63 ел бергә алар

2018 елның 30 марты, җомга

63 ел бергә алар

Фоат абый белән Арча хастаханәсендә очраштык. Үзенең 90 яшьлек юбилеен аңа шунда каршы алырга туры килде.

– Әле бик матур гына йөреп тора иде. Салкын тиде. Катырак булган. Үпкәсе ялкынсынып, хастаханәгә яткырдылар, – диде кызы Фәния.

Фоат абыйны бик борчымадык, дәва алган вакыты иде. Шуңа Фәния белән сөйләштек.

– Газета–журналларны укып, дөнья хәлләре белән даими кызыксынып бара ул. Күзлек белән булса да, – дип башлады ул сүзен. – Сәламәтләнә генә күрсен инде. Әнигә иптәш, безгә терәк әле ул.

Фоат Кәримов Күпербашта туа. Әти–әниләре колхозчылар, гаиләдә дүрт бала. Шуңа җиденче сыйныфтан соң эшкә керә. Ул вакытта да, сугыш елларында да тимерче булып эшли. Читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Ветеринария табибы һөнәрен үзләштерә. Башта Теләче районының бер совхозында эшли, аннан үзебезнең якка кайта. Наласада эшләгәндә мәктәпкә укытучы булып килгән Арча кызы Сания белән таныша. 1955 елда яшьләр гаилә кора.

– Безнең әни 34 ел укытучы булып эшләде. Әтинең хезмәт стажы 40 ел. Гомер буе тырыш хезмәт иттеләр. Үрнәк гаилә булдылар. Өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Хәзер оныклары, аларның да балалары бар инде,  – диде Фәния.

Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатлары һәм бүләк тапшырылды.

Фоат абыйга тизрәк сәламәтләнеп чыгуын, Сания апа белән тигезлектә балаларының игелекләрен күреп тагын күп еллар исән–имин яшәвен телибез.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International