Кул көрәше секциясе кирәкме?

2018 елның 13 апреле, җомга

Кул көрәше секциясе кирәкме?

Районда кулга көчле хатын-кызларны, ир-егетләрне “Арча” спорт комплексында үткән республика күләмендәге ярышларда күрергә насыйп булды.

Арчада кул көрәше секциясе булмавы га-

җәпләндерде. Кул көрәшендә Россия ярышларында откан Фәнис Мөхәммәтшин кул көрәше секциясен алып барган булган, ә хәзер ул... чаңгычылар әзерли.

Арча командасында менә кемнәр катнашты: Арчаның 2нче мәктәбеннән Гөлнара Гыйниятуллина, Югары Бирәзәдән Россия чемпионы Рамилә Әхмәтҗанова, Арчадан спорт остасы Гөлназ Нәбиуллина, Курса–Почмактан Алиянур Хөрмәтова, Каргалыдан Раилә Шәрипова, Чиканастан Фәнис Мөхәммәтшин, Арчадан Марат Мөхәммәтшин, Иске Мудан РФнең спорт остасы Фәрит Мөбарәков, Курса-Почмактан Рөстәм Байназаров, Күпербаштан Илшат Минҗанов. Ярышта барысы Арчадан һәм күрше-тирә районнардан, Казаннан 13 команда катнашты.

Ярышларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов ачып җибәрде. Казаннан “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте җитәкчесе Видадий Махмудов, баш хөкемдар булып ирекле көрәш буенча спорт остасы, милиция подполковнигы, 90нчы елларда Татарстанда кул көрәше ярышларын оештыруда катнашкан Сергей Мерида кайтты. Видадий Махмудов:

– Нишләптер ел саен ярышта катнашучы командалар азая бара, – дип борчылып сөйләде. – Сәбәбен ачыкларбыз.

Сәбәпләрен спортчылардан сорашып карадым, юл чыгымнарына бәйле, диделәр. Кул көрәше олимпия уеннарына керми, шуңа игътибар да шуның кадәр генә.., дигән фикерне дә ишетергә туры килде.

Кул көрәшендә гадәттә озак тартышмыйлар, көчлеләр “ә” дигәнче көндәшенең кулын өстәлгә сала. Хатын-кызлардан Мамадыш спортчылары көчле иде. Соңыннан үзләреннән:

– Сезнең район спортта гел аерылып тора. Сере нидә? – дип сорадым.

– Район башлыгы спортка зур игътибар бирә. Ярышлардан уңыш белән кайткан команданы, тиз арада бөтен халыкны җыеп (гадәттә ул паркта була), зурлый белә! – диделәр.

Безнекеләр дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Үз үлчәүләрендә Каргалы кызы Раилә Шәрипова – 2нче, Курса–Почмактан Алиянур Хөрмәтова – 2нче, Югары Бирәзәдән Рамилә Әхмәтҗанова – 2нче, Арчадан Гөлнара Гыйниятуллинада 3нче нәтиҗә булды. “Махсус шөгыльләнгән юк”, – дигән булалар тагы!

Россия ярышларында откан Фәнис Мөхәммәтшинның (100 кг.да), Россиянең спорт остасы (70 кг.да) Фәрит Мөбарәковның ничек итеп көндәшләрен җиңүен каравы үзе генә дә ни тора! Күз ачып йомганчы! Үз үлчәүләрендә Марат Мөхәммәтшин 3нче, Фәрит Мөбарәков 1нче, Илшат Минҗанов 3нче, Фәнис Мөхәммәтшин 1нче булды.

Ир-атлардан Тукай районы спортчылары күбрәк уңышка иреште. Сере, әлбәттә, даими шөгыльләнү.

Арча командасы – 1нче, Тукай районы командасы – 2нче, Мамадыш командасы 3нче урынга лаек булды.

– Арчаларга стеналар да ярдәм иткәндер, – дим хөкемдарлар арасында булган Фәрит Мөбарәковка.

– Үзегез күрдегез, кул көрәшендә я җиңәсең, я отыласың! Һәркем үзе өчен, үз дәрәҗәсе өчен тартыша!

Безгә “Афәрин, арчалар!” диясе генә кала.

...Арча стадионындагы тренажерлар залында кичен ир-егетләр мускулларын ныгыта. Бу түләүле залда кул көрәшчеләрен дә күрергә мөмкин.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International