Бию аның гомер юлдашы

2018 елның 18 мае, җомга

Бию аның гомер юлдашы

1989 елда Арча сәнгать мәктәбенә хореограф булып бер чибәр кыз кайта. Күңеле тулы ак хыяллар, якты өметләр, өстәвенә үзе чибәр, сылу... Бар күңелен балаларны биюгә өйрәтәм дип ашкынып кайтканда язмышының шушында булачагын, шушы мәктәптә төпләнеп калып 30 елга якын балаларны бию серләренә өйрәтәчәге турында уйлар килдеме икән аңа? Юктыр. Мәктәп елларыннан ук бөреләнгән хыялының тормышка ашуы ул чакта әле киләчәк турында уйларга ирек бирмәгәндер. Парлы булып яшәү бәхете дә туып-үскән Арчасында көтеп торган икән. Район полиция бүлегендә (ул елларда милиция) эшләүче Наил атлы егетне үзенә яр итеп сайлый Илтөзәр кызы Эльза.

Балачагыннан биюче булам дигән хыялы аны башлангыч белемсез, үзлегеннән генә өйрәнгән биюләр белән югары уку йортына кертеп, оста биюче итә. Укырга кергәндә әйткән сүзенә дә тугры кала: Арчада балаларны биергә өйрәтүче санаулы укытучыларның берсе булып эшли. Иң зур куанычы – хезмәтенең нәтиҗәсе бәяләнеп, конкурсларда җиңүләр һәм укучыларының тормышта югалып калмыйча, биредә алган белемнәрен дә куллануы. Ә үз укучыларының хореограф булып китүе Эльза Камалова өчен шатлыкның да зурысы. Горурланырлыгы да бар шул: Аида Ондрина “Аллегро” бию төркемен җитәкли, Алия Хөснетдинова һәм Миләүшә Фазлыева “Ал чәчәк” бию коллективына йөрүче Әтнә балаларын биергә өйрәтә, ә Самат Низаметдинов Казан хореография училищесын тәмамлап, Екатеринбургта опера һәм балет театрында эшли, музыка, сәнгать мәктәпләрендә эшләүчеләр дә бар.

Балалар белән балачак илендә яшәгәнгәме – Эльза Илтөзәр кызы күңеле белән гел яшьлек илендә яши. “Балалар арасына кереп китсәм, бөтен дөньямны онытам, шулар белән яши башлыйм. Берәр борчуым булганда да, дәрескә килеп керүгә барысы онытыла”, – ди бүген инде үзе оныклар әбисе булган ханым. Кызы Айсылу тормыш корып, әти-әнисенә ике онык-малайлар бүләк иткән. “Оныкларым булгач, балаларга бөтенләй башка караш белән, тагын да якын итеп карый башладым, – ди Эльза ханым. – Яшь чагымда, әле ялгызым булганда укучыларыма гадәти бала итеп карасам, үзем әни булгач, карашым әниләрчә була башлады, ә хәзер дәү әниләрчә яратам үзләрен”.

Эльза Камалова җитәкләгән “Ар-и-Эль” бию төркеме республикада гына түгел, Россиядә дә данлыклы. Халыкара конкурсларда да алдынгы урыннар яулап, район данын күтәрүгә өлеш кертә коллектив. “Йолдызлык” фестивалендә 10 елдан артык катнашалар һәм ел да уңышлар белән кайталар. Ә бу уңышларны укытучы, бердәм көч булганга дип саный. “Гел аңлап, ярдәм итеп торучы әти-әниләргә, мәктәп коллективына, район мәдәният идарәсенә, район җитәкчеләренә рәхмәт”, – ди ул.

Ул бәхетле! Яшьлектәге хыялын чынга ашырып, кешеләргә шатлык өләшеп, балаларның рәхмәтенә ирешеп яши, гаилә учагының җылылыгын туганнарына, якыннарына, дусларына да җиткерә, хезмәттәшләренең киңәшчесе, ярдәмчесе дә. Бу дөньяга ни өчен килгәнлеген белә ул – кешеләргә бәхет өләшергә, гомер юлын матур итеп үтәргә!

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International