Яз инде ишектән кереп килә

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Яз  инде ишектән кереп килә

Мәскәүдән инде 18–20 градус җылылар килә, дигән хәбәр бар. Булыр, табигать тигезлекне ярата ул. Халык “синоптиклары” да якындагы көннәрдә бик матур көннәр башланырга тиеш, дип фараз итә.

30 мартта “Курса МТСы” ширкәтенә хуҗалыкларның баш агрономнары белән баш инженерларын җыйдылар. Язгы кыр эшләренә әзерлектә “һава торышын” ясаучы белгечләр инде болар.

– Кыр эшләре  башланырга бераз гына вакыт бар әле, нәрсәләр эшләнгән, нәрсәләр эшләнеп бетмәгән – бүген без әнә шулар турында сөйләшәчәкбез, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов үзенең кереш сүзендә.

Ул мондый семинар–киңәшмәнең юкка гына биредә уздырылмавын да әйтте. Хуҗалык язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Техника төзәтелгән, яхшы орлыклар белән үзләрен тәэмин итәләр, башка  хуҗалык- ларга да саталар.

9 апрельдән районда техниканың әзерлеген кабул итү буенча комиссия эшли башлый, анда Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы вәкилләре дә булачак. Әзерлек комиссия  өчен генә кирәк түгел. Мәсәлән, “Северный” хуҗалыгына кайчан гына барсаң да тәртип булыр. Чистартылмаган техниканы анда паркка кертмиләр. Кергәне җепкә тезгәндәй, тезелеп куела.

Күп хуҗалыкларда узган гасырның 80нче елларында бер типтагы остаханәләр төзелгән иде. Аларны бик әйбәт хәлдә саклап тотучылар да, ташландык хәлгә төшерүчеләр дә бар.

“Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер–инспекторы Габделхак Касыймов техниканы исәпкә кую, техник карау тәртипләрен аңлатты. Яңа алынган техника 10 көн эчендә исәпкә куелырга тиеш. Техник карау үткән техника гына эшкә чыга ала. Районда барысы 1165 техника исәпләнә, шуның 370е техник карау узган. Шәхси техниканың 50 процентына уздырылган.

“Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов хуҗалыкта эшләрнең торышы турында сөйләде. “Без ел саен кимендә 100 мең центнер ашлык җыйнап алу бурычын куйдык. Узган ел 70 мең центнер ашлыкны амбарларга салдык, 40 мең центнерны элеваторга чыгардык”. Иң зур байлыгыбыз – кешеләребез, дип куана җитәкче. Барлык механизаторлар – үзләренеке, белгечләр белән дә шулай. Һәр елны алар сафы яшьләр исәбенә тулылана бара. Быел тагын өч яшь механизатор килгән. Үрнәктә укучы – ике, Әтнәдә укучы ике егеткә хуҗалык стипендия түли.

Минераль ашламаны да әнә шул 100 мең центнер ашлык алырлык исәп белән кертәләр. Һәр гектарга 81 килограмм ашлама туплап куелган инде. “Без 10–12 майга чәчүне төгәлләмәсәк, борчыла башлыйбыз, – ди җитәкче. – Иртә чәчүне отышлы, дип саныйбыз. Бездә ата–бабалар технологиясе саклана, һәр басуны сукалыйбыз, һәр марка тракторның үз сукасы бар, бер генә суканы да әрәм итмәдек,  узган ел тагын 11 төрәнле сука алдык”.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге киңәшчесе Раил Шакирҗанов хуҗалыкларда техниканың әзерлегенә анализ ясады. 1 апрельгә барлык техника әзер булырга тиеш, дигән бурыч үтәлмәде. Кайбер хуҗалыклар яңа техника аласы урында  запас частьларга ике тапкыр күбрәк акча тоталар. Һәр техникада икешәр механизатор эшләргә тиеш.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин чәчү орлыкларына куела торган яңа таләп-ләр белән таныштырды.

Түбән Курса амбарында Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлегенең  баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов орлык- ларны эшкәртү, үсемлекләрне саклау чаралары турында сөйләде.

Семинарда катнашучылар алдында хуҗалыкның язгы кыр эшләрендә катнашачак  техникасына күргәзмә  техник карау уздырылды. Күргәннәр тәэсирләндерерлек, күпләрне көнләштерерлек иде. Тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары чистартылган, буялган, бүген генә заводтан чыккан кебек. Механизаторлары да шунда, үзләренә беркетелгән техниканы эшләтеп тә күрсәттеләр.

– Бүген күргәннәрдән үрнәк алып, үзегездә дә тәртип  салып, язгы кыр эшләрен оешкан төстә башкарып чыгыйк, – диде Ренат Гатиятов, йомгак ясап.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International