Хисап вакыты җитте

2018 елның 6 июле, җомга

Хисап вакыты җитте

1 июльдән оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр (шәхси предприятиеләр һәм крестьян–фермер хуҗалыклары) 2018 елның икенче кварталы өчен хисап тапшыра башлады. Шушы уңайдан без “Эшмәкәрлек үзәге” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте җитәкчесе Ленар Гайфуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Ленар Марсович, 2018 елның икенче кварталы өчен хисапны кайсы көнгә тапшырып бетерер- гә? Төгәл вакытын күрсәтеп аңлатып китсәгез иде.

– Һәр хисапны тапшыруның үз вакыты бар.

15 июльгә кадәр

СЗВ–М хисабы (бу хезмәткәрләр стажы турындагы отчетны Пенсия фонды таләп итә һәм ул ай саен бирелә)

20 июльгә кадәр

Социаль иминият фонды (4–ФСС формасы, кәгазьдә) хисабы,

алдан күрсәтелгән керемгә бердәм салым (ЕНДВ) буенча салым декларациясе,

су салымы (су куллану белән махсус шөгыльләнгән оешмалар һәм физик шәхесләр өчен) буенча салым декларациясе,

бердәм (гадиләштерелгән) салым декларациясе.

25 июльгә кадәр

Социаль иминият фонды (4–ФСС формасы, электрон документ формасындагысы) хисабы,

өстәмә бәягә салым (НДС) буенча декларациясе.

30 июльгә кадәр

Иминият кертемнәре буенча исәп–хисап,

оешма кеременә салым дек- ларациясе.

31 июльгә кадәр

6 НДФЛ,

файдалы чыганаклар табуга салым декларациясе.

– Салымнарны да шушы срок- ларга түләргә кирәкме?

– Шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян–фермер хуҗалык- лары тарафыннан иминият кертемнәрен түләү вакыты 15 июльгә кадәр. Шәхси эшмәкәрләр, крестьян–фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм юридик затлар салымнар һәм аванс түләүләрен 2018 елның 25 июленә кадәр башкарырга тиеш.

– Салымнар һәм иминият кертемнәре арасында нинди аерма бар?

– Чыннан да, кайбер шәхси предприятиеләр, крестьян–фермер хуҗалыклары җитәкчеләре аны аерып бетерми. Иминият кертемнәре – ул һәрбер эшмәкәр Пенсия фондына (ПФР) һәм мәҗбүри медицина иминияте фондына (ФОМС) үзе өчен кертергә тиешле түләүләр. Ә салым – ул эшмәкәрлек эшчәнлеге кеременнән бюджетка түләнелә торган мәҗбүри, кайтарып бирелми торган түләү.

Әгәр салым шәхси эшмәкәр эшчәнлеге нәтиҗәләре белән бәйле булса, үзләре өчен иминият кертемнәре шәхси эшмәкәр булып теркәлгән вакыттан 300000сумга кадәр булган керемнән билгеле бер күләмдә һәм керем 300000 сумнан арткан очракта өстәмә 1 процент түләнә. Крестьян–фермер хуҗалыклары әлеге процентны түләми. Шуны да билгеләп үтәсе килә, шәхси предприятиеләр һәм крестьян–фермер хуҗалыклары вакытында түләнгән иминият кертемнәре суммасына салым түләүләрен киметә алалар. Эшчеләр булган очракта салым түләүләрен 50 процентка кадәр киметергә мөмкин.

Кайбер гражданнар шәхси предприятие яки крестьян–фермер хуҗалыгын теркәгәннән соң эшмәкәрлек белән шөгыльләнмиләр. Һәм бу очракта берни түләргә, салым органнарына бернәрсә бирергә кирәк түгел, дип уйлыйлар. Бу ялгыш фикер. Шуның нәтиҗәсендә шәхси предприятие яки крестьян–фермер хуҗалыкларының зур суммада әҗәтләре һәм штрафлары җыела.

Берничә ел дәвамында иминият кертемнәрен түләми килгәннәргә әҗәтләре буенча мәгълүмат алу өчен Пенсия фондына яки салым органына барырга кирәк.

Вакытында түләнмәгән акчага көн саен пенялар языла һәм штраф салына. Безнең эш дәверендә 380000 сумнан артык әҗәтләре җыелган шәхси предприятиеләр дә булды.

Гөлсинә Зәкиева

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International