Хәерле сәгатьтә, егетләр
Ел да 8 меңнән артык татарстанлы армия хезмәте үтәргә китә. Татарстан Республикасы 2008 елдан бирле егетләрне армиягә әзерләү буенча беренче урында.
Безнең Арча районы да бу юнәлештә даими һәм зур эш алып бара. Егетләребез турында мактау хатлары гына килү шуны исбатлый. Ә район алар өчен барын да эшләргә тырыша, җитәкчеләр катнашында тантаналар оештырып, хәзрәт хәер-фатихасын биреп, ел дәвамында хәлләрен белешеп, характеристикалар соратып алып, котлау открыткалары җибәреп тору да безнең районны бизәүче дәлилләр.
Узган атнаны шундый тантаналарның берсенә район башлыгы Илшат Нуриев үзе килде. Бу көнне армия сафларына китүче җиде егетне әти-әниләре белән чакырганнар иде.
– Мин үзем флотта хезмәт иттем. Бик зур тормыш мәктәбе ул армия. Безнең чорда киенү дә, туклану да яхшы түгел иде. Аллага шөкер, хәзер кайнар нокталар юк. Физик һәм рухи яктан әзерлекле булсагыз, курка торган түгел. Без сезне онытмыйбыз, хәлләрегезне белеп торабыз. Ә сез әти-әниләрегезгә мактау хатлары килерлек итеп хезмәт итегез. Исән-сау йөреп кайтыгыз, – диде Илшат Нуриев һәм егетләргә бүләкләр өләште.
Раил хәзрәт Гыйлаҗевның хәер-фатихасын алып ерак һәм изге юлга чыгу да хәзер бездә барлыкка килгән матур традиция.
– Бүген хезмәт итү авыр булмаса да, барыбер армия хезмәте инде ул, – диде Раил хәзрәт. – Нәрсә эшләгәнегезне аңлагыз, соңыннан үкенечтә калырлык булмасын. Өйдә әти-әниләрегез көткәнне онытмагыз. Алар сезне бу көнгә кадәр кадерләп үстергән. Шалтыратып, бер сүз белән булса да хәбәр биреп торыгыз. Әти-әниләрегезгә сабырлык телим.
Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов әйтүенчә, җиде егетнең алтысы транспорт белән идарә итү хокукы биргән таныклык белән китә. Егетләр Тольятти, Мәскәү астындагы шәһәрләрдә хезмәт итәчәк. Араларында яшь җырчы сандугачыбыз Түбән Орыдан Раил Бакыев та бар иде. Озату тантанасына әнисе Тәслимә ханым һәм әтисе Риф белән килгән. Бер очрашканда Үрнәктәге агросәнәгать көллиятен тәмамлаганнан соң планнары белән кызыксынган идем. Сәләтле егет зур сәхнәгә чыгарга омтылыр, дип уйладым. Әмма ул беренче булып армиягә барырга теләве турында җиткерде. Раилгә исән-сау йөреп кайтырга һәм киләчәктә иҗат тормышында уңышлар яуларга язсын.
Шунда Арчадан Әдһәм Зәйнуллин белән дә аралашып алдым.
– Мин үзем Ерак Көнчыгышта хезмәт иттем. Зенитчы идем. Олы улым Рәдис тә шунда ук эләкте. Элемтәче булды. Телефон аша хәбәрләшеп тордык. Әле менә 29 октябрьдә генә кайтты. “Хезмәт итү авыр түгел. Шимбә-якшәмбе көннәрендә мәҗбүри көндез йоклаталар, ягъни “тихий час”, төштән соң бишләр тирәсендә дә җиңелчә генә булса да ашаталар, – диде. Юлга биш көнлек коры паек биреп җибәргәннәр. Ризыклары туклык- лы. Берсен махсус безгә күрсәтергә калдырган, – диде Әдһәм. – Бүген менә улым Рәмисне озатырга килдем.
Ул район башлыгына да рәхмәтен белдерде.
– Частька район башлыгыннан открытка килгәч, командиры аптырап калган, туганыгызмы әллә ул, дип сораган. Бездә бөтен солдатларга да шулай бәйрәмнәрдә открыткалар җибәрәләр дигәч, беренче тапкыр мондый котлау килде, дигән. Улым бик сөенгән, – диде ул. – Бик зур рәхмәт сезгә. Балаларның күңелләрен күргән өчен рәхмәт.
Әле китүче егетләргә дә, хезмәт иткәннәренә дә шулай сөенеп кайтырлык булсын. Хәерле сәгатьтә, егетләр.
Гөлсинә Зәкиева