Зиннурны акладылар
“Казан арты” тарих-этнография музеенда Татарстан Язучылар берлегенең тәнкыйть секциясе һәм “Идел” журналы каршында оештырылган Татарстан әдәби судының күчмә утырышы булды. Анда язучы якташыбыз Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамырлар” повестена карата “җинаять эше” каралды. Арча тарихында беренче тапкыр.
– “Әдәби суд” проекты алты ел элек башланып китте һәм ул елга ике тапкыр үткәрелә. Бу чарага быел Арча да кушылды. Алдагыларыннан аермалы буларак, монысына әдәбият сөючеләр дә килгән. Аңа уен итеп тә, чөнки ул әдәби тәнкыйть, шул ук вакытта артык чын итеп тә карамагыз, – диде “Идел” журналы мөхәррире Радик Сабиров һәм катнашучылар белән таныштырды.
Әдәби суд диелсә дә, ул нәкъ чын суд кебек үтте, казый да (язучы Камил Кәримов), гаепләүче дә (тел белгече, галим Әлфәт Закирҗанов), аның шаһиты да (язучы Ландыш Әбүдәрова), яклаучы да (тел белгече, галим, язу-чы Рифә Рахман), аның шаһиты да (язучы Вакыйф Нуриев) та бар иде. Ә гаеп- ләнүче урынында, билгеле инде, Зиннур Тимергалиев. Беренче булып сүз гаепләүчегә бирелде. Көчле чыгыш ясады ул. Күренеп тора, әсәрнең һәр сүзен, һәр җөмләсен бөртекләп тикшергән.
– Биредә автор заман чиренә әверелгән эчүчелекне гаепли. Мөдәррис- нең шул чир нәтиҗәсендә гаиләсез, балаларсыз калуын, кирәксез кешегә әверелүен ачып сала. Әсәр жанр ягыннан төгәл эшләнмәгән. Автор бер гаилә тарихы турында сөйләп чыга, ул Суфия әби хатирәләре итеп бирелә. Авыллар бетү проблемасы да күтәрелә, эчүчелекнең кеше тормышына зыян китерүе сурәтләнә. Ә аны бетерү буенча бернинди ысул да тәкъдим ителми. Бәхәсле урыннары да күп, ир белән хатын мөнәсәбәтен аңлап бетермәдем. Бизәлеше дә ошап бетми. Әсәр мине үзенә тартмады, – диде ул.
Гаепләүче Әлфәт Закирҗанов чыгыш ясаганда Зиннурга күз төшергәләп алдым. Аның тән-
кыйтькә карашын, дөрес итеп кабул итүен беләм мин. Зиннур Тимергалиев өчен тәнкыйть – әдәби яктан үсүгә юл, үз-үзең өстендә эшләүгә этәргеч ул. Бу юлы да эчтән дулкынланса да, тыштан сиздермәде. Киресенчә, һәр әйткән сүзне эченә генә йотып түгел, дәфтәренә дә теркәп барды.
– Зиннур Тимергалиев әле яшь язучы. Бүген без аңа ярдәм йөзеннән җыелдык, – дип хәлне бераз җиңеләйтеп җибәрде казый.
Яклаучы Рифә Рахман да бик көчле әзерләнгән. Ул әсәрнең мәдәни кыйммәтен якларга тырышты, якташыбызны Язучылар берлегенә кабул иткәндә язучылар, әдәбият белгечләренең аның турында әйткән уңай фикерләрен дә китерде.
– Кешенең бер әсәрен генә укып, аның турында фикер әйтеп булмый. Ул тормыштан алынган күренешләргә бай. Зиннур Тимергалиев вакыйгаларны эзлекле итеп бирә белә. Геройларын төрле яктан ачарга тырыша. Халыкчан. Җитәкчеләрне түгел, гади халык тормышын яктырта. Әсәр кызыклы, үзенә тарта. Мин аны повесть дияр идем, чөнки биредә бер-берсе белән ялганган берничә вакыйга. Юк гаеп табып, әсәрне әдәбияттан алып ташлау дөрес булмаячак, – диде ул.
Гаепләүче яклаучы турында “әсәргә анализ ясау-
дан бигрәк, әдәби әсәр нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап кына бирде”, дисә дә, яклаучының, шулай ук гаепләнүченең яклаучылары үз фикерләрен җиткерә башлагач сүзен дәвам итмәде.
– Проза язу авыр. Бу әсәрнең темасы да, идея- се, сюжеты, стиле, композициясе дә, образлары да бар. Матур гына башлана, вакыйгалар куера башлый һәм аяныч тәмамлана, – диде Вакыйф Нуриев.
– Бу судка кызыксынып килдем. Зиннур Тимергалиев тормышта була торган хәлләрне сурәтли. Бер әсәрендә бер, икенчесендә икенче тормыш. Сүз байлыгын, телне генә баетасы бар. Анысы әле алда, – диде Шәфигулла Гарипов.
Әсәрнең исеме буенча да сүз булды. Тапталган исем дияргә тырыштылар. Әмма үзенә сүз бирелгәч, гаепләнүче аны мисаллар белән аңлатып бирде.
– “Киселгән тамырлар” исеме дөрес алынган дип уйлыйм. Чөнки бер чыгып киткәч, балалар кире авылга кайтмый. Алар авылдан гына түгел, милләттән дә аерылып килә, – диде ул.
Суд аерым төзәтмәләр керткәннән соң әсәрне уңай бәяләргә, җинаять эшен ябарга дигән карар чыгарды. “Без синең белән горурланабыз”, – диде Камил Кәримов авторга.
– Без бөтен әсәрне дә уңай бәяләмибез. Андыйлары әдәбияттан төшеп кала, – диде ул соңыннан.
– Судта гаепләүчегә дә, яклаучыга да чыгыш ясарга бик авыр. Начар әсәрне яклап чыгарга тырышу аеруча кыен, – диде Рифә Рахман. – Ә Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамырлар” повесте әдәбиятта урын алырга лаек.
Гөлсинә Зәкиева