Җиңәбезме, егетләр? Җиңәбез!
Безнең район командасы әнә шулай шәп кәефтә бау белән тартышырга керде. Тәвәккәлләр, үз көчләренә нык ышанган егетләр. Аларны алда хәрби хезмәт көтә. Көндәшләре гәүдәле Казан егетләре иде. Бар да игътибарны ике көчле командага юнәлтте... Кем җиңәр?!
Безнең тәвәккәлләр бирешә түгелме соң? Бу ни хәл? Араларында хәтта ГТО буенча Бөтенроссия ярышында җиңеп кайтучылар бар! Иң күп гер күтәрүче дә безнең Арча командасында – Илназ Яруллин 3 минутта 79 тапкыр гер күтәрде! Э-э-эх, арчалар, бирелдегез бит... Түзмәде, Арчаның 6нчы мәктәбе укытучысы Марат Әхмәтҗанов яннарына йөгереп килде: “Көчегез бар, ник техниканы дөрес кулланмыйсыз!” – дип, егетләрне җиңелчә генә шелтәләп алды. Әле тартышу бетмәгән иде. Командалар урыннарны алмаштырдылар. Безнекеләргә көч биреп торучылар да күбәйде. Һәм...Арча командасы җиңде!
Сүз армия хезмәте үтәчәк егетләр командалары арасында 14 ноябрьдә “Арча” спорткомплексында булып узган республика күләмендәге спартакиада турында бара. Ул спортның хәрби–кулланма төрләре буенча үткәрелде. Ярышта Арча, Саба, Балтач, Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Казан, Зәй командалары катнашты. Спартакиада Татарстан Республикасының ДОСААФ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе, хәрби комиссариат, ТРның “Патриот” үзәге һәм башка министрлыклар белән бергә оештырылды. Әлеге зур чарага Татарстан Республикасының ДОСААФ идарәсе рәисе, генерал-майор Дамир Динниулов кайтты. Спартакиаданы ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Ватанны саклау – һәр ир-егет алдындагы изге бурыч. Хәрби әзерлек – тормыш мәктәбе. Физик һәм рухи яктан әзерлекле егетләр армиядә дә, тормышта да сынатмаячак. Ярышның (үзеңне сынау) әһәмияте дә шунда иде.
Спартакиаданың иң күркәм мизгелләренең берсе – якташыбыз, Шушмабаш авылы егете Илназ Кәримовка армиядә өйрәнүләр вакытында командирны коткарган өчен бирелгән медальне тапшыру булды. Солдатлар Гадел белән Рәмиснең әниләре Яңа Кенәрдән Мәдинә Ибраһимова һәм Миләүшә Әхмәтгәрәевага Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Егетләр турникта тартылдылар, автомат сүтеп-җыйдылар, винтовкадан аттылар, идәннән этелделәр, йөгерделәр, гер күтәрделәр, противогаз киделәр, автодромда “КамАЗ” йөрттеләр, бау белән тартыштылар... Соңыннан Арча командасыннан: “Бу сынауларны үтү сезнең өчен кыен булдымы?” – дип сорадым. Егетләр бертавыштан: “Юк!” – дип җавап бирделәр. “Армия куркытамы?” – дип тә сорадым әле. Аңа да “Юк!” җавабы ишеттем. Афәрин, егетләр, диясе генә кала. Чөнки Арча командасы ярышта 1нче урынны алды! Барысы да Арча педагогика көллиятеннән иде алар. Һәр хәрби-спорт төре буенча җиңүчеләргә, призлы урынны алучыларга республиканың “Патриот” үзәгенең Мактау грамоталарын тапшырдылар. Грамота алырга Арча командасы егетләре чыгып кына торды. Команда җитәкчесе Рүзәл Галимов: “Өч атна әзерләндек”, – диде. Сабадан килгән команда да көчле иде. Бау белән тартышуда безнекеләр белән 1,2нче урынга ярышты алар. Саба командасы җитәкчесе Айдар Шаһисламов Саба аграр көллиятендә ничек яшьләрне физик һәм рухи яктан тәрбияләүләрен сөйләп шаккатырды. “Көн саен иртән 3-4 километр йөгерәбез, йога белән шөгыльләнәбез, аннан 1әр сәгать җырлап-биибез. Йоклар алдыннан яшьләр тагын һавада йөреп керә”.
Сынатмагыз, егетләр!
Арча сәнгать мәктәбендә генерал-майор Дамир Динниулов рәислегендә ДОСААФның киңәйтелгән утырышы булды.
Румия Надршина