Әнә, минем улым!

2018 елның 30 марты, җомга

Әнә, минем улым!

Хәрби комиссариатка телекүпер аша сөйләшергә килүчеләр арасында ак яулыклы апа Любина Рәхмәтуллина да бар иде.

– Оныкны шулкадәр яратасыз икән.., Ашытбаштан ук килгәнсез, – дип сөйләшеп киттек үзе белән.

– Бик яратам, – диде 79 яшьлек Любина апа. – Үзем өч ул үстердем. Өчесе дә армия хезмәте үтте, чик сакчысы булып хезмәт иттеләр.

– Кызлы кешегә гомерегез кызыгып үткән икән.

– Ю-ук, – диде елмаеп әңгәмәдәшем. – Менә янымда бит кызым.

Ә янәшәдә килене Халисә белән улы Равил утыра иде. Саратов өлкәсендә аларның уллары Илнар хезмәт итә. “Ир баланың бурычы – армия хезмәте үтү. Илнар спорт белән чыныгып үсте. Армиядән

кайткач, укуын дәвам итәчәк”, – дип сөйләделәр.

Телекүперне тоташтырдылар. Любина апа Рәхмәтуллина дулкынланып:

– Әнә, минем малаем... И-и, җанкисәгем.., – дип экран каршына килде.

Дулкынландыргыч мизгелләр. Еракка китеп кара, туган җирнең, әти-әнинең кадерен белергә өйрәнәсең, ди гомер иткәннәр. Иң кыйммәте – әнә шулдыр. Телекүпер аша әллә ни сөйләшеп булмаса да, бер-береңне якыннан күргәндәй булып, күңелләр кузгала... Үз башыннан кичергәннәр шулай диләр.

Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты һәм егетләргә район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән һәм үз исеменнән сәламнәр җиткереп, армия хезмәтен лаеклы үтеп, туган якка исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде. Очрашуга шулай ук район мөхтәсибе Раил хәзрәт, Сергий атакай, “Сугышчан туганлык” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, отставкадагы офицерлар килгән иде. 

Районның “Юнармия” штабы житәкчесе, Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Илдус Әскәров экраннан үзенекеләрне танып алды. “Марат Шәяхмәтов, Алмаз Минзин, Рәсим Фатыйхов...” – дип санап китте ул. Соңыннан: “Хезмәт иткән частька барып та кайттым, – дип сөйләде. – Күптән түгел армия хезмәтен уңышлы тәмамлап, Божадан Рүзәл Шәрифуллин, Арчадан Денис Лысев кайтты. Акыллы егетләр”.

Армиядә биш ай үтеп тә киткән. Шушмабаштан Ләйсән Кәримова улы Илназ турында: “Медицина университетыннан 4нче курстан армиягә китте, – дип сөйләде. – 23 яшьтә. Көрәшче. Зарланмый.  Сораштыра башласаң, мин бала-чага түгел, бар да тәртиптә, ди”.

Апайкина–Гарь авылыннан улы Адель белән очрашуга килгән Галина Сәмигуллина: “Армиядә яхшы итеп ашатсыннар иде”, – дип тели. Арчадан Тәлгать Шәяхмәтов белән Иске Чүриледән Роберт Һидиятуллин да уллары Марат, Зөлфәт белән очрашуга килгәннәр.

– Улыбыз Марат КФУны тәмамлап, юрист белгечлеген алып, армиягә китте, – дип сөйли Тәлгать Шәяхмәтов. – Үзем Оренбург өлкәсендә хезмәт иттем.

Сәрдәбаштан Лилия Моисеева – дүрт малай әнисе.

– Менә хәзер өченчесе, Владимир, армия хезмәте үтә, – дип сөйләде ул. – Футбол уйнарга яратты. Элек мондый очрашулар юк иде. Телекүпер аша үзен күргән кебек булып кайтасың.

...Санаулы минутлар үтеп тә китте. Шул арада бер-берсен күреп, теләкләр әйтешеп, дога тыңлап, экран янында фотога төшәргә дә өлгерделәр.  Саратов өлкәсендә хезмәт итүче солдатлар белән очрашу оештырган хәрби комиссар Алмаз Борһановка рәхмәт әйтеп таралыштылар. Киләсе очрашуларга кадәр!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International