Исемең матур, кемнәр куйган?

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Исемең матур, кемнәр куйган?

Узган атнада Арча үзәк мәчетендә чираттан тыш мөхтәсибәт җыелышы булды. Ни өчен чираттан тыш? Бу сорауга җавапны район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев үзенчәлекле итеп аңлатты.

– Бүген язның беренче көне. Ә яз ул – яңарыш. Табигатьтә генә түгел, күңелләрдә дә. Имамнарга да яз ясыйсы килде, – диде ул. – Чөнки бүген имамнар бәйгесе үткәрәбез. Юк, ул гыйлемегезне белү, күтәрү яки тикшерү өчен түгел. Ел саен була торган гадәти бәйге. Максатыбыз – очрашу, аралашу, гыйлемегезне арттыру. Төп темасы да кызыклы. Исемнәр кую. Шәригатькә каршы булмаган, мәгънәле, аңлаеш- лы (кешенең шул исем белән гомер буе яшисе дә бар бит) исемнәр кую сездән тора. Сез юл күрсәтергә тиеш. Заманында Трактор, Револьвер дигән исемнәргә кадәр куйганнар. Шундый мәгънәсез исемнәр булмасын иде.

Һәр имам үзләре куйган, алыштырган, яраткан исемнәрен атап үтте.

– Хәзер исемне бала тудыру йортыннан ук кушып кайталар. Шуңа яшьләр белән алдан ук аңлату эшләре алып барырга кирәк. Кызларга гөл, чәчәк исемнәре куйсаң матур. Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме бар. Аларны кушарга тәкъдим итәм. Беренче кушкан исемем Салават, кызлардан Миләүшә, – диде Орнашбаштан Мөнир хәзрәт Касыймов.

Йосыф, Зөләйха, Габделкәрим, Ислам, Айзилә, Ясминә, Җәмилә, Хәлил, Нәфисә, Нәргизә, Сәмирә, Сәйдә, Таңсылу, Самат, Әдилә Сәмир, Баһадир, Рамазан һәм башка исемнәрне куярга теләүчеләр бик еш очрый икән.

– Мин бүгенге көнгә 97 исем куштым. Шуларның ир балалары – 53, кызлары – 44. 13е – үземнең оныклар.  Исемнәр китабы бар. Аны да алып торалар, минем белән дә киңәшләшәләр. Әмир, Камил, Гомәр, Зәмирә, Илсинә, Наилә, Рәсүл исемнәрен күбрәк яраталар, – диде Мөрәледән Расип хәзрәт Нәбиуллин.

– Авылда берәүләр балаларына Роберт дип исем куймакчы булдылар. “Рамазан аенда туды. Рамазан дип кушыгыз”, – дип киңәш бирдем. Тыңладылар, – диде Сурнар мәчете имамы Фәнәвил  Мусин.

– Мин никах мәҗлесендә үк исем куша башлыйм. Яшьләр күп катнашкан мәҗлесләрдә фәнни һәм дини яктан аңлатырга тырышам, – диде Яңа Кыр- лайдан Вагыйз Гарипов.

Кайбер исемнәргә аңлатмалар да керттеләр. Сөләйман – иң бай пәйгамбәрләрнең берсе. Бала тормышын шундый ук муллыкта үткәрсен дип сайлыйбыз, диделәр. Шамил – бөтен кимчелекләрдән пакъ, бөтен яхшылыкларны үзенә җыйган, дигән мәгънәгә ия. Раян – кызлар да, малайлар да исеме икән. Оҗмах капкасы дигәнне аңлата. Гөлнара дигән исемгә дә тукталдылар. Нар иҗеге булгач, бер кыз исемен Зилә дип үзгәрткән. “Нар – ут дигәнне аңлата. Ут чәчәге була ул. Ут яктырта да, пешерә дә”, – диделәр. Нияз исемен телгә алгач, ни яз, ни көз, дип шаяртып та алдылар.

– Минем исемем Илнар иде. Габделнурга үзгәрттем. Ленар дигән исемне Исламга алыштыручы да булды, – диде Иске Кырлайдан Габделнур Сабиров.

– Кайберәүләр алар сайлаган исемне яратмыйча киңәш бирә башласаң, “шабашникка” китәләр. Шунысы да бар, – диде Арча үзәк мәчетеннән Илгизәр хәзрәт Касыймов.

Бәйгенең беренче өлеше шулай кызыклы да, күңелле дә үтте. Аннан соң имамнар намазлар турында хәдисләрне искә төшерделәр, зекерләргә аңлатмалар бирделәр. 

Бәйгедә беренче урынны Яңа Кырлайдан Вагыйз Гарипов яулады. Аңа күчмә вымпел, кубок һәм бүләк тапшырылды. Икенче урында – Арча станциясе мәчетеннән Хәлим Кәримов белән Шушмабаштан Рөстәм Йосыпов, өченче урында – “Көнчыгыш” мәчетеннән Равис Сафин, Мөрәледән Расип Нәбиуллин, Күпербаштан Замир Сафиуллин. Җиңүчеләр бүләкләргә лаек булды.

– Безне алда тагын бәйгеләр көтә, – диде район мөгаллимәләр шурасы рәисе Рая Фәтхуллина. Апрель аенда  абыстайлар һәм балалар бәйгесе булачак.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International