Милли мәгарифне үстерү — заман таләбе

2018 елның 31 августы, җомга

Милли мәгарифне үстерү — заман таләбе

Мәктәпләрдә укулар башланырга санаулы көннәр калды. Район укытучыларының август киңәшмәсе 16 августта үз эшен башлап җибәргән иде инде. Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, профсоюз оешмалары рәисләре, мәктәпкәчә учреждениеләр мөдирләре белән киңәшмәләр уздырылды, аерым предметлар укытучылары өчен секцияләр оештырылды, аларда район мәгариф системасын үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

27 август район мәгариф хезмәткәрләре конференциясенең йомгаклау көне иде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов үзенең чыгышында узган елгы август киңәшмәсендә алга куелган бурычларның үтәлешенә тукталды, узган уку елы йомгаклары белән таныштырды һәм яңа уку елына бурычлар куйды.

2018-2019 уку елында районда мәгариф оешмалары челтәре үзгәрешсез кала: 36 гомумбелем учреждениесенең 15е — урта база мәктәпләре, 18 — төп, 3 башлангыч мәктәп, 1 мәктәп-интернат, 54 мәктәпкәчә, 2 өстәмә белем бирү учреждениесе, 2 урта һөнәри белем учреждениесе бар.

Мәктәпкәчә белем бирү игътибар үзәгендә. Бу биг-рәк тә балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итүгә кагыла. Районда 53 балалар бакчасы эшли, шуларның 9ы — Арча шәһәрендә.

Балаларның 57,1 проценты мәктәпкәчә белем бирүгә тартылган. 1402 бала чират көтә, аларның 1381е — Арча шәһәрендә. 3 яшьтән өлкәнрәк 217 балага бакчаларда урын юк. Район җитәкчелеге бу мәсьәләне хәл итү буенча эш алып бара.

Балаларны бакчаларда мәктәпкә әзерләү буенча мониторинг системасы булдырылган. Шәһәр бакчалары арасында 11 номерлы, авылныкылар арасында Васильев Божасы бакчалары алда.

2018 елда районның гомумбелем учреждениеләрендә 191 кеше бердәм дәүләт имтиханын биргән. Барлык предметлар буенча да уртача баллар узган елдагыдан югарырак. Әмма физика, биология, география, информатика буенча республиканыкыннан түбәнрәк. Инглиз телен бик азлар гына сайлый, быел нибары 5 укучы. Ә бит 2022 елдан инглиз теленнән дәүләт имтиханы бирү мәҗбүри булачак.

— Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре һәм төп дәүләт имтиханының аерым мизгелләре сагайта һәм предметларны укытуда сыйфатлы үзгәрешләр кертүне таләп итә, — диде докладчы.

Эчтәлекле һәм анализлы доклад буенча фикер алышуларда Апаз урта мәктәбе директоры Раушан Сибгатуллин, Арчаның 1 номерлы урта мәктәбе укытучысы Регина Хәкимова, Яңа Кенәр балалар бакчасы мөдире Лилия Һидиятуллина катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының идарә җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова арчалыларга нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, яңа уку елында уңышлар теләде.

Район башлыгы Илшат Нуриев үзенең чыгышында район мәгарифен үстерүгә күп акчалар тотылуын әйтте. Район бюджетының 70 проценты мәгариф өлкәсенә бирелә. Узган уку елында бер баланы укытуга 85600 сум акча тотылды. 1 июльгә педагогик хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы — 26243 сумнан артык.

2018 ел нәтиҗәләре куандыра, әмма район белем бирү сыйфаты буенча иң яхшылар арасына керергә тиеш.

— Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Кукмарада узган киңәшмәсендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов милли мәгариф проблемаларына аерым игътибар бирде, — диде Илшат Нуриев. — Милли мәгарифне үстерү — заман таләбе.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International