Билге булырга тиеш
Редакциягә юл хәрәкәте куркынычсызлыгына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Сорауларны Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең ЮХИДИ җитәкчесе Ришат Хуҗинга бирдек.
– Иң беренче сорау көпчәктәге энәләргә кагыла. Көннәр әле матур торуга карамастан, бусага төбендә кыш бит. Бүген булмаса, иртәгә кар яварга мөмкин. Шуңа машиналарга кышкы көпчәкләрне куя башладылар. Тик аларның арткы пыяласына “Ш” билгесен ябыштыру мәсьәләсендә кайберәүләр аптырашта калган: куяргамы, куймаскамы, куймаган өчен штраф салынамы?
– Билгеле булганча, быел яз Россия Эчке эшләр министрлыгы “Ш” билгесе ябыштыруны бетерүне тәкъдим итте. Бу хакта карар проекты да әзерләнде. Әмма ул әле гамәлгә кермәде. Димәк, билгене ябыштыру мәҗбүри булып кала.
– Ә ябыштырылмаган очракта штраф салынамы?
– Ул кагыйдә бозу түгел, ә кешенең үзенең куркынычсызлыгы өчен кирәк. Кызу тизлек белән барганда көпчәктәге энәләр чыгып очарга мөмкин. Һәм дистанция сакланмаган очракта аларның арттагы машина тәрәзәсенә килеп бәрелүе бар. “Ш” билгесе булу мондый очракларда саклану чарасы.
– Инвалидларга машина кую өчен махсус билге куелган урыннар бар. Алар турысында беренче, икенче төркем инвалидлар гына туктый аламы, әллә өченче төркемнәргә дә рөхсәт ителәме?
– Монда нинди төркем булуы роль уйнамый. Машинаның алгы һәм арткы тәрәзәләрендә инвалид булуын күрсәткән билге булырга тиеш. Юк икән, беренче төркем инвалид булса да җәза бирелә, ягъни 5000 сум штраф салына.
– Арча үзәгендә берничә урында светофор барлыкка килде. Совет мәйданында үзгәрешләр булгач, халык Галактионов урамыннан әйләнеп үтә торган юл буламы әллә, дип кызыксына.
– Әйе, үзәктә халык иң күп йөри торган өч урынга светофор куелды. Бернинди әйләнгеч юл турында сүз бармый монда, ә юл-транспорт хәрәкәте куркынычсызлыгын тудыру максатында эшләнә. Бу урыннарда халык теләсә кайдан юл аркылы чыгып, үзенә куркыныч тудырмасын өчен зебраның ике ягына тимер киртәләр дә куелачак. Киләчәктә тагын машина күп йөргән бер-ике урында светофор булачак.
– Арча үзәгендә, кибетләр янында, җәяүлеләр юл аркылу урыны үзгәртелеп, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры китереп эшләнгән иде. Совет мәйданындагы үзгәрешләрдән соң да ул шул килеш калачакмы?
– Әйе, бу урында юл хәзер тарайды. Язын район, шәһәр җитәкчеләре белән берлектә ул мәсьәләгә әйләнеп кайтачакбыз. Әлегә аның ничек буласы билгеле түгел. Җәяүлеләргә сак булырга, светофорга игътибар итәргә, үз куркынычсызлыклары өчен төрле урыннан юлны аркылып чыкмаска кирәк. Аның өчен махсус билгеләнгән урын бар.
– Комсомол урамында Әтнәгә китә торган юл чатына кадәр хәзер хәрәкәт бер яклы. Әтнәгә китә торган юл чатыннан машина күпмедер ара каршы юнәлештә керә аламы?
– Бер метр керергә дә рөхсәт ителми, әйләнеп килергә кирәк. Шунда ул Комсомол урамы буенча килгән машинага килеп бәрелергә мөмкин бит. Кагыйдә бозган очракта 5000 сум штраф салына яки 4 айдан 6 айга кадәр таныклыгы алына.
– Таныклык турында сүз чыккач бер сорау. Аны алыштырганда яңадан имтихан бирергә кирәкме?
– Юк. Медицина тикшерүе үтәргә һәм безгә килергә кирәк. Интернеттан дәүләт хезмәте аша чиратка язылса яхшы. Дәүләт хезмәте аша 30 процент ташлама белән дә түләнә. Мәсәлән, банкка 2000 сум, 30 процент ташлама белән 1400 сум. Дәүләт хезмәте аша машинаны теркәү, яңадан теркәү, беренче тапкыр таныклык алу һәм башка эшләрне дә башкарырга, ташлама белән түләргә мөмкин.
– Мәҗбүри иминиятләү (ОСАГО) булмаган очракта нинди чара күрелә?
– 800 сум штраф салына. Әгәр машина иминиятләнгән булып та, идарә иткән кеше аңа кертелмәсә, штраф 500 сум.
Гөлсинә Зәкиева