Өйнең күрке

2018 елның 16 ноябре, җомга

Өйнең күрке

Чиканаста яшәүче Фоадия Җәләевага 90 яшь тулды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Гасырга якын гомер иткән ветераннарыбызның барысы да үзенчәлекле, кайберләре хәтта гыйб- рәтле тормыш юлы үткән. Һәрберсе турында, үзләре әйтергә яратканча, тулы бер китап язарга була. Фоадия Җәләева да искәрмә түгел. Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә, ул үзе турында энәсеннән җебенә кадәр тезеп, тәфсилләп, матур һәм аңлаешлы итеп сөйли.

Субаш Атыда туган Фоадия апа. Ул хәтерләгән вакытта тормышлары рәхәтләрдән булмый. Бигрәк тә кулак дигән исем такканнан соң.

– Йорт-җирләр яхшы иде безнең. Тик кулак дип бөтен әйберне алып чыгып киттеләр. Хәтта йортларны да сүтеп алдылар. Бер өй генә калды. Мин ул вакытта биш яшьләр тирәсендә булганмындыр, – диде ул балачагын искә төшереп. – Әтинең авылда каласы килмәде, Казанга эшкә китте. Гаиләне алып барасы, тормышны көйлисе, йорт-җирне төзисе бар бит. Әни дүрт бала һәм әтинең әтисе белән берүзе калды. Хәйран рәтләндек. Тик... сугыш башланды. Әти фронтка китте. Сугыш вакытында күргәннәрне язып торасы да юк. Ул чорда яшәгәннәрнең барысы да шундый авырлыклар кичерде. Без дә бик күпне күрдек. Көн-төн эштә, ашарга алабута, кычытканнан шулпа, черек бәрәңге.... Бабай белән бер бала авырып үлде. Апа белән әни колхозда эшләде. Җәйләрен аларга мин дә кушылдым. Әмма укуны ташламадым. 1948 елда унынчы сыйныфны тәмамладым.

Мәктәптән соң кыз Иске Йорт авылындагы “Кызыл таң” артеленә эшкә керә, бүрекләр тегә, юрганнар сыра, цех белән җитәкчелек итә. Әмма 1958 елда артельне Арча промкомбинаты белән кушалар. Ул вакытта Фоадия Чиканас егете тракторчы Равилгә кияүгә чыккан була. Авылда калмый кая бара. Пенсиягә чыкканчы колхозда складта эшли.

– Равил белән бик матур яшәдек. Кайнана да бар иде. Аның белән утыз ел тордык. Равилне ялгызы үстергән ул. Унбер ел бала көтәләр, тик әтисе улын күрә алмый кала, Оренбургка барган җирендә башына боз төшеп үлә. Кайнанам бөтен мәхәббәтен улына биргән, аңа бик яхшы тәрбия биргән, – диде Фоадия апа. – Шулай да тормыш булгач, ир белән ачуланышып та аласың. Әмма мин әйтә башласам, Равил кул селтәп урамга чыгып китә иде. Бераздан керә, ә анда инде минем дә ачу басылган була. Бер-беребезне аңлап, юл куеп 62 ел яшәдек. Биш бала тәрбияләп үстердек. Оныкларыбыз, оныкчык- ларыбыз бар. Равил генә 2015 елда якты дөньядан китеп барды.

– Мин дә әни белән 29 ел яшим. Тавышка килгән булмады. Балаларны үстерергә булышты, киңәшләре белән ярдәм итте. Әти дә бик әйбәт булды. Матур Равил дип йөртәләр иде аны. Бик тыйнак та иде, – дип кушылды төп йорттагы килене Хәлимә.

Хәзер Фоадия апа улы Рәдиф белән килене Хәлимә тәрбиясендә. Тормышы яхшы, урыны түрдә. Үзләреннән ерак түгел генә тагын бер улы гаиләсе белән яши. Үткән-барганда гел әниләре янында, хәлен белеп торалар. Ике кызы Казанда, берсе Мәскәүдә. Алар да бу йортта еш кунак.

– Пенсия алам, өйгә китереп бирәләр. Күзләрем күрә. Газета-журналларны яратып укып барам. 90 яшькә җитеп хастаханәгә барганым булмады. Теш кенә куйдырдым. Балаларны да өйдә таптым. Бишесен дә. Юк-барга бирешмәдем. Дөньялар тыныч булсын да, балалар рәхәттә яшәсен инде, – диде ветеран.

– Әни урамга да чыга, авылның икенче башында яшәгән апасының да хәлен белеп кайта, – диде улы Рәдиф. – Әле йөреп тора, шуңа сөенеп туя алмыйбыз. Исән-сау гына булсын, өебезнең күрке әле ул.

 Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International