Алар бер гаилә

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Алар бер гаилә

 “И, 10 елның узганы сизелмәде дә”, – ди ул яшь аралаш елмаеп. Ул көннәр турында сөйләшә башласа, күз яшьләрен тыя алмый әни кеше – сагыш яшьләре хәзер инде шатлык бөртекләре белән алмашынган. 10 ел. Ә Суфия апа ул көннәрне бүгенгедәй хәтерли: хастаханәдә 1 яшьлек әле тәпи дә китмәгән Максимның ябык, сыгылмалы аяклары белән караватта басып торуы, 3 яше дә тулмаган Аринаның кулын сузып килүе...

Беркөнне Шушмабашта яшәүче Габделхак абый белән Суфия апаларның йорты бушап кала: кызлары кияүгә китеп бара, уллары калага. Икәүләп телевизор карап утырганда күңелне өшетерлек сюжет күрсәтәләр – балалар йортында ятимнәрнең авызын скотч белән ябыштырып җәзалыйлар... Шуннан җанына урын таба алмаган Суфия апа ире, балалары, туганнары белән киңәшләшеп, тәвәккәл адым ясый, документларын җыеп тапшыра. Ул көнгә бер ел тула дигәндә, гаиләгә бертуган кыз белән малай кайта. Әнә шулай Арина белән Максим әти-әниле була. Моңа бәлки күршедә яшәүче дусты Нурдидә апаның да үрнәк күрсәтүе йогынты ясамый калмагандыр. Күршедә аңарчы елдан артык ике кыз бала яши.

Ә бүген Низамиевлар – бер гаилә. Үзләренең инде өч оныгы үсеп килә. Олы оныклары белән Максимның арасы яшьтән артык кына. Арина белән Максим абый-апаларының, эне-сеңелләренең кунакка кайтуын сагынып көтеп ала. “Әти, әни”, дип гел әйтәселәре генә килеп тора. Арина әнисенә йорт эчендәге эшләрдә булышса, Максим әтисенә кар көрәүдә ярдәмче. Әле берәр елдан терлекләр янында төп терәге булыр, чөнки Низамиевлар терлекне күпләп асрый.

Хатын-кызның бөтен гүзәллеге — олы йөрәгендә, кече күңелендә. Суфия апа кебек АНАлар безнең районда шактый. Алар, әлбәттә, үз гаиләләрендә тәрбияләнеп үскән һәр баланы чын кеше, илебезгә лаеклы шәхес итеп тәрбияләү өчен бар көчен куячак.

Суфия апаның да бар хыялы – намуслы, игелекле, иманлы, горурланырлык балалар тәрбияләү. Иртән уянуга, иң беренче Аллаһы Тәгаләдән балаларына исәнлек сорый ул: “Йә, Раббым, балаларымны яманлыклардан, нахак бәлаләрдән сакла...”

Кич йокларга яткач бергәләп белгән догаларын укыйлар. Максим белән Арина – Шушмабаш мәчете шәкертләре.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International