Авыл кешене яшәтә, эшләтә, телебезне саклый

2018 елның 19 октябре, җомга

Авыл кешене яшәтә, эшләтә, телебезне саклый

Бу көннәрдә республика мәктәпләрендә “Парламент, җәмгыять һәм мин” дигән парламент дәресләре үтә. Аларда катнашу өчен безнең районга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров кайтты. Депутатлар Курса-Почмак һәм Наласа мәктәпләрендә булдылар.

Рауил Рәхмәтуллин башта “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсендә гражданнар белән очрашты. Беренче булып аның янына гомер буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән, бүген авыл җирлегендә эшсезлек хөкем сөрүе өчен борчылып йөргән Арчадан Рифат Фәйзрахманов керде. “Минем үземнең тормыш җитеш, берни кирәкми. Әмма авыллар, бигрәк тә үзем белән бәйле булган, халкы өчен йөрәк әрни. Туып-үскән Яңа Кенәрдә күпме оешма бар иде, бүген берничәсе генә калды. Эшсезләр саны артты. Казанбашта, Түбән Мәтәскәдә колхоз бетте, эшсезлек проблемасы туды. Кишеттән барлык терлекләрне алып китеп бетерделәр. Никадәр кеше эшсез калды. Шулай булгач, авыллар тарала инде”, – диде ул.

– Әйе, бар андый проблема. Кайберәүләр чыгу юлын тапты, фермер булып китте, һөнәрчелек белән шөгыльләнә башлады. Икенчеләре бүгенге көнгә күчеп бетә алмады. Сезнең сүздә хаклык бар. Аны танырга кирәк. Мин бу сүзләрне җитәкчеләргә җиткерермен, киңәшләшербез, – диде депутат һәм урыннарда авыл халкы белән дә сөйләшергә сүз бирде.

Шушмабаштан 25 ел хезмәт стажы булган ханым 2008 елда социаль программа буенча өй салу өчен чиратка баскан булган. “10 ел үтте. Ул елны ничек унынчы урында булсам, әле дә шул урында торам. Хәзер яшең чыкты, диләр. Тик 35 яшькә кадәр бирмәгәнгә мин гаеплемени”, – диде ул.

Арчада Нижняя урамында яшәүче бер ир-ат юл мәсьәләсен күтәрде, төзекләндерүдә ярдәм күрсәтүен сорады. “Безнең тыкрыкта 11 хуҗалык. Урам буйлап асфальт җәеп килделәр, безнең тыкрык калды”, – диде.

... Аннан депутат Курса-Почмак мәктәбендә парламент дәресендә катнашты. 9-11 сыйныф укучылары белән үткәрелгән бу дәрес бик җанлы һәм кызыклы булды. Рауил Рәхмәтуллин парламент, ничек законнар кабул ителүе, үзенең Дәүләт Советы депутаты буларак нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйләде. Укучыларның сораулары да бар иде. Аларны депутатлар арасында тавыш бирү процессының барышы да, депутат буларак Бердәм дәүләт имтиханына карашы да, депутат булу өчен таләпләр дә, пенсия реформасы турында фикере дә кызыксындырды, хәтта сөт бәяләре турында да сорау булды. “Тырышкан бала тормышта төшеп калмый. Тырышып укыгыз, үз юлыгызны табыгыз, үрләр яулагыз”, – диде аларга саубуллашыр алдыннан Рауил Рәхмәтуллин.

– Мондый дәрес булыр дип уйламаган идем. Шундый җылы, эшлекле үтте. Үзем авыл баласы буларак, авыл җирендәге бар нәрсә якын миңа, – диде соңыннан депутат. – Балалар авылда яшиләр. Әти-әниләренә булышалар. Барысын да күрәләр. Шуңа төрле проблемаларны күтәрәләр.

Ә Наласа мәктәбендә парламент дәресе Ринат Закиров катнашында үтте. “Авыл мәктәбенә Дәүләт Советы депутаты килү – безнең өчен зур вакыйга”, – дип каршы алдылар аны.

Депутат мәктәптән соң авылда калу мәсьәләсен күтәрде. “Авыл кешене яшәтә, эшләтә, телебезне саклый. Шәһәрдә яшәү өлге дигән сүз түгел. Көчле конкуренция заманы. Һәр тарафта беренче була алсаң гына шәһәрдә тормыш бара, – диде ул. – Үз мөмкинлегеңнән чыгып эш итәргә кирәк. Ә бездә мөмкинлекләр җитәрлек. Тирә-юнегездә нинди данлыклы эшмәкәрләр яши. Сез дә алар сафын тулыландыра аласыз”.

– Минем фикерем – мәктәп яшеннән үк укучыларны фермерлыкка, эшмәкәрлеккә өйрәтергә кирәк. Экскурсияләр оештырып, хезмәтләрен күрсәтергә була. Берәү дә фермер яки эшмәкәр булып тумый, кызыксындыру тудырырга кирәк, – диде соңыннан Ринат Закиров.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International