70, 80 яшен узганнарга – ташлама

2018 елның 6 июле, җомга

70, 80 яшен узганнарга – ташлама

Әңгәмәдәш – район инфраструктура үсеше бүлегенең торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Илфат Рәхимов.

– Илфат Әгъзәмович, 2018 елның 14 маенда Татарстанда күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндергән өчен түләүләр буенча “Татарстан Республикасы халкына адреслы социаль ярдәм итү турында”гы Закон чыкты. Шул турыда җентекләбрәк аңлатсагыз иде.

– Бу закон 70, 80 яшен узган аерым категориядәге гражданнарга кагыла. 2018 елның 1 июненнән Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортны ныклап төзекләндерү өчен керткән взнослар компенсацияләнәчәк.

– 70, 80 яшен узган аерым категориядәге гражданнарга кемнәр керә?

– 70 яшькә җиткән эшләмәүче ялгыз пенсионерларга (торак аның милке булырга тиеш), пенсия яшендәгеләр белән бер гаиләдә яшәүче һәм эшләмәүче 70 яшен узганнарга торакны төзекләндерү буенча социаль ярдәм булачак. 80 яшен тутырган эшләмәүче ялгыз яшәүче пенсионерлар (торак аның милке булырга тиеш), пенсия яшенә җиткәннәр белән бер гаиләдә көн итүче 80 яшен тутырганнар шулай ук субсидия-ташламадан файдаланачак. Төп шарт: фатир шушы категориягә кергәннәрнең милке булырга тиеш.

– Социаль ярдәм күпме булачак?

– 70 яшькә җиткәннәргә – 50 процент, 80 яшен узганнарга 100 процент ташлама каралган.

– Ялгыз яшәүче пенсионерда баласы яки оныгы пропискада булса?

– Пенсионер фатирында эшләп торучы кеше пропис- када тора икән, бергә яшиләрме, аерыммы – анысы мөһим түгел, пенсионерга ташлама исәпләнми. Әгәр дә пенсионерда эшләмәүче, мәсәлән, ул мәктәптә укучы, студент булырга мөмкин, пропискада икән, ул вакытта пенсионерга ташлама исәпләнә.

– Пенсионер ялгыз яшәмәскә мөмкин. Аны баласы яки оныгы, яки берәр якын кешесе, пропискада булмаса да, карап торырга мөмкин. Бу очракта субсидия исәпләнәме?

– Әйе, андыйларга ташлама каралган.

Без “Бу ташламадан файдалану өчен кая да булса мөрәҗәгать итәргә кирәкме?” дигән сорау белән район социаль яклау бүлеге каршындагы түләүләр бүлекчәсе мөдире Лилия Җәләлиевага мөрәҗәгать иттек.

– Беркая да барып йөрисе юк, ташламалар автомат рәвештә исәпләнә, – дип аңлатты Лилия Тәбрисовна. – Түләүләр квитанциясе артына бу яңалык турында һәм сораулар туган очракта телефон номерлары язылды. Кирәк икән, социаль хезмәткәрләр, алдан хәбәр итеп, өйгә киләләр. Билгеләнгән вакытта өйдә булырга һәм тиешле документларны (паспорт, хезмәт кенәгәсе, фатир документлары) әзерләп куярга кирәк. Ташламадан файдалану өчен тиешле взносларны ай саен түләп бару зарури.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International