Басуларда эш кайный

2018 елның 24 августы, җомга

Басуларда эш кайный

23 августка район хуҗалыкларында игеннәрнең 63,5 проценты суктырып алынды.

“Казанка” хуҗалыгы урып-җыюны төгәлләү алдында. “Курса МТСы” ширкәтендә – 77, “Ашытбаш”та – 73, “Аю” ширкәтендә, “Кызыл Яр”да 71 процент.

Район буенча бер гектардан уртача уңыш 27,9 центнер. “Игенче” ширкәтендә 33,8, “Курса МТСы”нда – 32,5, “Кырлай”да 31,5 центнер уңыш чыга.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев соңгы атнада югары җитештерүчәнлеккә ирешкән комбайнчыларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшыр-ды. Алар арасында «Кишет» ширкәтеннән Ленар Зарипов, “Ашыт”тан Рәдис Әхмәтшин, “Ташкичү”дән Рәдиф Хәбибуллин, “Ашытбаш”тан Илшат Хәбибуллин, “Ватан” ширкәтеннән Илфир Сабиров, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Яхъя Габидуллин бар.

Район җитәкчесе “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Тукай” ширкәтләрендә игеннәрне урып-җыю, азык әзерләү, көзге чәчү эшләренең оештырылуы белән танышты, ындыр табакларында, фермаларда булды. Ул шулай ук быел яңа төзекләндерелгән Курса Почмак урта мәктәбендә яңа уку елына әзерлек белән кызыксынды.

23 августта “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе политсовет җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов “Северный” ширкәте комбайнчысы Кадыйр Шәкүровка, “Ватан” ширкәтеннән Дамир Фәйзиевка, “Ашытбаш”тан Илфат Хәбибуллинга, “Кырлай” ширкәтеннән Нияз Сибаевка, “Ташкичү”дән Азат Гомәровка җирле бүлекчә секретаре Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, акчалата бүләкләр тапшырды.

Ильяс СӘХӘПОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International