Республика вәкилләре Арчада

2018 елның 16 марты, җомга

Республика вәкилләре Арчада

Арчага Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина, Татарстан Республикасының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия секретаре Илсөяр Гарифуллина, Татарстан Республикасы суд приставлары хезмәте җитәкчесе Игорь Безуевский, Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Юлия Наумова кайтты.

Республика вәкилләре бу көнне район хакимиятендә халыкны кабул итте. Күрше районнардан да килделәр. Яшь гаиләләрне борчыган сораулар җитди иде. Бер яшь әни сеңлесе өчен борчылып килгән. “Ике баласы да бездә, Россия гражданлыгы ала алмый, балаларга дәүләт ярдәме юк, үзебез дә кеше фатирында акча түләп торабыз, ипотекага фатир ала алмыйбыз”, – дип газизләнеп сөйләде апа кеше. Ә ана үзе кайда соң? Ник ул очрашуга килмәгән? Балаларны әти-әни кайгыртырга тиеш! Кай- гыртмый икән, сеңелкәшнең апасы балалардан балалар йортына биреп котыла ала. Әмма! Бала бары тик үз әнисе янында гына бәхетле була ала. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина:

– Психологик яктан караганда, әгәр дә бала ярты ел әти-әнисе янында яшәми икән, бала белән ата-ана арасында элемтәләр югала, – дип әйтеп үтте.

Республика вәкилләре бу яшь гаиләгә алга таба нишләргә кирәген җентекләп аңлаттылар.

Икенче бер әни үзенең өч баласы барлыгы һәм тагын тәрбиягә 4 бала алуы турында әйткәч, республика вәкилләре: “Афәрин!” – дип сокландылар.

– Яшәү шартларын яхшыртырга уйлыйбыз, – дип сөйләде күп балалы әни. – Икенче катны төзергә исәп. Аз процентлы кредит, процентсыз кредит, матди ярдәм алу мөмкинлекләре юкмы икән?

Күп балалы ананың яхшыга омтылуын, әлбәттә, хупладылар һәм, мөмкинлекләрне өйрәнеп, чарасын күрергә тырышачакларын әйттеләр.

– Менә мондый күп балалы гаиләләр турында хәбәрдарлык җитми, – диде Гүзәл Удачина. – Балаларны яратып, кайгыр- тып яшәгән гаиләләргә эшмәкәрләр дә бик теләп булышыр иде.

Өченче ана: “Мин урамда, – дип өзгәләнеп сөйләде. – Берсеннән–берсе кечкенә 5 балам бар. Әмма алар иремдә. Ул миңа балаларны бирми”. Ә күрше районнан килгән дүртенче ана: “Ирем бульдозерда эшләгәндә техникасы авып үлде, – дип әрнеп сөйләде. – Ул бит “КамАЗ” машинасында эшли иде. Ник аны төшке аштан соң бульдозерга утыртканнар? Җитмәсә ул иске техника булган. Күпме кимчелекләр бар?! Ә аларны күрергә теләмиләр. Мин ике баламны кайгыртып йөрим. Алар әле кечкенә. Эш урынында әтиләре һәлак булгач, балаларга эш урыныннан пенсия тиештер бит! Дөреслек артыннан йөреп инде сәламәтлегем бетте. Кызым көн саен, әтине кайтар, дип елый...” Республика вәкилләре кемнәргә мөрәҗәгать итәргә кирәклекне аңлаттылар.

Көннең икенче яртысында Гүзәл Удачина һәм Илсөяр Гарифуллина Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә булдылар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов озатып йөрде.

Соңыннан район хакимиятендә мәктәп директорлары, урынбасарлары, балигъ булмаганнар белән эшләүче ведомство җитәкчеләре катнашында утырыш булды. Утырышта район башлыгы урынбасары, балигь булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Любовь Осина катнашты. Республика вәкилләре, Арча районында балалар хокукларын яклауның торышын өйрәнеп, утырышта чыгыш ясау- чыларны тыңлаганнан соң, Арча районы комиссиясенең республикада яхшы исәптә торуын билгеләп үтеп, тагын да нәтиҗәлерәк эшләү юлларын әйттеләр.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International