Зур эшләр башкарабыз

2018 елның 19 октябре, җомга

Зур эшләр башкарабыз

Айван авылына соңгы төшүемдә таш җәелгән урамнарга игътибар иттем. Авылда яшәүчеләрнең дә шатлыгы эченә сыймый. Аларны аңлап була, үземнең дә Айван урамында җиңел машина белән батып яткан бар.

– Авыл бигрәк тә ямьләнеп киткән, – дим Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймовка.

– Әйе, бу авылның Түбән, Югары, Кече Айван, Механизаторлар урамнарына быел үзара салым акчасы исәбенә вак таш җәелде, – диде ул. – 2019 елда Мәктәп, Яшьләр урамнарына да җәярбез, дигән исәп бар.

– Үзара салым акчасы җыюны кертү, әлеге акчаның республика бюджетыннан бер сумга дүрт сум өстәлеп кайтуы шәһәребез тормышында зур вакыйга булды, бу акчаларга күпме эшләр башкарылды бит.

– Менә өч ел инде әлеге программа шәһәребездә дә уңышлы тормышка ашырыла. 2016 елда 5 млн. сум үзара салым акчасы җыелган иде. Республика бюджетыннан моңа 20 млн. 200 мең сум акча өстәлде. Әлеге акчаларга 722 энергия саклаучы яктырткычлар куелды, 5 километрдан артык линия сузылды, шуның 4 километры Айван һәм Төбәк-Чокырча авылларында. Шәһәрнең Зур һәм Интернационал урамнарында 93 диодлы яктырткычлар куелды.

Казансу елгасы аша салынган күпергә, стадион аша үтә торган җәяүлеләр юлларына, “Казансу” паркына, вокзал янындагы мәйданга, Җиңү паркына видео- күзәтүләр системасы урнаштырылды. Бу җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, хокук бозуларны булдырмаска ярдәм итте.

Шулай ук үзара салым акчасына Казансу елгасының парк зонасы яр буе төзекләндерелде.

2017 елда 5 млн. 166 мең сум үзара салым акчасы җыелган иде. Республика моңа 20 млн. 600 мең сум өстәде. Әлеге акчаларга муниципаль берәмлек территориясендә урамнарны яктыр- ту, чишмәләрне, юлларны төзекләндерү буенча зур эш алып барылды. Шәһәрнең Банк, Зур, Комсомол, Зәйнуллин, Александров урамнарында, Казан тыкрыгында, Зур Бирәзә, Айван, Күпербаш авылларында 452 энергия саклагыч яктырткыч куелды, 1,7 километр линия сузылды, 80 металл, 13 тимер-бетон баганалар утыртылды.

Шәһәрдә Вахитов һәм Ямашев урамнарындагы 5 чишмә төзекләндерелде.

Азин, Г.Сафиуллин, Көньяк, Чулпан, Җиңүнең 65 еллыгы, Кояшлы, Т.Гыйззәт, Яңа, Ф.Әмирхан, Татарстан, Татарстан–1 тыкрыгы, Совет, Газчылар (Зур Бирәзә), Магистраль (Божа) урамнарында вак таш җәелде.

2018 елның 15 октябренә 5 млн. сумнан артык үзара салым акчасы керде, республикадан 20 млн. сумнан артык өстәлде. Бу акчалар муниципаль берәмлек территориясен төзекләндерүгә тотылды. Шулай ук юлларны төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга зур игътибар бирелде.

Вәгыйзовлар, Җиңүнең 40 еллыгы, Вокзал, Кол Гали, Тинчурин, Түбән, Интернационал урамнарына, стадионга төшә торган җәяүле юлда 475 энергия саклагыч һәм 40 диодлы яктырткычлар куелды, 3,8 километрдан артык линия сузылды, 19 тимер-бетон багана утыртылды.

Шәһәрнең М.Гафури, 9 Май, Тау асты урамнарында, Хезмәт урамыннан Кояшлы урамына, Тимер Юл урамыннан Күпер урамының 1нче тыкрыгына, Юл тыкрыгыннан М.Горький урамына, Коммуна урамыннан җәяүле күперенә кадәр, Казан тыкрыгына һәм Шаляпин урамыннан стадионга кадәрге юлга таш түшәлде.

Болардан тыш “Казансу” паркының 2нче чираты төзекләндереп файдалануга тапшырылды.

Күргәнебезчә, “Арча шәһәре” муниципаль берәмлегендә гражданнарның үзара салым акчасына анда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән күп эш башкарыла. Моның өчен аларга зур рәхмәт, киләчәктә дә шулай актив булсыннар дигән теләктә калам.

– 2019 елга нинди планнар бар?

– Шушы мөмкинлектән файдаланып, муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче гражданнарны 18 ноябрьдә узачак референдумда актив катнашырга чакырам. Әгәр муниципаль берәмлек территориясендә яшәүчеләр үзара салым акчаларын җыюда актив катнашсалар, аларның күп санлы теләкләрен исәпкә алып, 2019 елга да зур планнар билгеләдек. Аерым алганда шәһәрнең – 30, Айванның – 1 урамында урам утларын, линияләрне, баганаларны алыштыру, шәһәрнең – 9, Зур Бирәзә, Айван авылларының берәр урамында контейнер һәм бункер мәйданчыклары, аларга килү юллары төзү күздә тотыла. Шәһәрдә, Зур Бирәзә, Күпербаш, Төбәк-Чокырча авылларында урамнарга вак таш җәю дәвам итәчәк, янгын гидрантлары урнаштырылачак.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International