Арчада кайда газ булмаячак
Инстаграм һәм ватсаб аша 21 ноябрь көнне иртәдән 22 ноябрь көнне кичкә кадәр газ булмый, дигән хәбәрләр таралды. Ничек инде караңгы көздә ике көн дәвамында газсыз торып була? Элек мичкә яга идек, хәзер анысы да юк бит. Кешеләр аптырашта калган һәм шундый сорау белән безгә мөрәҗәгать иттеләр. Ә без аны Арча газ куллану хезмәте җитәкчесе Илшат Сабировка юлладык.
– Әйе, төзекләндерү-торгызу эшләре белән бәйле рәвештә газ бирү туктатылып торачак. Тик ул сез әйт-
кәнчә ике көн бармаячак, ә 22 ноябрь көнне 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Дөрес, тәмамланып җитмәсә, кичке 7-8ләргә кадәр бару ихтималы да бар.
– Ни өчен ноябрь аенда? Көннәр салкынайгач? Яшь балалы гаиләләр бар. Алар нишләр?
– Бу бездән тормый. “Газпром трансгаз” ширкәте төзегән график нигезендә эшләнә.
– Арчаның барлык урамнарында да газ булмаячакмы?
– Юк, барысында да түгел. Җиңүнең 40 еллыгы, ТАССРның 90 еллыгы, Алиш, Александров, Астрономическая, Банк, Болгар, Борһанов, Вагыйзовлар, Камал, Дуслык, Зәйнуллин, Көнбатыш, Көнбатыш тыкрыгы, Казан, Казан тыкрыгы, Комаров, Комсомол, Кызыл Бистә, Май, Май урамының 1нче, 2нче тыкрык-
лары, Маршал Жуков, Тынычлык, Свердлов, Себер тракты, Энергетиклар, Ямашев урамнарында. Барлыгы 1956 абонент.
Гөлсинә Зәкиева