Үзең барып күрергә кирәк

2018 елның 6 июле, җомга

Үзең барып күрергә кирәк

Гөлзия Нәбиуллина белән күптәннән бергә, бер бүлмәдә утырып эшлибез. Гөлзия ире Раил белән өч ул тәрбияләп үстерделәр. Гаиләдә ирләр күп булганда хатын–кыз да шулар ягына авыша бит. Аларда да бар нәрсә уртак, хәтта кызыксынулар да. Ир–атлар спорт ярата, Гөлзия дә калышмый. Кыш буе чаңгы шуа, бассейнга йөзәргә йөри. Ире, уллары белән бергә рәхәтләнеп футбол карый. Нәбиуллиннар футбол буенча дөнья чемпионатының Казанда үткән бер матчын да калдырмадылар, хәтта Саранскига кадәр бардылар. Ә Гөлзия ни өчен алардан калышырга тиеш әле? “Миңа футболдан бигрәк, андагы мохит кызыклырак”, – диде ул узган якшәмбедә Казанда үткән матчка җыенганда.

Соңыннан Гөлзия Нәбиуллинадан тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.

– Гөлзия, футбол матчларына билетлар бик кыйммәт һәм аларны алып та булмый, диделәр. Беренче соравыбыз, сез ничек билет юнәттегез?

– Чемпионатка бер ай кала безнең гаилә футбол белән яши башлады инде. Улларыбыз төнге йокысыз калды. FIFA сайтына теркәлеп, билет аулый башладылар. Аларга бәхет елмайды: өчесе дә, шулай ук әтиләренә дә Казанда булачак берничә, Саранскида узачак матчларга билетлар алдылар. Кыйммәт тә түгел икән, 1280 сум, ә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бер бәядән ике билет бирелә – икенчесе озатып йөрүчегә. Чемпионат башланырга бер-ике көн кала сатуга күпләп билет чыгардылар: улларыбыз бер төн эчендә 640 сумнан бөтен матчка да билет алу бәхетенә ирештеләр, үзләренә генә түгел, якыннарына, дусларына да.

– Сиңа билет алмаганнар идемени?

– Башта барасым килмәгән иде. Балалар да, ирем дә матчларга йөри башладылар. Кайткач шау итеп алган тәэсирләре белән уртаклашалар. Мин дә кызыктым. Барасы килә бит! Хыялым тормышка ашты, миңа да Колумбия–Польша матчына билет алынды. Шунда ук җанатар паспорты FAN ID ясатырга заявка бирдек.

– Ул уен кич белән соң гына башланды.

– Кичке 9 сәгатьтә. Без ирем Раил белән электричкада Казанга алданрак киттек. Вокзалда поезддан төшүгә футбол мохитенә чумдык. Кая карама җанатарлар – сары футболкалардан колумбиялеләр, ак футболкалардан поляклар. Үзләрендә нинди дә булса атрибутика. Акрынлап җәяүләп Кремльгә таба юнәлдек. Һәм, ниһаять, без Казанка яры буенда. Тирә–юньне күзәтеп, андагы хозурлыкка сокланып бара торгач, ерак ара да якынайды, ару да сизелмәде. Билетларыбызны чыгартып, миңа җанатар паспорты алдык та (аны бик тиз ясап бирделәр, биредә бар нәрсә көйләнеп куелган, бернинди тоткарлык юк), яр буйлап йөреп килдек. Һәр җирдә бәйрәм рухы. Колумбиялеләр шундый шат күңелле, берәр сүз әйтсәң, шундук йөзләрендә елмаю балкый, тел белмәү дә киртә түгел, аралашырга гына торалар. Ленин дамбасы аркылы чыгып, фанатлар зонасына таба юнәлдек. Монда да кеше, экранда ниндидер матч бара иде. Ә инде кичке якта урамны тутырып бар да «Казан-Арена» га таба агыла башлады. Колумбиялеләр урамны дер селкетеп җанатар әйтемнәрен кычкыра, аларга каршы поляклар үзләренекен... Күңелле. Шулай стадионга барып җиттек. Анда да шул ук хәл.

– Стадионга кергәндә контроль бик көчлеме?

– Куркынычсызлык бик зур дәрәҗәгә куелган. Адым саен полиция хезмәткәре. Үзең белән су да алып керергә ярамый. Иң беренче билетларны карыйлар. Бераз баргач беренче турникет. Монда билеттагы һәм ФАН ID дагы штрих кодны куеп үтәсең. Икенче терминалда тагын билетны икенче ягы белән куеп аласың. Шуннан соң гына бер кеше сыешлы ишектән үтәсең. Эчтә сумканы металлодетекторга куясың, үзеңне дә капшап чыгалар. Энә күзеннән үткәндәй буласың. Урамнарда да, эчтә дә адым саен ярдәмгә килергә әзер торучы волонтерлар, урыныңны да табарга булышалар, башкасына да.

– Бездәге матчларга халык бик күп йөри. Бу яктан Казан беренче урында бара, диделәр.

– Бу көнне дә стадион тулды. Ник бер буш урын булсын. 42800 дән артык кеше. Колумбиядән 20 мең, Польшадан 5 мең, Америкадан бик күп җанатарлар килгән. «Казан-Арена» гөж килә! Гимннарны башкарганда җанатарлар кушыла. Көчле тавышлар, стадионга гына сыешмыйча, Казан өстенә агыла. Матчның башыннан ахырына кадәр тавышлар тынып тормады. Капкага туп кергән яки кертә алмаган мизгелләрдә бөтен стадион сикереп торып баса, нәрсәдер кычкыра, вувузела сызгырта, бии башлый. Үзең дә сизмәстән, син дә аларга кушыласың, кычкырасың, куанасың, күңелсезләнеп аласың. Шулай итеп, уен беткәне сизелми дә кала. Халык уен беткәч тә таралырга ашыкмый. Бездәгечә концерт беткәнче үк гардеробка йөгерү түгел инде.

– Син кайсы команда яклы идең?

– Мин баштан ук Колумбиягә җан атарга уйлап куйган идем. Тик поляклар янына эләктек бит. Алар матч башлану белән торып басканнар иде, ахырына кадәр шулай аягурә тордылар. Җиңелүләренә тәмам инангач кына акрынлап утыра башладылар. Колумбия беренче голын керткәч, сөенечемне белдереп кычкырырга яхшысынмый тордым. Аннан кыюландым. Матч та алар җиңүе белән тәмамланды. Стадионнан чыккач та халык таралмады. Колумбиялеләр җиңү бәйрәм итте. Күрсәң аларны, бииләр, җырлыйлар, «Колумбия, амиго», дисәң, сине кочаклап алырга да әзерләр, бик рәхәтләнеп фотога төшәләр, аралашалар... Балалар машиналарын Арбузов тукталышында ук калдырганнар иде, без акрынлап шунда таба атладык, ә безнең арттан бәйрәм дәвам итте. Бу көнне ул төне буе баргандыр, мөгаен. Аңлашыла, колумбиялеләр 3:0 исәбе белән отты бит.

 – Билет булса, тагын барыр идеңме?

– Бардым да. Плей–оффка билет 2 мең сумнан артык. Кыйммәтрәк дигән идем, ирем: “Гомергә бер була бит ул. Тагын кайчан күрәсең”, – диде. Искиткеч күңелле. Нинди хисләр кичергәнеңне сөйләп бетерерлек тә түгел. Бөтенесен үзең күрергә, үзеңә шунда булырга кирәк.

Гөлсинә Зәкиева

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International