1 сентябрьдә 17 сәгатьтә киек кошларга ау ачыла.
– Ау сезонының беренче ике атнасында сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе – тынлык көннәре, бу көннәрдә ау тыела, – ди Арча районы буенча биологик ресурслар буенча районара бүлек җитәкчесе Илһам Галимҗанов. – Шушы ике атнада көнлек нормалар да билгеләнгән, аннан соң алар бетә.
Ауга чыкканчы рөхсәт кәгазьләре, документлар тәртиптә булу шарт. Бу көннәрдә аучылык биләмәләрендә контроль көчәйтелде, рейдлар уздырыла.