77 елдан соң рухы кайтты

2018 елның 20 апреле, җомга

77 елдан соң рухы кайтты

Насыйп булгач, Шушмабаш авылы халкы тарихи вакыйганың шаһиты булды. 15 апрель көнне авыл зиратына Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган Газыйм Гариповның калдыкларын алып кайтып җирләделәр.

Мондый вакыйга районда беренче генә түгел. Бөек Ватан сугышында һәлак булган алтынчы якташыбыз туган туфрагына алып кайтып җирләнә. “Туфрагың каян алынган булса – каберең шунда була”, – ди халык. Җәсәде авыл зиратына иңдерелгән көнне аның рухы тынычланып калып, шат булгандыр.

Тумышы белән Илдус авылыннан булган Газыйм Гариф улы 1941 елның май аенда армия хезмәтенә алына, ә июньдә сугыш башлана... 1942 елның апрелендә ул вафат була. Туган йортына “Хәбәрсез югалды” мөһере сугылган хәбәр килсә дә, туганнары озак вакыт кайтырына өметен өзмичә яши аның.

“Әнием Фоадия абыйны үзе олыгайганчы көтте, – ди Яр Чаллыдан кайткан туганнан туган сеңлесе Фәния ханым. – Алар өч бала үскән: Газыйм абый, әни һәм тагын бер сеңлесе. Ике кыз туганы да Шушмабаш зиратында ятканга, абыйны да шунда җирләргә булдык. Каберләре бер зиратта булгач, карарга да уңайлы булсын өчен”.

Фәния апа кызы белән улын да алып кайткан. Ата-бабаларының туган җирен, каберләрен онытмасыннар, авыл җирендә соңгы юлга озату йоласының ничек башкарылуын, бу саваплы гамәлдән олысы-кечесе читтә калмавын күреп китсеннәр дип уйлагандыр. Абыйсын, үзләрен хөрмәт итеп килүчеләргә, район җитәкчелегенә рәхмәтне кат-кат җиткерде Фәния Йосыпова.

Соңгы юлга озатучылар арасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, Шушмабаш мәктәбе укучылары һәм укытучылары, “Хәрби туганлык” оешмасы, Арча ДОСААФы, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат җитәкчеләре, район мәдәният идарәсе хезмәткәрләре дә бар иде.

Газыйм Гариф улының калдыкларын эзләү отряды Кырымда тапкан. Алар сөйләгәннән, Газыйм Гариповны “воронка”да тапканнар. Җәсәде тулысынча сакланган, бары аяк чуклары гына юк. Алары янган. Эзтабарлар әйтүенчә, ул снаряд кыйпылчыгыннан яраланып һәлак булган. Медальонындагы язуларны да укып була. Бер ягына военкоматта аның шәхесе язылган булса, икенче ягында үз кулы белән адресын язган: исем-фамилиясе, әтисенең исемен, Кызыл Юл районы, Илдус авылы диелгән.

Мәрхүм якташыбызның медальоны, каскасы һәм башка аңа кагылышлы әйберләр Шушмабаш мәктәбенең музеенда урын алачак.

“Әни Газыйм абый турында еш искә ала иде. Абый бик зиһенле кеше булган. Армиягә алынганчы ук совхозда баш хисапчы булып эшләп киткән. Өйләнгән булган, 5 кенә ай бергә яшәп калганнар, балалары булмаган, — дип сөйли Фәния апа. — Бервакыт төш күрәм: әни бик шатланып, ак киемнәрдән, мунча ягып йөри, шунда әти дә күренә. Ә икенче көнне абыйның җәсәде табылу турында әйтеп шалтыраттылар”.

Газыйм Гариф улының рухы, калдыклары туган ягына кайтты һәм авылыннан китүенә 77 ел тулганда туган туфрагы куенына иңдерелде. Аның рухына Коръән сүрәләре багышланды. Авылның өлкән генә түгел, яшь буын вәкилләре дә каберенә балчык салды, күмүдә катнашты. Әҗер-саваплар насыйп булсын. Кабергә аның 76 ел яткан туфрагы да алып кайтып салынды. Шушы саваплы эшкә катнашы булган һәркемнең күңеле әйтеп бетерә алмаслык якты хисләр белән тулгандыр. Нинди олы гамәл башкарылды бит!

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International