нинди генә станоклар юк аның. Кайберләрен үзе ясаган, икенчеләрен сатып алган. “Язын авыл башында унар бура бурап куя идек”, – ди Хәйдәр. Авылдашлары белән бергә авылдагы чишмәне дә төзекләндереп куйганнар.

Шурадан Кашшаф Рәхмәтуллин озак еллар егерь булган. Хәзер өйдә. Табигать кочагында йөреп күнеккән кешенең күңеле һаман иркенлеккә, матурлыкка, яңалыкка омтыла бит. Кашшаф Рәхмәтуллин да шундый. Мунчалага кадәр чыгара икән. “Чордашлар” ансамбленә (үзе дә шунда йөри, клубка чыксам, кан басымым нормальләшә, ди) чыпта сугарга”, – ди. Үзенең пилорамасы бар. Итек олтырагы сала, сагыз ясыйлар. “Бөтен эшне хатыным белән бергә кулга–кул тотынып башкарабыз”, – ди ул.

Яңа Кенәрдән Габделбәр Сабировны сәхнә ветераны буларак беләбез. Хатыны белән дә сәхнәдә спектакль уйнаганда танышкан. “Хәзер озак еллар тормыш дигән спектакль куеп яшибез”, – ди. Әтисе балта остасы булган. Ясаган әйберләрен сатып, балаларын үстергән. Улына да аның “чире” йоккан. 30 яшендә йорт салып чыккан. Лаек- лы ялга чыккач бу шөгыленә күңел биреп тотынган. Әллә нинди матур бизәкләр белән ясалган капкалар, тәрәзә йөзлекләре – искиткеч. Бакча сукалау, бәрәңге аралары эшкәртү өчен җайланма ясап куйган, циркулярканы үзе эшләгән. “Остаханәдә үземә җан тынычлыгы алам”, – ди Габделбәр абый.

Ә менә Кызыл Ярдан Фердинат Шәрипов агачтан куна такталары, орчыклар, уклау- лар, өстәл аяклары, бишек- ләр, урындыклар һәм башкаларны ясап кына калмый, аларны изгелек эшләүдә дә куллана. Ул мәчеткә 15 урындык ясап бүләк иткән. “Элек кәләшләргә сандыклар ясый идем. Хәзер сандык белән бармыйлар. Мин ясаган сандык белән кияүгә чыкканнарның кире кайтканы юк, – дип тамашачыны көлдереп тә алды ул. – Һәрчак шулай кешеләрдән рәхмәт ишетеп яшәргә язсын”.

Гомумән, бу якларда берсеннән–берсе уңган кешеләр генә яши икән, дигән фикергә килдек. Сөрдедән Илшат Мәгъсумовның да үзенең остаханәсе бар. Ул да өстәл–урындыклар ясый, тәрәзәләр куя. “Ока” машинасы моторын алып, станок эшләгән. Кер юу машинасы двигателе дә эшкә яраган, тузан суырткычны да үзе ясаган. Моннан тыш, электр, эретеп ябыштыру эшен дә белә. Илшат әле биергә дә оста икән.

Ашытбаштан Рәис Шәкүров күпләргә таныш. Аның белмәгән эше бар микән? 70 түгел, 1001 төрле һөнәр иясе ул. Башта авыл хуҗалыгында эшләгән, хәзер Тукай урманчылыгында. Сыерлар, үгезләр, нәселле сарыклар (үзе нәсел чыгара), казлар, тавыклар (инкубаторы бар) асрый, зур теплицасы бар, бүгенге көнгә кыярлары чәчәк аткан инде, бәрәңге үстереп, мул уңыш ала, кортлар тота. Барлык шөгылен дә санап бетерә торган түгел. Искиткеч тырыш, талантлы кеше ул. Буш вакыты булдымы, чалгы кулы ясый, бау ишә, һава торышын язып бара, шигырьләр ятларга ярата. Сәхнәдән дә төшми Рәис, җырлый, гармунда уйный, сөйләргә дә оста. Бу көннәрдә зур шатлыгы булган – беренче оныгы, нәсел дәвамчысы туган.

Илфат Хәбибулллин кечкенәдән машина–трактор белән кызыксынган, үзе тракторга кадәр ясаган. Аграр университетны тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгында эшли башлаган. Төп нигездә төпләнеп калган. Кыз үстерәләр. “Техника белән кызыксыну әтидән күчте”, – ди Илфат. Яшь булса да, бик тырыш егет. Илфат каз йолкый торган җайланмага кадәр ясап куйган. Кызыксынсагыз, адресы – Ташкичү авылы. Ә менә сәхнәгә бер тапкыр да чыкканы булмаган. “Бүген беренче тапкыр”, – диде ул. Шуның өчен махсус гармунда уйнарга өйрәнгән. Булганнан була шул.

Әтисе вафатыннан соң тормыш 5 сыйныфта гына укучы Әнәс Габдрахманов җилкәсенә төшкән. Армиядән кайткач егет машинага утыр-ган. Өйләнеп туган авылы Байкалда калган. Дипломнар, Мактау грамоталарына лаек булган. Бик тырыш кеше ул. Агач, тимер эшен дә яхшы белә, авылда аның кулы тимәгән йорт юктыр, җәен әллә никадәр мунча, ындыр себеркеләре бәйли, дөнья кадәр терлек, кош–корт асрыйлар. Күренеп тора, күп сөйләшергә яратмый. Аның каравы, куллары алтын.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International