Авылга шатлык иңде
Узган атнаның җомгасында Түбән Орыда шатлыклы вакыйга булды — күптән көтелгән яңа клуб ачылды. Клубны районыбызның төзелеш эшләрендә көч куючы “Эталон” ширкәте төзегән.
Республикада эшләп килүче “Авыл клублары” программасы буенча 50 кешегә исәпләнгән клубны төзүчеләр 10 ай эчендә сафка бастырды. Авылның иске клубы 1810 елда төзелгән булган. Заманында мәчет булып та хезмәт иткән клуб авария хәлендә ябылгач, авыл берара мәдәният учаксыз калды. Биредә сәнгать җанлы талантлы халык яши. Шуңа алар авылның мәдәният учаксыз калуына нык борчылды. Ә иске клуб авыл уртасында әле дә гасырдан артык хатирәләрен саклап утыра.
Мәдәният учагы ачылу тантанасына Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов та килде.
Түбән Орының үткәне еракларга барып тоташа. Тарихтан күренгәнчә, татарларда сәнәгать барлыкка килүдә Арча районы Түбән Оры авылының зур роль уйнавы мәгълүм. Бу авылда җитештерелгән тукыма Россия базарының 50 процентын тәэмин иткән. Биредә эшләнгән комач тукыма Урта Азия базарына да барып җиткән. Авыл халкын бу һөнәргә иң элек Бохарадан килгән белгечләр өйрәткән. Аннан соң алар Бельгиядән станоклар сатып алып, җитештерүне башлап җибәргән. Сүз уңаеннан, авыл тарихы турында тиздән тагын да күбрәк мәгълүмат алырга мөмкин булачак – авылдашлары – журналист Илфат Фәйзрахманов авылның үткәнен туплап китап бастырган. Озакламый яңа клуб шул китапны тәкъдир итү кичәсенә авылдашларны кабат җыяр.
Клуб ачылу тантанасы Түбән Орыда гына түгел, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр өчен дә бәйрәм булды. Алар күчтәнәчкә концерт номерлары төяп килгән, җырлы-биюле чыгышлары белән тамашачыны сөендерде.
Авыл халкы төзүчеләргә чиксез рәхмәтле булса, авылны клублы итүдә тырышлык куйган Илфат Фәйзрахмановка, шушы программага кертеп, аның үтәлешен күзәтеп торган район җитәкчелегенә аеруча рәхмәтле. 25 ел клубта мөдир булып эшләп, хәзер лаеклы ялдагы Тәслимә Шәрипова өчен дә зур шатлык бу. “Мин 1960 елда Алабуга мәдәни-агарту учлищесын тәмамлап кайткан идем. Ул елларда авыр шартлар, клуб салкын, көзен колхоз бәрәңгесен кертеп салдылар, киноны колхоз амбарында карадык. Утынны февраль аенда гына бирделәр, анысы да исәпле, кыш беткәнче җитмәде. 1974 елда мәдәният йорты ачылды. Шул елны ук сәнгать җитәкчесе Дамир Мортазин белән инструменталь ансамбльгә кеше тупладык, курчак театры түгәрәге оештырып җибәрдек”, — дип сөйләде ул бүгенге шатлыклы хисләрен авылдашлары белән уртак-
лашып. Тәслимә ападан соң эстафетаны Суфия Сәетова кабул итеп ала.
Печмәнтауда 7 ел клуб мөдире булып эшләгән тәҗрибәсен биредә дәвам итеп, 32 ел мәдәният йорты җитәкчесе булып Дамир абый белән кулга кул тотынып эшләп лаеклы ялга чыга ул. Ул эшләгән елларда районда беренчеләрдән булып урам концертлары, кышны озату бәйрәмнәре, кичке сабантуй оештырыла. Спектакль-концертлар белән күрше-тирә авыл тамашачысын да куандырып яши алар.
Әнә шул мәдәниятле тормыш республика күләмендә дәрәҗәле талантларны — сәнгать осталарын тәрбияләп үстергәндер дә инде. Кечкенәдән чын җырчыларны күреп үсүләре дә ярдәм итми калмагандыр, чөнки авылны җырчылар үз итеп яшәгән (яңа клублы булгач кабат ешларлар әле). Түбән Оры халкын Әлфия Афзалова да яратып искә ала торган була. Илфат Фәйзрахманов җырчы белән бәйле истәлекләрен уртаклашканда әйтте бу турыда: “Беләм мин ул авылны”, — дигән иде Әлфия апа. — Ул авылныкы кебек тамашачы бер җирдә дә юк”. Инде үзе шушы авылга кайтып яшәүче Илфат абый киләчәккә планнары белән дә уртак-
лашты — яңа елдан соң спектакль куярга җыеналар, киләчәктә халык театры исеме алыр өчен дә талантларын эшкә җигәчәкләр. Булыр, Илфат абый заманында Арчадагы “Җидегән чишмә”не дә күтәреп җибәргән кеше бит ул. Өстәвенә, клубның сәнгать җитәкчесе Зөлфәт Сибәгатуллин үзе режиссер.
Сәнгать сөюче халык өчен 50 урын күп булмаса да, ничек тә сыярлар әле. Күңелләре киң орылыларның. Иң мөһиме — клубны үз итүчеләрнең саны кимемәсен. Ә мәдәният, мәгариф учагы эшләп торган авылларның киләчәккә өмете зур.
Розалия Зиннәтова