Гомерләр бигрәк жәл
Ашабаш кызы поездга тапталып үлгән, дигән хәбәр көне-сәгате белән таралды. Без шунда ук Иске Чүриле авыл җирлеге белән элемтәгә кердек. “Кызның поездга тапталу очрагы дөрес хәбәр. Әмма ул Ашабашта туып-үскән кыз түгел, Аксубайныкы. Ул Казаннан Ашабашка туган апасына кайтып йөрде”, – дип аңлаттылар безгә.
Без Ашабаштан Гөлия ханым белән дә сөйләштек. “Минем апаның оныгы иде ул, – дип сөйләде Гөлия ханым. – Балакаем, көн саен безгә кайтып йөрде. Казанда көллияттә укыды. Бу хәбәрне ишетүгә тимер юлга үзем бардым. Гәүдәсенә зыян килмәгән иде. Башы белән бәрелгәнме? Бәлки поезд җиле алып аткан... Наушник кигән булган, диләр. Ул наушниклар читтә иде. Бәлки кесәсеннән төшкәндер...”
Әле кайчан гына Кәче авылы янындагы тимер юлда бер ир кеше поездга тапталып үлде. Инде менә Чулпан тукталышында кыз бала... Кичекмәстән “РЖД” ачык акционерлык җәмгыяте Казан юллар дистанциясенең (ПЧ-22) хезмәтне саклау буенча белгече Ольга Владимировна Бизяева белән элемтәгә кердек.
– Безнең компания тимер юлда халыкның иминлеген саклау максатыннан шактый чаралар күрә, – дип сөйләде Ольга Владимировна. – Әмма күрелгән чараларга карамастан, 2017 елда Горький тимер юлының Казан төбәгендә (Арча да шунда керә) 19 бәхетсезлек очрагы булды, шуның 18е үлем белән тәмамланды. 2016 елда бу сан 16 иде, 13 кеше һәлак булды.
– Сәбәбләре нидә?
– Халыкта уяулык, сак-лык җитми. Иң куркынычы: тимер юл буйлап йөрү, тиешсез урыннардан тимер юлны аркылы чыгу, исереклек, колактагы наушниклар.
– Бигрәк тә фаҗигаләр кайда килеп чыга?
– Казан юлында бигрәк тә Ометьево–Дербышки һәм Коркачык–Арча аралары һәлакәтләр өчен куркыныч участоклар санала. 2012 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Ометьево–Дербышки участогында 19 кеше, Коркачык–Арча юлында 26 кеше һәлакәткә очрады. 2018 елда Арча–Казан тимер юлында 2 кеше. Аның берсе – Дербышки–Киндери перегонында 10 гыйнварда сәгать 10 тулып 43 минутта булды. 1962 елгы исерек хатын-кызның тиеш булмаган урыннан тимер юл аша чыгып барышы була... Икенче фаҗига 10 февральдә иртәнге сәгать 6 тулып 4 минутта була. Арча–Коркачык перегонында Чулпан платформасы янында 1999 елгы кыз бала һәлакәткә очрый. Платформага 15–20 метр кала электр поезды машинисты тимер юл аша йөгереп чыгучыны күреп ала һәм машинист сигнал бирә, туктатырга тели, әмма ара якын булу сәбәпле, зур тизлек белән баручы поездны туктатып өлгерә алмый... Вакыйга булган урыннан наушниклар табып алынды.
– Халыкка әйтер сүзегез...
– Кабатлап әйтәм, тимер юл буйлап йөрергә ярамый! Тимер юл аша чыкканда аерата игътибарлы булырга кирәк. Махсус эшләнгән урыннардан, тоннельдән, күпердән йөрергә кирәк. Тимер юлда игътибарны, ишетүне киметә торган мобиль телефоннар, наушниклар кулланырга, башка капюшоннар кияргә, исерек хәлдә йөрергә ярамый. Платформа һәм поезд астыннан йөрергә, вагоннар тоташкан урыннан чыгарга, платформада хәрәкәтле уеннар уйнарга, поезд килгәндә платформа кырыена якын килергә, светофорда кызыл ут янганда тимер юл аша үтәргә, электр чыбыкларына тотынырга ярамый, кечкенә балаларга аерата игътибарлы булырга кирәк. Тимер юлда йөрү кагыйдәләрен үтәгән очракта гомерләр өзелмәячәк.
...Тимер юл аша йөргәндә аерата сак булырга кирәк шул. Якыннары тимер юл фаҗигасенә очраганнарга Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен. Тимер юлда гомерләр өзелмәсен иде.
Румия Надршина