Алар Курск сугышында катнашкан

2018 елның 24 августы, җомга

Алар Курск сугышында катнашкан

Курск җирендә 1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр хәлиткеч бәрелешләр була. Утлы дугада фашистларны тар-мар итү совет армиясенә Берлинга юл ача. Курск өлкәсе губернаторы Александр Михайлов Курск сугышында катнашкан ветераннарга Котлау открыткалары юллый.

Арча районында Курск сугышында катнашкан ике ветеран исән–сау. Иске Кырлай авылыннан Әнвәр Камалов һәм Арчада яшәүче Халисә Гафурова. Икесенә дә 94әр яшь. Аларга Котлау открыткаларын Арча районының хәрби комиссары Алмаз Борһанов район социаль яклау идарәсе белән берлектә тапшырды.

Район мәдәният йортында армиягә чакырылучылар көненә багыш-

ланган очрашу әле кичә генә үткәрелгән кебек иде. 4 ел үтеп тә киткән. Ул вакытта Белоруссия Президенты Александр Лукашенко Указы белән Белоруссияне немец–фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашучылар юбилей медальләре белән бүләкләнде. Иске Кырлайдан Әнвәр абый Камаловка да тапшырылды ул медаль.

— Сугышта бик күп җирләрдә булдым, — дип сөйләде ул вакытта Әнвәр абый. — Машина белән пушка өстерәп йөрттек. Курск дугасында контузия алдым. Белоруссия фронтында машинага мина төшеп яраландым. Тәндә әле дә дүрт мина кыйпылчыгы бар. Минскига таба бик каты сугыш булды. Белоруссиядән мин 1947 елны гына кайттым.

Яхшы хәтеремдә, бер елны Курск сугышында катнашкан ветераннарның хәлен белергә баргач, Әнвәр абый бик дулкынланып болай дип сөйләгән иде:

– Урак өсте вакытлары. Игеннәр әйбәт кенә өлгергән, алмалар пешкән. Үләсе бер дә килми... Курск дугасындагы зур сугышка бик нык әзерләндек. Башта машиналарны ремонтлап, тулы хәзерлеккә китердек. Снарядлар да күп алып кайтыла. Бар җирдә тәртип булдырыла. Командующий Жуков килә икән, дигән хәбәр таралды. Якын-тирәдәге частьларга барлык яктан тулы әзерлектә булырга команда бирелә. Зур сугышка әзерлек барганын сизеп йөрибез. 

1943 елның 5 июлендә иртәнге сәгать 4тә артиллерия көчле ут ачты. Яндагы “Катюша”ларның тавышына колакларны томалап тордык. Барлык пушкалар бу атуда катнаш-

ты. Шуннан безнең пехота һөҗүмгә күтәрелде. Безнекеләр дошманның беренче траншеяларын алды, немецлар артка чигенде. Кичкә таба безнекеләргә үз траншеяларына кире чигенергә әмер булды. Бу көнне разведка сугышы, дошманның чамасын тартып карау булган икән. Бәрелештән соң хәзерлек эшләре тагын да яхшырды, снарядлар бик күп ташылды. Ниһаять, 12 июль көнне иртә белән һөҗүм башларга әмер бирелде. Бу инде 5 июль шикелле генә түгел, аннан 2–3 мәртәбәгә куәтлерәк иде. Җирләр дерелдәп, бөтен дөнья гөрелдәп тора, һавада утлар оча. Менә ничек арт сабагын укытырга кирәк икән немецның, шунсыз ул урыныннан купмаячак. Моңарчы булган Старая Русса сугышында зерәгә кеше үтердек. Мондый әзерлек булмады шул. Бу тамаша атуга немецлардан нәрсә калгандыр...

 Әнвәр ага — авыл хуҗалыгында җаваплы эшләр (механизатор, инженер һ.б.) башкарган ветеран. Бүген ул үзе генә яши. Чиста матур йорт. Чаллыдан кызы Резедә ханым да кайткан. Күршедә генә улы белән килене яши. Килене Миңлегөл дә шунда иде. Әнвәр абый, Котлау хатын, күчтәнәчләр алгач дулкынланып: “Рәхмәт, хөкүмәт онытмый...” – диде.

Халисә апа Гафурова турында газетабызның киләсе саннарының берсеннән укырсыз.

Әлфия Сәгыйтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International