Үтәр кышлар, килер язлар

2018 елның 23 ноябре, җомга

Үтәр кышлар, килер язлар

Җайлап кына  кыш якынлаша. Эшлим дигән кешегә бик уңай торды инде көннәр. Хуҗалыклардагы техниканың кышкы саклауга куелышын һәм ремонт эшләре торышын тикшергән комиссия аларның күбесенә уңай бәя бирде. Комиссия составында республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Фәрит Әхмәтов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Раил Шакирҗанов бар иде.

“Кишет” ширкәтендә күп техника Әтнәгә күчерелгән, шуңа күрә сак- ланышына да, ремонтка да бәя бирә  алмадылар. Парк территориясе буш.

“Ашыт” хуҗалыгында яңа төзекләндерелгән гаражда эшләр гөрли. Комбайннар саклауга куелган, авыл хуҗалыгы машиналары ремонты әйбәт оештырылган.

“Кызыл Яр”да техника ремонтлый торган гаражда җылы, ремонт белән мәш киләләр. Тагылма коралларның күбесе төзәтелеп саклауга куелган.

“Аю” ширкәтендә бөтенесе тәртиптә. Гараж яңартылып, кешеләр өчен уңай эш шартлары булдырылды. Ремонтны декабрь ахырына төгәлләргә исәплиләр.

“Северный” хуҗалыгында һәрвакыттагыча тәртип. Күңел булырлык итеп, җиренә җиткереп эшлиләр. Яшьләр күп булуына игътибар итәсең. Хезмәтне саклау бүлмәсе дә бар, анда инструктажлар, укулар уздырыла, күргәзмә материалларга бай.

“Яңарыш” ширкәтендә машина-трактор паркын тәртипкә китерделәр, чис-

тарттылар, һәр нәрсә үз урынына куелды. Элекке комбайннар гаражыннан ашлык склады ясадылар. Яңа урында комбайннар, күп тагылма кораллар, зур техника түбә астында саклана.

“Курса МТС”ында электән салынган тәртипне бозмыйча дәвам итәләр. Остаханә газ белән җылытыла, эшләве рәхәт.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә һәр бүлекчәдә ремонт оештырылган, запас частьлар белән проблема юк.

Иң күп баллны “Аю” ширкәте җыеп беренче урынны алды. “Северный”, “Яңарыш” ширкәтләре – икенче, “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы” ширкәтләре өченче урында.

– Быел күп хуҗалыклар кыр эшләре тәмамлануга ремонтка тотындылар, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов. – Алар декабрь ахырына эшне төгәлләячәк. Бу вакытта запас частьлар да арзанрак, көннәр дә җылырак була. Хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлар әлеге мәсьәләгә җитди карадылар.

Минераль ашламаларны да арзанрак  вакытта  туплап калырга кирәк. Әлегә район буенча бер гектарга нибары 4,4 килограмм ашлама туры килә. “Кырлай”, “Игенче”, “Курса МТСы” ширкәтләре бу яктан да өлгерлек күрсәтәләр.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International