Сөякләрне саклыйк

2018 елның 16 ноябре, җомга

Сөякләрне саклыйк

Күптән түгел районда “Сәламәтлек мәктәбе” программасы кысаларында семинар-киңәшмә булды. “Анда чыгыш ясаган табибларның киңәшләре район халкы өчен бик файдалы булачак”, – диде безгә район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Фәридә Сабирова. Һәм безне медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле эндокринолог Татьяна Никишова белән очраштырды.

Казан дәүләт медицина академиясе фойесында табибны көтеп утырам. Урам яктан Татьяна Владимировна җил-җил атлап килеп керде. Тәҗрибәле табиб төс-кыя-

фәте, киенүе, гәүдәсе, хәрәкәте белән яшьләрчә. Безнең сөйләшү остео-

пороз чире турында булды. Безгә биргән киңәшләрне табибның үзе дә тотуы белгечнең төс-кыяфәтендә иде.

– Остеопороз безнең һәркайсыбызны көтә, – дип башлады сүзне Татьяна Владимировна. – Остеопороз ул кальций житмәүдән сөяк тыгызлыгының йомшаруы. 30 яшькә кадәр сөяк үсеш чоры кичерә. Аннан соң кешенең әкренләп сөяк тыгызлыгы кими башлый. Остеопороз сөякләр сынуга һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Киң таралган бик җитди чир.

– Сәбәпләре нидә?

– Чир күпмедер дәрәҗәдә генетикага бәйле. Әти-әниеңнең, әби-бабаңның сөякләре сынган очраклар булса, сынуларның балаларда да кабатлануы ихтимал. Гәүдә авырлыгы шулай ук әһәмиятле. Хәзер ябыгу модада. Артык ябыкканда сөякләрдәге кальций югала башлый. Еш бала тапкан аналарда шулай ук сөякләрендә кальций кими. Бала табу арасы бик якын булырга тиеш түгел. Бала имезгәндә ана организмына кальций бик кирәк. Баланы 1 яшькә кадәр имезсәң яхшы. 2 яшькә кадәр имезү ана организмы өчен бик зыянлы. Сөякләр бик күп файдалы элементларын югалта. Аз хәрәкәтләнү шулай ук остеопорозга китерә.

– Өлкәнәя барган саен сөякләр йомшый, “кибә”, диләр...

– Хатын-кызлар менопауза чорында һәм ир-атлар 60 яшь тирәсендә бик нык кальцийны югалта башлый. Бу исә сөякләрнең сынуына китерергә мөмкин.

– Бигрәк тә кайсы сөяк-ләр сынучан була?

– Гадәттә көпшәк сөяк-ләр сынучан. Мәсәлән, табан астындагы сөяк, бот сөяге муентыгы... Бот сөяге муентыгыннан кальций бигрәк тә тиз югала.

– Авыртмыйча, сыну-сыр-

хауларсыз, сыйфатлы тормыш белән яшәү өчен нишләргә кирәк?

– Дөрес тукланырга, күп хәрәкәтләнергә кирәк. Иң беренче чиратта ашказаны-эчәклек системасы сәламәт булырга тиеш. Әгәр дә бу система сәламәт булмый икән, кирәкле элементлар сөяк-

кә тиешенчә барып җитмәячәк. Сөякләр өчен бигрәк тә терлек аксымы кирәк. Сөт, эремчек, сыр, ит (аз күләмдә), балык, яшелчә, җиләк-җимеш, яшел үлән ашасаң файдалы. Итне күп куллану сөякләрдәге кальцийны киметә. Иттәге фосфор кислотасы кальцийны юучы төп элементларның берсе. Әгәр дә көн саен итне күп итеп ашасаң һәм яшел үлән, яшелчә дә кулланмасаң, кальций югалтуны көт тә тор.

– Ә фосфор кальцийга ничек тәэсир итә?

– Фосфор организмдагы кислота–селте балансын әчетә. Организм тигезлекне саклау өчен ашыгыч рәвештә сөяк- ләрдәге кальцийны ала. Кальций организмдагы әчелекне тиешле нормага китерә. Остеопорозны кальций белән генә түгел, фосфорны киметү юлы белән дә дәваларга кирәк. Иттәге май һәм аксым шулай ук кальцийның организмга үзләшүен киметә.

– Ит организм өчен кирәк, дибез. Ә ничек аны дөрес кулланырга?

– Иттән эчәклекләрдә эшкәртелгәндә зыянлы матдәләр бүленеп чыга. Ә бу зыянлы матдәләрне хлорофил ярдәмендә киметеп була. Хлорофил салат, шпинат, щавель, петрушка, кинза, укроп, базилик, кәбестә, яшел борыч, кыяр, сельдерейда бар. Итне яшел үлән, кәбестә белән ашасаң, бик әйбәт. Алар зыянлы матдәләрне организмнан себереп чыгара.

– Остеопороз белән чирләмәс өчен нинди медицина тикшерүе үтәргә кирәк?

– Әгәр дә буең 4 сантиметрга кими икән, синдә остеопороз чире бар, дигән сүз. Канны кальцийга тикшертергә кирәк. Калкансыман эчке биз эшчәнлеген тикшертү шулай ук мөһим. Сөяк- ләргә денситометрия үткәрергә киңәш итәбез. Кабатлап әйтәм, дөрес туклансаң, физик күнегүләр ясасаң, күп йөрсәң, медицина тикшерүе үтсәң, вакытында дәвалансаң, сөякләрең сынудан интекмәячәксең, урын өстенә калмаячаксың.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International